Мәдәният Уку өчен 1 минут

Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә

Башкортстанның Туймазы районындагы «Бабай утары» этномәдәни үзәге мәйданчыгында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, җырчы һәм виртуоз тальянчы Фән Вәлиәхмәтов (1951-2024) истәлегенә багышланган Сабан туе узды.

postpredrb.tatarstan.ru фотосы.

 

Бәйрәм Туймазы районының «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарих-мәдәният үзәге, «Йолдыз» фермерлык хуҗалыгы, «Ильфа» җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге белән берлектә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге ярдәмендә үткәрелде.

 

25 июльдә узган чарага Башкортстанның – Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй һәм Татарстанның Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнарыннан, шулай ук Оренбург өлкәсенең Абдулин һәм Октябрьский районнарыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Бәйрәм ике республиканың фольклор ансамбльләре парады белән башланып китте. Кунакларны Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Туймазы районы башлыгы Булат Мусин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин сәламләде.

 

Сөләйман Рәхимов Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде, әлеге күркәм чараның татарларның рухи һәм мәдәни бердәмлеген ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук Башкортстанда татарларның милли-мәдәни тормышын саклау һәм баетуга керткән өлешләре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте, җирлектәге татар активына Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Илсур Ихсанов чыгышында милли бәйрәмнең әһәмияте, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытудагы роле турында сөйләде. Ул «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарих-мәдәният үзәге әгъзаларына, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Сабан туе программасы халык осталары күргәзмәсе, милли уеннар һәм ярышлар, артистлар катнашында концерт һәм, әлбәттә, милли көрәш белән ат чабышларын үз эченә алды, дип хәбәр итә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи