Шаян мирас Уку өчен 2 минут

Көлке куа килә...

(Рабит Батулланың «Тузга язмаган хәлләр» китабыннан (1997) алынды.)

 

 

Әзер җавап


Каюм Насыйри куян тиресеннән тегелгән тун киеп йөри торган булган. Ләкин ул тунының йонлы ягын тышка каратып кия икән.


– Карале, Каюм әфәнде, – дигәннәр моңар. – Нигә син туныңның йонлы ягын эчкә каратып кимисең?


Каюм Насыйри үтеп барышлый гына:


– Куян үзе дә йонлы ягын тышка каратып кия бит! – дигән.

 


Җиңү


Пенза губернасындагы Чембар өязенең Кикин авылы тумасы Муса Бигиев Ростов-Дон шәһәрендә бәхәс атналыгы уздырырга җыена. Урысча вә татарча игъланнар бастырыла. Бәхәстә теләсә кем катнаша ала. Сөйләшү мәүзугы «Иң яхшы дин – ислам» дип белдерүләр таратыла. Газеталар шул турыда бөтен Русиягә шаулый. Бу бәхәстә катнашырга күп шәһәрләрдән һәм күп илләрдән галимнәр, дин әһелләре килә. Әлеге дорфа татарны төп башына утыртып кайтырга дип, Ростовка иң яхшы христиан дине галимнәрен, философларны, попларны җыеп, Бөтенроссия архимандриты аларга шундый бурыч куя:


– Барыгыз, күрегез, бәхәстә шул мөселманнарны, бигрәк тә Муса Бигиевне тетеп кайтыгыз!


Атна буена сузылган бу бәхәстә Муса Бигиев бөтен дөньяны шаккаттыра. Татарча да, төрекчә дә, гарәпчә дә, алманча да, урысча да чыгып сөйли һәм, «Иң саф дин – ислам» дигән соңгы сүзне җиңүче буларак әйтеп, мәҗлесне яба.


Архимандрит тагын үзенең попларын, епископларын җыеп ала һәм:


– Нинди динчеләр, нинди философлар инде сез! Шул татарны да җиңә алмагач! – дип бик каты кыздыра.


Поплар архимандрит алдында дәшмиләр, шулай да таралганда берсе болай дип әйтеп куя:


– Татар булганга җиңә алмадык та инде без аны!

 

 

Марҗага өйләнгән Кәрим


1914 ел.

 
Тумышы белән Пенза губернасындагы (хәзерге Пенза өлкәсенең Спасск районы) Таракан (хәзерге Белоозерка) авылыннан булган Кәрим Тинчуринның марҗага өйләнүе турында хәбәр аның туган авылына барып ирешә. Бу хәбәрне күрше авыл кешесе җиткерә. Беренче бөтендөнья сугышында яраланган бу солдат авылга Казан аша кайта да:


– Кәрим марҗага өйләнгән! – дип сөйли.


Моны ишеткәч, Кәримнең анасы әлеге солдат авылына китә.

 


– Әйе, әйе, Мәхмүдәттәй, – ди солдат.


– Кәримең марҗага өйләнгән.


– Булмас ла! – ди ана кеше. – Бу хак сүз түгел!


– Валлаһи! – дип, яралы солдат ант итә. – Туйларында булдым. Кәрим үзе чакырды. Үз күзләрем белән күрдем. Бик олылап туйладылар. Марҗа белән  туйларында кочаклаштылар, үбештеләр. Яхшы булды туйлары. Тик шунысы ошамады, Мәхмүдәттәй. Туйга килгән халык үз акчаларына сатып алып ашады ризыкны. Эчемлекләрне дә үзләре сатып алып эчте. 

 

Кәримнең анасы Мәхмүдәттәй, тиз генә җыенып, Казанга чыгып китә. Театрны эзләп таба. Сораштыра торгач, Кәримнең марҗасын да күрә. Ул марҗа артистка Гөлсем Болгарская булып чыга. Сөйләшә-сораша торгач, шул аңлашыла: яралы солдат урыс драматургының татарчага тәрҗемә ителгән пьесасы нигезендә куелган спектакльне караган икән дә, анда Кәрим Тинчурин уйный торган җегет Гөлсем Болгарская уйный торган кызга өйләнә икән, сәхнәдә туй күренеше дә булып, тәнәфестә тамашачылар буфеттан ашарга-эчәргә алган ризыкларны солдат туй сые дип аңлаган икән.

 

Галиәсгар Камал
(1879-1933)

 

«Зәңгәр»ләр
(Эпиграмма)


Зәңгәр күлмәк зәңгәре,
Үтә күренә тәннәре:
Тинчуринга бик ошаган
«Зәңгәр шәл»нең тәмнәре!


Мәңгәрләрнең йорты зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк:
«Зәңгәр шәл»дән төшем яхшы –
Әйдә, тагын уйнатыйк!


Кәрим «зәңгәр»не ярата,
«Зәңгәр» куяр баласын;
Тик нигәдер бу ел куймый
Әле «Зәңгәр палас»ын.


Тинчуринга язарга
Тагы «зәңгәр»ләр бик күп:
Зәңгәр күз бар, зәңгәр күл бар,
Зәңгәр чәчәк, зәңгәр күк!

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи