Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

Зәркәнчелек сәнгате: бүген һәм иртәгә

Казанда узган «Тормыш рәвеше – Мәдәни код» халык һөнәрчелеге һәм гамәли-бизәү сәнгате фестивалендә байтак сәнгать төрләре буенча кызыклы чыгышлар, фикер алышулар узды. Шуларның берсе бай тарихлы зәркән сәнгатенә багышланган иде. ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, рәссам-ювелир Данил Рәшитов аның бүгенге халәтен тасвирлады һәм киләчәген ничек күзаллавы белән уртаклашты.

 Данил Рәшитов.

 

– Зәркәнчелек Татарстанда һөнәр генә түгел, ул – мәдәни асылыбызның мөһим өлеше, – дип башлады сүзен Данил Дамир улы. – Соңгы берничә дистә ел эчендә ул билгеле бер дәрәҗәдә үзгәреш кичерде. Дәверләр алмашы, сугышлар, дәүләт монополиясе һәм техник алгарыш аның йөз сурәтен әле бер, әле икенче төрлегә үзгәртте. Әмма күп сынаулар аша үтсә дә, ул асылын югалтмады. Бүген безнең алда Россия халыклары мәдәниятен саклау, халыкка таныту бурычы тора. Татарстаныбыз ярминкәләр оештыру, грантлар бирү, милли бәйрәмнәр үткәрү аркылы һөнәрчеләргә ярдәм күрсәтеп, бу мәсьәләдә алдынгылар рәтендә бара.

 

 Фото Данил Рәшитовның шәхси архивыннан. 

 

Данил Рәшитов зәркәнчелек сәнгатенең бүгенге хәлен тасвирлаганда күңелдә өмет чаткылары уянды. Галим Казанда Уникаль осталык үзәгенең (ЦУМ) ачылышын, анда зәркәнчеләребез өчен шартлар булдыруны уңай бәяләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бездә бу өлкәдә белем бирү мәсьәләсе дә әйбәт куелган. Мәсәлән, Халык һөнәрчелеге техникумы бу юнәлештә максатчан эш алып бара. 2005 елдан биредә ювелирлар укытып чыгаралар, соңгы бер дистә ел эчендә исә кырлаучы осталар да әзерлиләр. Студентлар Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә беренче урыннар ала, ди. «Бу уңышлар турыдан-туры техникум директоры Р.Сәүбәнова һәм үз эшенең осталары булган мөгаллимнәр белән бәйле», – дип нәтиҗә ясап куйды чыгыш ясаучы.

 

 Фото Данил Рәшитовның шәхси архивыннан. 

 

Алга таба Данил Рәшитов шәхси җитештерүчеләрнең эшенә тукталды. Советлар Союзы таркалгач, Татарстаныбызда чимал табып, кырлауга кадәр тулы җитештерү циклын үзендә булдырган, милли традицияләрне ихтирам иткән һәм төрле яклап үстергән тәүге һәм бердәнбер шәхси компания – Гомәровлар гаиләсенең «Алмаз-Холдинг»ын яхшы сүз белән телгә алды.

 

 Фото Данил Рәшитовның шәхси архивыннан. 

 

Ювелир сәнгатенең бүгенге торышын аерым осталар да билгели, әлбәттә. Бармы бездә алар? «Бар», – дип куанып әйтте докладчы. Аларның күбесе һөнәргә совет заманында өйрәнгән, эшне белә. Үз иҗатларында милли сәнгать билгеләрен саклап кына калмый, зәркән эшләнмәләренә заманча чалымнар да өсти. Данил Рәшитов үзе дә – шуларның берсе. Кулларыннан гөлләр тама, диләр аның кебек осталар турында.

 

 Фото Данил Рәшитовның шәхси архивыннан.

 

Беренче карашка, барысы да ал да гөл кебек тоелса да, бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Уникаль осталык үзәген ачуыбыз әйбәт, әлбәттә. Әмма аның асыл максаты уйланылып бетмәгән дигән тәэсир кала түгелме? Анда халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сату беренче урында тора кебек. Ачу максаты халык һөнәрчелеген һәм гамәли-бизәү сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыру түгел идеме соң? Осталарыбыз, алка-беләзекләр һәм башка зәркән сәнгате әйберләре иҗат итәсе урынга аларны сатып торса, сәнгатебез алга китәрме икән? Ай-һай. Чыгыш ясаучы галим дә, әнә кабатланмас осталык үзәгенең эшен тагын да яхшырту өчен үзенең тәкъдимнәрен әйткәндә, осталарны киштә артында сатудан азат итеп, бу эшне сату осталары, ягъни менеджерларга тапшыру кирәклеген билгеләп үтте. Остаханәләрдә исә эшне шундый итеп көйләргә кирәк – осталар эшләгәнне халык карап торсын, әмма берүк ялгыш зыян күрмәсен. Шул вакытта Уникаль осталык үзәгенә һөнәргә өйрәнергә зәркәнчеләр, балчык әвәләүчеләр, киез басучылар, күннән төрле эшләнмәләр эшләүчеләр һ.б. агылачак, һәм бу үзәкнең даны ерак-еракларга таралачак.

 

 Фото Данил Рәшитовның шәхси архивыннан. 

 

Зәркәнчелек сәнгатендә шулай ук зур борчуга сала торган нәрсә – тарихи хәтер югалу. Башкару техникасы үссә дә, зәркәнчеләрнең тарих, мәдәниятне белмәүләре шул килеш кала, ди. Бу исә аяныч нәтиҗәләргә китерә, дип борчылды чыгыш ясаучы. Аерым алганда ул кайбер осталарның заманча технологияләр белән мавыгып, элек-электән булган техникаларны онытуын телгә алды. Традицияләрне торгызу еш кына музей экспонатларын бөртегенә кадәр күчереп ясауга кайтып кала, хәзерге шартларда исә бу кыйммәткә төшеп, күп вакыт һәм көч таләп иткәнгә күрә, ургып үсә торган юнәлешкә әйләнә алмый. Яки бер чиктән икенче чиккә ташланып, бериш осталар әллә ничә стиль, башкару ысулы кушылганга күрә, халыкныкы дип тә, авторныкы дип тә билгеләп булмаган эшләнмәләр башкара. Күп көч сарыф итеп эшлиләр, ләкин милли тамырлардан аерылгач, нәтиҗәсен күреп, авыр суларга гына кала. Проблеманы тасвирлаганнан соң Данил Рәшитов бу авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтте. Аерым алганда Халык һөнәрчелеге техникумында теоретик-практик программага нигез салырга тәкъдим итте. Аның максаты – Татарстан ювелир сәнгатенең тарихи-мәдәни үсеше буенча эзлекле белем бирү. Шул вакытта гына осталарыбыз яңа халык классикасы булырдай эшләнмәләре белән сөендерәчәк, диде. «Теорияне практика белән бергә алып бару уңай нәтиҗә бирәчәк. Әйтик, XX гасыр башы шәһәр ювелирлары тарихын өйрәтергә дә, аннары шул чор техникасын кулланып, зәркән әйбере ясап карарга», – дип ап-ачык итеп тәкъдимен җиткерде докладчы.

 

 Фото Данил Рәшитовның шәхси архивыннан. 

 

«Татарстан ювелир сәнгатенең тарихы бай. Безнең максат – аны саклау гына түгел, заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерү. Моның өчен осталарга милли тамырлардан аерылмыйча иҗат итәрлек шартлар тудырырга кирәк», – дип нәтиҗә ясады Данил Рәшитов.

 

 

Кыскача белешмә:

 

Татар зәркәнчелек сәнгатенең тамырлары ерак гасырларга барып тоташа. XIX йөз – XX гасыр башы ювелирларының уңганлыгы безгә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург музейларында саклана торган экспонатлар аша билгеле. Татарда чулпы, чәч тәңкәсе, яка чылбыры, хәситә, алка, беләзекләр аеруча таралган була. Алар кою (литье), тойма (чеканка), арпалау яки бөртекләү (зернение), каралту (чернение), уеп кисү (гравировка), кырлау (инкрустация самоцветами), басма (штамповка) һ.б. ысуллар белән башкарыла.

 

Җепкыр яки, башкача әйткәндә, челтәр ысулы белән (ажурная скань) башкарылган алка, беләзекләр татарда аеруча дан тота. Күперткән җепкыр ысулында (бугорчатая филигрань) татарга тиңнәр юктыр.

 

XX башында ювелир сәнгатенең үсеше сүлпәнәюе нәтиҗәсендә борынгыча матур итеп алка, беләзекләр ясау туктала, фабрикалардан чыккан арзанлы эшләнмәләр белән алыштырыла. 1960 еллар уртасында гына затлы сәнгатебез кабат торгызыла башлый. 1960-1990 елларда иҗат иткән беренче профессиональ ювелирлардан Софья Ковалевская-Шәкүрова һәм Виталий Ковалевскийны әйтеп үтә алабыз. 1990 еллар ахырында Илгиз Фазылҗанов исеме телгә керә башлый. Ул Пакьстанның Исламабад шәһәрендә һәм Гонконгта ювелирларның халыкара фестивальләрендә Гранприга ия була. Бүген исә дистәләп кызыклы зәркәнчебез бар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи