Гыйльми хезмәтләре безнең илдә басылмаса да, Тимербәк Дәүләтшинны безнең күпмилләтле дәүләттә белмәгән адәм юктыр. Әле күптән түгел генә Тимербәк Дәүләтшин белән Гаяз Исхакыйны, Мирсәет Солтангалиев белән Әхмәт Тимерне һәм чит илдә яшәүче йөзләрчә татар зыялыларын сүгү, аларга пычрак ташлау затлылык билгесе, тәгълиматка тугрылык билгесе дип санала иде. Милләт өчен «социалистик дәүләткә» караганда да күп тапкырлар игелек кылган бу татар зыялыларын таптап, аларның күпкырлы гыйльми хезмәтләрен читкә тибәреп, изеп, чин, дәрәҗә алган түрәләрнең һәм аларга тәлинкә тоткан кайбер галим-голәмаләрнең каршылыгына карамастан, әлеге олы затлар милләт тарихында үзләренә лаек урынны ала башладылар.
Аллага шөкер, заманнар уңай якка үзгәрә башлап, инкыйлаби ислах көч жыя төшкәч, татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән әлеге күренекле һәм үзенчәлекле шәхесләр хакында да дөресен сөйләү, гаделлекне торгызу мөмкин була башлады…

Тимербәк Дәүләтшин
Түбәндәге язмада без сезне, кадерле укучылар, шундый катлаулы язмыш кичергән күренекле хокук белгече һәм әдип, лингвист һәм тарихчы, икътисадчы һәм җәмәгать эшлеклесе, озак еллар буенча Алмания (Германия) Федератив Республикасының Мюнхен шәһәрендә урнашкан Советлар Союзы тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү институтында профессор, Гыйльми Шура (Совет) рәисе булып эшләгән Тимербәк Динмөхәммәт угылы Дәүләтшин белән таныштырмакчы булабыз. Кем соң ул, исеме легендага әверелә язган һәм әле күптән түгел генә казарма социализмы тәгълиматы тарафыннан фәнни хезмәтләре читлектә тотылган, ә исеме мәсхәрәләнгән һәм каһәрләнгән диссидент – галим, энциклопедик белем иясе Тимербәк Дәүләтшин?
Ул 1904 елның 26 маенда Башкортстан ССРның Дим елгасына якын торган Жилдәр дигән авылда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде яшьтән җәдит мәктәбенә укырга керә. Аннан соң белем алуын үз авылларындагы урыс-татар мәктәбендә дәвам иттерә. Тулы урта белемне совет чорында ала. 1921 елның язында ул, 17 яшендә, 30 авыл вәкилләреннән җыелган волость съездында катнаша һәм анда волость комитеты әгъзасы һәм сәркәтибе итеп сайлана. Әле балигь булып ук җитмәгән килеш, Т. Дәүләтшин советларның Бәләбәй өязе һәм Уфа губерна съездларында тулы хокуклы делегат булып катнаша. 1922 елда аны Кыргыз-Мияки авылына урнашкан район судына сәркәтип итеп чакыралар һәм анда тугыз ай чамасы эшләгәч, 1923 елның маенда Бәләбәй шәһәрендәге өяз юстиция бюросына күчерәләр. 1924 елның көзендә Т. Дәүләтшин югары юридик белем алу нияте белән Казан университетына укырга килә. Анда берничә ел белем алганнан соң, укуын бүлеп, Куйбышев тимер юлындагы Раевка станциясендә район судьясы булып эшли. Шунда хезмәт иткәндә сәламәтлеге начарлана һәм табиблар киңәше буенча Иркутскига китеп, белемен андагы университетта дәвам иттерә. Ул университетның хокук һәм хуҗалык факультетында укый, хокук белемнәре белән бергә икътисади фәннәрне дә үзләштерә, гражданлык хокукы һәм сәүдә-промышленность хокукы өлкәсендә адвокат эшчәнләге белән шөгыльләнергә омтыла.
Т. Дәүләтшин биредә шулай ук гражданлык хокукы һәм процессы, сәүдә, җир, хезмәт, дәүләт һәм халыкара хокук фәннәрен дә тирән өйрәнә. Белемен тагын да тирәнәйтү һәм камилләштерү максатында ул 1928 елда Мәскәүгә килә һәм Мәскәү университетының юридик факультетына кабул ителә. Әмма бу вакытта башкалада кабынып киткән сәяси көрәш һәм авыр көнкүреш шартлары университетны тәмамларга мөмкинлек бирми. Күпмедер вакыттан соң ул кире Иркутскига кайтырга мәҗбүр була. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны гражданлык хокукы кафедрасына фәнни ассистент итеп билгелиләр. Ул өлкән курста укучы студентларга гражданлык һәм хезмәт хокуклары буенча лекцияләр укый, алар белән даими рәвештә семинар дәресләре алып бара. Бераздан ул Уфада беренче фәнни-тикшеренү оешмасында икьтисад мәсьәләләре буенча эшли башлый. 1933 елда аңарда мөстәкыйль промышленность фәнни-тикшеренү институты аерылып чыккач, Т. Дәүләтшин шунда күчә һәм өлкән гыйльми хезмәткәр, икътисади тикшеренүләр бүлеге начальнигы була. 1934 елдан алып 1938 елга кадәр институтның гыйльми җитәкчесе һәм Гыйльми Шура рәисе итеп билгеләнә, бер үк вакытта, республика югары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү белән шөгыльләнгән махсус факультетта да укыта.
Тынгысыз җанлы, дәрте ташып торган бу галим халык хуҗалыгындагы эшләрне җиңеләйтү өчен төрле тәкъдимнәр, проектлар эшли, аларны гамәлгә ашыру өчен күп көч куя. Аерым алганда, аның авыл халкына хезмәт итү өчен вак елгаларда бәләкәй гидроэлектростанцияләре төзү идеясе игътибарга лаек. 1936 елда ук аларның кайберләрен төзүгә дә ирешә. Янә шундый 15 ГЭС төзү планы расланыла. Әлеге проектның авторы һәм аны гамәлгә ашыруның инициаторы буларак, Т. Дәүләтшин бәләкәй ГЭСлар идарәсе начальнигы итеп тә билгеләнә. Әмма 1938 елда ул кинәт корткычлыкта, советка каршы эшчәнлектә һәм буржуаз милләтчелектә гаепләнә һәм «халык дошманы» буларак барлык вазифаларыннан азат ителеп, эше эчке эшләр халык комиссариатына тапшырыла. Т. Дәүләтшинның язмышы кыл өстендә эленеп кала... Аның бәхетенә каршы, бу вакытта Мәскәүдә, эчке эшләр халык комиссариатында эшләүче югары дәрәҗәле чиннарны алыштыру процессы башлана. «Тимер нарком» Н. И. Ежов һәм аның кул астында эшләүче меңнәрчә чекистлар, Сталинның шәхси һәм сәяси дошманнарының күп өлешен юк иткәч, үзләре дә шулар язмышына дучар булалар. Әнә шулай, мәкерле һәм астыртын Сталин бер атуда ике куянны үтерә: шәхси дошманнарын юк иттерә һәм аларның гомерен кискән җәлладларны да шул юлга озата, халык алдында абруен саклап кала. Янәсе, Сталин нинди гадел: гаеп чекистларда булган икән... Партиянең ышанычлы коралы булган дәүләт иминлеген саклау органы башына Л. П. Берия килгәч, ул Ежовның арттырып җибәрүен аңлый һәм бераз тезгенне бушатырга кирәк дигән фикергә килә. Моның уен Сталин да хуплый. Нәтиҗәдә, меңнәрчә сәяси мәхбүслар (тоткыннар), вакытлыча, икенче тапкыр кулга алынып юк ителгәнчегә кадәр, берничә айга гына азат ителәләр. Шул «бәхетлеләр» арасына Т. Дәүләтшин дә эләгә... Әмма аңа барыбер тыныч эшләү мөмкин булмый. Элекке «халык дошманы» белән эш итәргә, аның белән аралашырга куркалар. Мондый шартларда тыныч эшләү мөмкинлеген күрмәгәч, ул 1938 елда Казанга күчеп килә һәм Татарстанның Югары Шура Президиумы Рәисе булып эшләүче Гали Динмөхәммәтов ярдәме белән Президиумның юридик бүлек начальнигы вазифасына билгеләнә.
Берүк вакытта, теп эшеннән аерылмыйча, юридик институтта да студентларга дәресләр бируен дәвам иттерә. Татарстанның Югары Шура Президиумында юридик бүлек начальнигы вазифасы аны канәгатьләндерми башлый. Чөнки бердән, ул чакта бу югары дәүләт органының вәкаләтләре бик чикле була. Икенчедән, үсү өчен фиркале (партияле) булырга кирәк. Ә номенклатура системасының асыл принцибы шундый: әгәр син кесәндә партбилет йөртмисең икән, ни талантлы һәм намуслы кеше булма, сиңа барыбер юл ябык. Шул ике житди аргумент, яшь галимне эшеннән китәргә мәҗбүр итә. Ул Юридик институтта укыту белән бергә, адвокатлык эшчәнлегендә үзен танытып өлгерә. Бөек Ватан сугышы башлангач, гаскәри хезмәткә алына һәм 1941 елның жәй азагында камалышта калган дивизия солдатлары, командирлары белән бергә әсирлеккә төшә. Каргышлы һәм дәһшәтле әсир язмышын татып, Т. Дәүләтшин Порохов, Рига, Тильзит, Фаллингбостле, Берген-Бельзене, Вульхайда лагерьлары аша уза. Берлин янындагы Вульхайда лагеры башкаларга караганда чагыштырмача җиңелрәк шартларга ия булуы белән аерылып тора. Нигездә ул лагерьда әсир генераллар, өлкән офицерлар, исемнәре билгеле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт һәм хөкүмәт органнарында эшләгән кешеләр, галимнәр туплана. Фашист режимы, бу әсирләрнең сәяси карашын үзгәртү максатында, алар өчен Вульхайда лагеренда сугыш чоры рөхсәт иткән дәрәҗәдә шартлар тудыра, төрле пропаганда курслары оештыра, кыскасы, Кызыл Армия тар-мар ителгәч, Советлар Союзы белән идарә итү өчен «җирле кадрлар» әзерләү хәстәрен күрә.
Тимербәк Дәүләтшин да башта бу лагерьда була, аннан соң аны Берлинда яшәү хокукы белән әсирлектән азат итәләр. Ул Берлинда әдәби һәм журналистик эшчәнлек белән шөгыльлә нә, Берлин университетының филология факультетында укый. Шунда татар телендә «Идел-Урал» гәзитәсе чыгара башлый. Гәзитә хәрби әсирләр, тоткыннар һәм Алманиягә көчләп китерелгән эшче-коллар арасында таратыла. Ул шулай ук «Татарча-немецча һәм немецча-татарча сүзлек» өстендә эшли. Әлеге сүзлек Берлин университеты профессоры И. Бениингның уңай бәяләмәсен ала һәм аерым китап итеп бастыру өчен Потсдам шәһәре типографиясенә тапшырыла. Бу урында шул фактка игътибар итәргә кирәк: Тимербәк Дәүләтшин татар легионы төзүдә катнашмый. Аның исеме, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев һәм башка шундый татар зыялылары белән бергә, фашистлар тарафыннан укмаштырылган хәрби берләшмәнең абруен күтәрү өчен пропаганда максатында гына файдаланыла. Берничә университет тәмамлаган, югары дәүләт постларында эшләгән профессор Тимербәк Дәүләтшинның бу гамәле, казарма социализмы тәртипләре күзлегеннән караганда, илгә хыянәт булып санала. Әмма асылы гуманлы булган гомумкешелек кыйммәтләре исә андый катгыйлыкка каршы чыга. Ул һәр гамәлнең асылын конкрет бер хәл яки ситуациягә карап анализларга чакыра, кабаланмаска өнди. Иң элек, тарихыбызның авыр чорына әйләнеп кайтып, сугыш барышының беренче елларына күз салыйк. Фашистларны бүрек белән генә бәреп егарга ышандырган шанлы Кызыл Армиябез ни өчен берничә ай эчендә тар-мар ителә язды соң? Моның сәбәпләре күп: шәхес культының дәһшәте, хәрби техниканың түбән сыйфатлы булуы, компетентсыз командирларның булдыксызлыгы һәм совет хәрби доктринасының ул чор таләпләренә җавап бирмәве дә шундый фажигале хәлгә китерде, әлбәттә. Ләкин әсирлеккә эләккән биш миллион сугышчының шактый өлеше һәлак булуга, гитлерчылар белән бергә, сталинчылар да гаепле. Сталинның «бездә әсирләр юк, бездә хыянәтчеләр генә бар», дигән сүзе фашистлар тарафыннан нәтиҗәле файдаланыла. Илгә кайту ышанычын югалтмаган меңнәрчә әсирләрнең рухын шул сүз сындыра. Янә Сталин кешелек алдында янә бер жинаять эшли: хәрби әсирләрнең хәлен яхшырту буенча Милләтләр Лигасы кабул иткән Халыкара концепциягә кул куймый һәм шулай итеп кичә генә кулларына корал тотып кан койган солдатларны язмыш иркенә ташлый. Фашистларның әсир совет солдатларына карата хайвани мөнәсәбәтенең бер сәбәбе дә, әнә шунда инде...
Менә шулай котылгысыз ситуациягә куелып, Тимербәк Дәүләтшин һәм аның хәлендәге алтмыш мең татар легионеры, башка әсирләр ни эшләргә тиеш соң? Сталин фикере буенча, фашистларга әсир төшкән сугышчы – хыянәтче. Димәк, әле үз иленә каршы жинаять эшләргә дә өлгермәгән кеше шундук хыянәтчегә әверелә. Алай булса, без дошманга баш имәгән бик куп каһарманнарны да шулар җөмләсенә кертер идек... Ләкин иленә каршы жинаять эшләмәгән, әмма шул ук вакытта котылгысыз ситуация шартларында да исән калырга омтылган, Тәнре тарафыннан бирелгән кыска вакытлы гомерләрен нәтиҗәле яшәргә теләгән кешеләрнең табигый гамәлен нинди идеология кысаларына куярга соң? Берлин янындагы СС генетика институтында озак еллар буе эшләгән атаклы генетик профессор Н. В. Тимофеев-Ресовскийның, яки әсәрләре дөнья әдәбияты җәүһәрләре дип танылган һәм шул ук вакытта фашистларның СС бригаденфюреры (полиция генерал-майоры) дигән югары хәрби чины белән бүләкләнгән күренекле әдип Кнут Гамсунның гамәлләренә ничек бәя бирергә? Берьяклы гына аңлатып булмый торган гамәлләр, ашыкмыйча, сабыр гына анализларга тиешле сәбәпләр катгый рәвештә, бертерле генә бәяләнә алмый торган катлаулы шәхесләр... Тимербәк Дәүләтшинның есирлектән соңгы җиде ел гомере 1942 елда көчәя башлаган үпкә авыруы белән көрәшүгә китә. Ул бер-бер артлы җиде ел буе немец хастаханәләрендә ята, берничә мәртәбә уңышсыз тәмамланган операция кичерә.
Тик илленче еллар башында гына, пенициллин һәм аңа кардәш башка дарулар килеп чыккач кына, ул аякка баса һәм 1951 елның апрелендә Мюнхендагы Советлар Союзы тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү институтына эшкә чакырыла. Институтта ул Советлар Союзында яшәүче терки халыкларының тормышын өйрәнүче махсус группа оештыра, өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли һәм 1969 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр Гыйльми Шура әгъзасы, берничә ел аның рәисе була. Ул 1951 елда чит илләрдә яшәүче татарларга һәм башкортларга мәдәни, икътисади һәм хокукый ярдәм күрсәтү өчен «Татар-Башкорт Милли Комитеты» оештыра һәм аның басма органы «Азат Ватан» дигән журнал булдыра. Т. Дәүләтшин Америка Конгрессы акчасына эшләгән «Азатлык» радиостанциясендә Татар-башкорт редакциясе оештырылуны хуплый, әмма аны төзүдә катнашмый. Институтта эшләгән чорда ул урыс телендә «Институт хәбәрчесе» дигән җыентык туплый һәм аны бастырып чыгара. Шулай ук, инглиз телендә «Көнчыгыш төрки күзәтүе» дигән журнал бастыра һәм аның баш мөхәррире була. 1952 елда Т. Дәүләтшинны зур дәрәҗәле Гарвард университетына профессор итеп чакыралар. Әмма сәламәтлеге начараеп китү сәбәпле, ул бу чакыруны кабул итә алмый һәм институтта да, өйдә эшләү шарты белән генә, үзенең гыйльми эшчәнлеген дәвам иттерә. Саулыкка туймаса да, энергиясе ташып торган зәгыйфь кыяфәтле бу кеше, шифаханәләрдән чыгып торган арада гына да, татар, урыс, терек, немец, испан, инглиз, итальян, француз телләрендә сиксәннән артык җитди гыйльми хезмәт бастыра. Көндәлек вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкалә һәм рецензияләрнең саны исә әле мәгълүм түгел...
Аның «Икенче Бөтенденья сугышы алдыннан Татарстан Автономияле Совет Республикасы» (Мюнхен, 1953), «Эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең хезмәт дисциплинасын ныгыту өчен көрәштә совет методлары» (Мюнхен, 1956), «Совет хезмәт хокукындагы үзгәрешләр һәм аларның сәбәпләре» (Мюнхен, 1957), «Совет Татарстаны: ленинчыл милли сәясәтенең теориясе һәм практикасы» (Лондон-Мюнхен, 1974), «Үзем һәм башкалар турында» (Автобиографик язмалар, 1 елеш, 1940-1942 еллар), «Сталиннан соң чордагы совет хезмәт хокукы», «Төркестан белән идарә итүне кабат оештыру» һәм башка гыйльми хезмәтләре безнең кайбер тарихчы галимнәребезнең китаплары аша татар укучысына билгеле инде. Әмма, кызганычка каршы, Тимербәк Дәүләтшинның югарыда телгә алынган гыйльми хезмәтләре бу галимнәребезнең китапларында бары сүгү, хурлау, пычрак ташлау обьекты буларак кына файдаланыла. Житди, объектив, күпьяклы гадел анализ урынын әлеге хезмәтләрнең рәсми дәүләт тәгълиматы кагыйдәләренә туры килү-килмәвен ачыклау ала һәм шул позициядан торып, аларга бәя бирелә. Мондый тар, социаль заказ буенча бирелгән берьяклы бәяләрдән арынып, чын гыйльми тикшеренүләр алып барылса, компетентлы галимнең хезмәтләрендә чагылган кайбер фикерләрнең бүгенге көн өчен дә кыйммәтле булуы куренер иде.
Аерым алганда, аның автономия – ул милләтләр тышаулыгы, беек урыс шовинизмы идеологиясе белән кушылган дәүләт сәясәтенең астыртын рәвешта алып барылган колонизаторлык политикасы, милләтләрне акрынлап юк итүгә алып барган юлы, дигән фикернең ихлас дөреслеген чор үзе үк раслады. Димәк, ул, «буржуаз уйдырмалар авторы, фальсификатор» түгел, бәлки җитди карашлы, тепле белемле, алга карый алучы галим, милләт язмышын кайгыртучы фидакарь шәхес. Тимербәк Динмөхәммәт угылы Дәүләтшинның кайбер гыйльми хезмәтләре, акрынлап кына булса да, илгә кайта башлады. Республикабызның вакытлы матбугаты органнарында аның аерым тарихи хезмәтләре дөнья күрде, ә гыйльми китаплары исә фәнни әйләнешкә кайтарылып җитди тикшеренү һәм бәяләү объективына әйләнделәр. Әнә шулай, салмак кына булса да, милләтебезнең төрле кыйтгаларында чәчелеп-таралып яткан бай мирасыбыз бергә туплана, газиз халкыбызга кире кайта тора. Әнә шулай, авырлык белән булса да, тоталитар система тәглиматы зынҗырлары өзелә бара, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең рухи һәм акыл көче белән тудырылган бай фәнни һәм мәдәни байлыгы милләтебезнең уртак хәзинәсенә кушыла.
...Гәрчә безнең милләт сөйләшкән тел дөньяда иң камил, иң төзек саналган 14 дөнья телләре исәбенә керсә дә, берничә миллиард кеше яшәгән җир шарында без тузан бөртеге кадәр генә, нибары җиде миллион чамасы гына. Шулар арасыннан туган телләрендә сөйли, яза, укый алганнарны аерып алсак, ул бер миллионга да җитмәс. Тоталитар системаның сәясәте нәтиҗәсендә туган телләреннән читләштерелгән милләттәшләребезнең, үз милләтенә тәкереп караган маңкортларның саны, башка халыклар белән чагыштырганда, кызганычка каршы, бездә зуррак шул... Менә шуңа күрә, безгә бер-беребезне күз алмасыдай сакларга кирәк. Милләткә, ватанга ихлас рәвештә хезмәт иткән, аңа игелек эшләргә омтылган, яки милли хәрәкәткә теләктәшлек белдергән һәр милләттәшебезнең кадерен белергә, аны сакларга, кирәк икән, яклый да белергә өйрәнергә кирәк. Фикер каршылыкларын, шәхси симпатия-антипатияләрне, төрле фирка ызгышларын бер читкә куеп, халкыбызның язмышын, милләтебезнең киләчәген кайгырту өчен җиң сызганып эшкә керешик. Шулай булмаганда, милләтне, аның зыялыларын Гаяз Исхакыйлар, Әхмәт Тимерләр, Тимербәк Дәүләтшиннарның ачы һәм гыйбрәтле язмышлары көтәргә мөмкин. Шундый ямьсез киләчәк белән фаҗигале очрашу кичермәс өчен, кулдан килгәннең барын да эшләп калыйк. Кызганычка каршы, без болай да елдан-ел азая барабыз…
«Мирас». – 1992. – №2. – Б.89-93.
Әлеге язма «Мирас» журналының икенче санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала