Туфан Миңнуллиннан файдалы киңәшләр
Төн уртасында куркыныч төш күреп уянсаң, карчыгыңны төртеп уят, рәхәтләнеп йоклап ятмасын.
***
Язучы буласың килсә, иң элек Язучылар берлегенә әгъза булып кер. Аннары... язарга өйрәнерсең.
***
Поездда барганда купедашларыңның кайсы милләттән икәнен беләсең килсә, татарча сөйләшеп кара. Сиңа сырты белән борылып утырганы татар булыр.
***
Әниеңнең пенсия акчасын алып киткәч, радио аша әниеңә әниләр турында җыр бүләк итәргә онытма.
![Выпуск журнала март](http://beznenmiras.ru/images/uploads/categories/2024/6/24/824b35db10fbe284e644641f1ca71da6.jpg)
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА