Казанда узган «Тормыш рәвеше – Мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивалендә Лилия Шәйдуллина белән танышырга насыйп әйләде.
Лилиябез бүгенге көндә гаиләсе белән Краснодарда яши, ун еллап инде социаль челтәрләрдә ПРОСТОРЕЦЕПТ каналын (16+) алып бара. Ә бер көнне ул редакциядән рецептларын китап итеп бастыру тәкъдимен ала. Нәтиҗәдә, аның ике китабы нәшер ителә. Татарстан Мәдәният министрлыгы Лилияне шуларны фестивальдә тәкъдим итәргә дип чакырды.
Лилиябез Татарстанның Лениногорск шәһәрендә туып үскән. Әнисе – рус, әтисе татар милләтеннән. Әйтүенә караганда, гаиләләрендә ике халыкның да гореф-гадәтләрен, милли хисләрен хөрмәт итеп яшиләр. Лилия Шәйдуллина Казаныбызда медицина университетында санитария табибы белгечлегенә укый. Аннары кияүгә чыгып, Санкт-Петербургка күченә һәм укуын И.И.Мечников исемендәге медицина академиясендә дәвам итә. Үзенең һөнәрен бик яратса да, бу юнәлештә бер көн дә эшләргә туры килми аңа. Бәби белән өйдә утырганда джут җебеннән бәйләү белән мавыгып китә. Эшләнмәләрен сатып алучылар да була. Үзенең яраткан ысулы белән чәкчәк әзерли, заказлар кабул итә. Лилия пешергән чәкчәкне шундый яраталар ки, гаиләсе белән Краснодарга күченгәч тә, элекке танышларыннан заказлар һаман ява тора. Шуны күреп, ире Лилиягә ризык әзерләү ысулларын видеога төшерә барып, социаль челтәрләрдә үз каналын ачарга тәкъдим итә. Остакул башта куркып кала: видеога төшерү, монтажлау рәтен белми ләбаса. Ире исә һаман тынгы бирми – «Син канал алып барырга лаек, синнән оста пешекче юк», ди. Аллаһы Тәгалә бөтен туташларыбызга хатын-кызны әнә шулай куәтләп, күңелен үстерә белгән ирләр бирсен! Бервакыт кулына видеокамера тотып кайта Лилиянең ире. Беренче күзенә чалынган гап-гади камера була ул. Авырлык белән беренче видео төшерелә. Әмма эшнең нәтиҗәсе бөтен авырлыкны оныттыра. Лилиянең бер мәхәббәте – татар милли ашлары булса, тагын берсе – әчеткедә әзерләнгән ипи. Ханым онытыла язган бу һөнәрне төрле яклап өйрәнә, төрле әчеткеләрне сынап карый. Каналын карап баручыларның кызыксынуын күреп, тагын да мавыгыбрак өйрәнә. Шунысы мөһим: Лилиягә аны сорап, моны сорап кына язып калмыйлар, рәхмәт әйтүчеләр дә күп: «Сезнең рецептлар буенча пешергәндә һәрвакыт тәмле килеп чыга», – диләр. Кыскасы, эшләгән саен, күңеле күтәрелә барып, байтак үз рецептларын да булдыра Лилия Шәйдуллина. Ире исә төшерелгән видеоларны төрле социаль челтәрләрдә интернет кулланучыларга ирештерү белән шөгыльләнә.
2023 елның җәендә Лилиягә редакциядән шылтыратып, татар милли ашлары турында китап бастырырга тәкъдим итәләр. Редакторга остакулның материалны тәкъдим итә белүе бик ошаган икән. Лилия үзе дә китап турында күптән хыяллангач, бу мөмкинлекне шатланып кабул итә. Данлыклы Юныс Әхмәтҗановның китабыннан соң татар милли ашларын төгәл чагылдырган китапларның нәшер ителмәве, әби-бабаларыбызның аш-су традицияләрен саклау теләге Лилия Шәйдуллинаны әлеге идеягә теш-тырнагы белән ябышырга этәрә. Лилия бөтен рецептларын кабат тикшереп чыга, бик күп авторның китапларын өйрәнә. Татар ашларына багышланган башка китапларның күпчелегендә рецептларның төгәл яки дөрес булмавы, хәзерге заман укучысына аңлаешсыз телдә язылуы, мәгълүмат азлыгы пешекченең кәефен төшерә. Анык, дөрес, төгәл рецептлы, аңлаешлы итеп язылган, беренче күрүгә пешереп, әзерләп карау теләге уятырлык матур рәсемнәр белән бизәлгән китап чыгаруны максат итеп куя. Милли ашлар китабы киштәдә тузан җыеп ятмыйча, буыннан буынга, туган көннәрдә, туй тантаналары, бәби чәйләре, юбилейларда кадерле ядкәр итеп тапшырыла килсен өчен тырыша ул. Өстәл тулы сый-нигъмәт янында яше дә, карты да дус-тату булып җыелып утырганнары төшләренә керә.
Ниһаять, шундый китап басылып чыга. Аның беренче тиражы бик тиз таралып бетә. Бүген икенчесе дә инде аз гына калган, ди. Чит илләрдән соратучылар күп икән. Чит-ят җирләрдә милли йолаларны саклау аеруча әһәмиятле булуын һәркем аңлый.
Татар ашлары турында китап чыккач, әчеткедә ипи пешерү турында икенчесен Лилия нәшриятка үзе тәкъдим итә. Икенчесе дә җиңел тел белән аңлаешлы язылган. Күп тапкырлар сыналган төрледән-төрле рецептлар тупланган бу китап та – бәйрәмнәргә бер дигән бүләк.
«Татарстан Мәдәният министрлыгы «Тормыш рәвеше – Мәдәни код» фестиваленә чакыргач, бик шатланып килдем, – диде Лилия Шәйдуллина. – Татар халкының һәм бүтән милләтләрнең ашларын өйрәнгән елларда мин бер нәрсәне аңладым – әби-бабайлардан калган мирас бик тиз югала бара икән бит! Аны өйрәнмәсәк, сакламасак, язып таратмасак, киләчәк буыннар бу хәзинәдән бөтенләй коры калачак. Шуңа күрә блогер, язучы буларак, мин мөмкин кадәр мәгълүматны халыкка җиткерүне бурычым дип саныйм. «Тормыш рәвеше – Мәдәни код» һәм башка шундый фестивальләр бу максатта бик ярдәм итә».
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала