Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Рифкат Якупов: «Халкымны яратып эшләдем»

Фотографиядәге сурәт – тарихта калган күренеш. Бу сүзләр танылган фоторәссам, журналист һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рифкат Якупов хезмәтенә һәм иҗат юлына тулаем туры килә дип әйтергә кирәк. Ул, документаль фотосурәтләрдә татар халкының этник үзенчәлеген тасвирлап, танылу алган шәхес. Әмма милли темага, бигрәк тә Сабан туе һәм кырым татарлары язмышына мөрәҗәгать итү бөтенләй икенче максат белән булган. Иҗат, милли үзаң һәм фото сәнгате турында Рифкат әфәнде белән үзебез сөйләштек.

 

Рифкат Якупов.

 

 

– Рифкат әфәнде, әңгәмәбезне туган җирегездән һәм гаиләгездән башлап җибәрәсе килә. Нинди тәрбия алып үстегез?


– Тумышым белән мин Ижевск шәһәреннән. Әти-әнием заманында Минзәлә районының Хуҗамәт авылыннан кулакларның йорт-җирләрен көчләп алу һәм коллективизациядән качып киткән гади эшчеләр иде. Әтием ягыннан бабам гомере буе ветеринар булып хезмәт иткән һәм, көзен 30 баш ат алып, аларны кыш буе асрап, язгы чәчүгә дип сата торган булган. Әнинең әтисе исә вак сәүдәгәр булган, үз аты белән авыл ярминкәләрендә кәнфитләр һәм башка чәй ризыкларын сатып йөргән. Үз аты булгач, аның да малын тартып алганнар. Әти-әни бик хәлле яшәгән, тик илдәге үзгәрешләр сәбәпле, аларга тормышларын авырлыклар аша яңадан корып җибәрергә туры килгән. Нәселебезнең бу аянычлы язмышын бик соң белдем. Татар теленә мәхәббәт исә бабайдан килгән. Без аның белән гел туган телдә сөйләшә идек.

 

 

«Кукмара районы, Купка авылы». Рифкат Якупов. Фотоның авторлык хокукы Ш.Мәрҗани фондына карый. Мәскәү.

 


– Димәк, туган йортта милли рух сакланган?


– Бала өйдә генә түгел, җәмгыятьтә дә тәрбияләнә бит. Ә ул чорда милли үзаңны юк итәргә тырыштылар. Мәктәптә безгә: «Советлар союзында бер генә халык бар: ул – совет халкы. Совет халкы бер генә телдә сөйләшә һәм ул – рус теле», – дип өйрәттеләр. Мәктәпне тәмамлаганда, милли рух бөтенләй калмаган иде. Ижевскта татарлар күп булса да, без руслар арасында яшәдек. Билгеле, анда татарның милли бәйрәмнәре уздырылмый иде. Аларны өйдә дә үткәрмәделәр, «Әллүки», «Туган тел» җырларын тыңламадылар, татар китапларын укымадылар. Күрәсең, әти-әнием репрессияләрдән куркып калган. Әни акча җыйса яки миңа берәр нәрсә алса, әти, аны орышып: «Берни дә сатып алма, барыбер тартып алачаклар!» – дип әйтә иде.

 

 

«Каенлык, Казан». Рифкат Якупов. Фотоның авторлык хокукы Ш.Мәрҗани фондына карый. Мәскәү.

 


– Халкының үзаңыннан аерылган шәхес ничек Сезнең кебек милли фотосурәтләр остасы була ала?


– Бу тарих Казаннан башланды. Мин Казан дәүләт университетындагы тарих һәм филология факультетының журналистика бүлеген тәмамладым һәм шунда ук фотолабораториядә эшли башладым. Берьюлы танылган Америка фотографы Эдвард Стайхенның «Кешелек нәселе» дигән альбомына тап булдым. Мин аны зур акчаларга сатып алдым һәм, нәтиҗәдә, ул үз бәясен бик күпкә аклады. «Кешелек нәселе» проектында 600гә якын илдән төрле фотосурәтләр җыелган һәм алар төрле халыкларның тормыш күренешләрен (туу, үлү, уку, хезмәт, спорт, гаилә, милли бәйрәмнәр һ.б.) чагылдыра. Шул альбомны өйрәнгән вакытта бер нәрсә йөрәгемне яралады: анда татарларга багышланган бер фотосурәт тә юк иде... Россиядән нибары ике фото – руслар һәм якутлар. Халкыбызның игътибарсыз калуы мине рәнҗетте, ләкин шул ук вакытта яңа проект башларга илһамландырды, дияр идем. Шул көннән «мин үз халкымны фотога төшереп калдырырга тиеш» дигән уй гомерлек максатыма әверелде.

 

 

«Әтнә районы, Бәхтияр авылы». Рифкат Якупов. Фотоның авторлык хокукы Ш.Мәрҗани фондына карый. Мәскәү.

 


– Әлеге уй белән гомерлек проектыгыз – татар халкына багышланган фотосурәтләр сериясенә тотындыгыз, шулай бит?


– Иң беренче итеп тарих китапларын актардым һәм аларда халкыбызның үткәне рәсми мәгълүматлар белән туры килмәгәнлеген ачыкладым. Мин үземне тулаем әлеге темага багышладым. 15 ел буе Сабан туйларына йөрдем һәм халкыбызның милли бәйрәмнәрен фотога төшердем. Иң гаҗәпләндергән йолаларның берсе – Каз өмәсе. Бу бәйрәмне җәмәгатьчелеккә таныттым. Бервакыт «Идел буе һәм Урал арты татарлары тарихы» китабыннан әлеге йола турында укыдым. Ярдәм сорап, танылган язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Зөбәеровага мөрәҗәгать иттем. «Әлеге бәйрәмне бер күз белән генә булса да карарга иде», – дидем. Шуннан озак та үтмәде, Азнакай районына юл тоттык. Ул вакытта Каз өмәсен яшерен генә уздыралар иде. Асылда, искиткеч бәйрәм булып чыкты ул. Анда төшергән фотосурәтләрдән «Азат хатын» журналына матур тышлык ясалды. Әлеге тема ачылгач, башка фотографлар да Каз өмәләренә йөри башлады. Бу 1975 ел иде.

 

 

«Каенлык, Казан». Рифкат Якупов. Фотоның авторлык хокукы Ш.Мәрҗани фондына карый. Мәскәү.

 

– Яшерен уздырылгач, кунак булып килүегезне халык ничек кабул итте?


– Авыл халкы ачык күңелле бит ул! Йолаларын бик рәхәтләнеп тәкъдим итте алар! Үзләренең фотосурәтләрен күргәзмәләрдә күрү исә аларга икеләтә шатлык китерде. Каз өмәсен һәм хәтта Сабан туен да шәһәр халкы зур ачыш буларак кабул итте. «Халкыбызның тормышын күреп, күпме мәгълүмат алдык!» – дип әйтүчеләр дә шактый булды. Шулай итеп, милли үзаңымны кире кайтардым һәм бар күңелемне милли фотосурәтләр белән шөгыльләнүгә багышладым. Әлеге проектым акрынлап файда да китерә башлады.

 

 

«Каенлык, Казан». Рифкат Якупов. Фотоның авторлык хокукы Ш.Мәрҗани фондына карый. Мәскәү.

 


– Ни рәвешле?


– 1970 нче еллар уртасында «Тасма» дип аталган фотоклуб оештырдык. Акрынлап танылуга ирештек, безне төрле күргәзмәләргә чакыра башладылар. «Татар халкы милли гореф-гадәтләрен саклап кала алган!» – дип таң калучылар да шактый булды. Махсус заказлар килеп торды. Шуларның берсе Кукмара районындагы Зур Сәрдек авылының колхоз председателе Гәбделхәй Гыйльметдиновтан булды. Авылының тарихы саклансын дип, ул махсус проектка заказ бирде, һәм мин бер ел дәвамында авылның тормышын тасвирладым. Нәтиҗәдә, искиткеч эчтәлекле күргәзмә ясалды, һәм аны әле дә һәр бәйрәм саен авыл клубында тамашачы хозурына куялар дип беләм. Милли җанлы, татар дөньясын тирәнтен белгән фотографка ул елларны шундый тәкъдим ясау – җитәкчелек күрсәткән зур кыюлык. Гәбделхәй әфәнде бик акыллы кеше иде.

 

 

«Арча районы, Кырлай авылы». Рифкат Якупов. Фотоның авторлык хокукы Ш.Мәрҗани фондына карый. Мәскәү.

 


– Рифкат әфәнде, белүемчә милли җанлы булуыгыз Сезне кырым татарлары темасына да алып килгән?


– Чыннан да, халкым тарихы белән кызыксыну миңа һәрвакыт яңа ишекләр ачып торды. 1989 елда Стокгольмда бер милләттәшем: «Син ни өчен Казан татарларын гына төшерәсең? Урал, себер, кырым татарлары, мишәрләр, керәшеннәр ник юк?» – дип сорады. Бу сүзләр белән илһамланып, 1990 елда Кырымга килдем һәм андагы миллилеккә таң калдым. Ул чорда Казанда милли тормыш турында уйланулар арта бара иде инде. Тик Кырымда ул көчлерәк иде, анда татарлар тарихи туган җирләрен кайтару теләге белән яшәгән. Сөргендә төзегән йортларын, бер калыпка салынган тормышларын калдырып, алар Кырымга кайткан һәм ике-өч ел буе үз хокуклары өчен көрәшкән. «Туган җирнең һавасы да икенче, сулап туймаслык!» – дигәннәр алар. Кырым татарларының шундый көчле көрәше, үз милләтләренә, туган җирләренә мәхәббәте бу фотопроектны ясарга этәрде дә инде.

 

 

«Кукмара рай оны, Зур Сәрдек авылы». Рифкат Якупов. Фотоның авторлык хокукы Ш.Мәрҗани фондына карый. Мәскәү.

 


– «Сабантуй» сериясе иҗатыгызда аерым урын алып тора. Нәкъ әлеге хезмәт өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булдыгыз. Аны ясау тарихы турында да сөйләп китсәгез иде.


– Сабан туенда беренче тапкыр 27 яшемдә булдым. Ул чорда Кукмарада искиткеч бәйрәмгә юлыктым: кешеләр, ачылып китеп, бер-берсе белән аралаша, олылар балаларга төрле тарихлар сөйли, бөтен җирдә халык җыелган һәм һәр төркемнең үз баянчысы бар. Казандагы Каенлык Сабан туенда да шундый күренеш. «Сабантуй» альбомы шул матур хатирәләр йогынтысы белән ясалды. Беренчесе – 1979 елда, икенчесе исә, Ш.Мәрҗани фонды мөдире Рөстәм Сөләйманов ярдәме белән, 2014 елда бастырылды. 1000 тираж ике-өч елда таралып та бетте. Иң куандырганы – 100 данәсе район китапханәләренә тапшырылды. Кызганыч ки, андый Сабан туйлары хәзер юк инде. Үземнең дә күп еллар бу бәйрәмгә чыкканым юк.


– Әлеге альбомны бастырганда нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?


– Бер вакыйга истә калган. Советлар союзы азагында, китап нәшриятенә килеп, директорына альбомның әзер макетын күрсәттем. Татар тормышын чагылдырган проектка карата көтелмәгән җавап ишеттем: «Сез моның белән милләтебезне мыскыл итәсез! Безнең бабайлар галош кимиләр һәм алар смокингтан йөри. Әбиләр дә күптән яулык бөркәнми. Авыл үзгәрде». Хәзер бу сүзләрне елмаеп искә алам.


– Милли проектларыгыз белән чит ил фотографлары да кызыксынган дип беләм.


– «Тимер пәрдә» ачылгач, дөньяда илебез һәм бигрәк тә татар халкы турында мәгълүмат юклыгы ачыкланды. Иң беренче булып мине швед фотографлары этник фотография ясау үзенчәлекләре турында мастер-класс оештырырга чакырды. Шулай ук Грузиягә һәм татар милләте хакындагы ике күргәзмә белән Швециягә барырга туры килде. Оксфорд, Рочестер, Хельсинки, Нью-Йорк, Стокгольм, Пертшах, Люблин – чит илләрдәге шәһәрләрдә күргәзмәләр шактый булды. Татарның этнографик фотолары аларда бик зур кызыксыну уятты.


– Рифкат әфәнде, ә фотография белән ничек кызыксынып киттегез?


– Пермь өлкәсенең Чермоз шәһәрендә туганнарыбыз яши иде. Без җәй саен аларга кунакка бардык. Шуларның берсе базарда фотограф булып, гади объективлы тартмачык кулланып эшли иде. Тартма капкачын ача да, өчкә кадәр саный һәм яба. Бу шөгыль мине дә җәлеп итте. 8 сыйныфтан балалар бакчаларына фотосурәтләр ясый башладым һәм шул хезмәт хакыма беренче фотоаппаратымны сатып алдым.


– Татар матбугатында эшләү дә иҗади портфолионы тулыландырырга ярдәм иткәндер?


– Татар дөньясына керүнең беренче баскычы иде ул. Редакциядә бөтен кеше татар телендә аралаша, әдәби сүзләр һәм терминнар куллана. «Азат хатын»да эшләгәндә татарлыгым уяна башлады. Мәдинә Маликова, Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәерова һәм халкыбыз өчен аеруча җан атучы редакторыбыз Асия Хәсәнова милли темага тирәнтен бирелеп эшләргә ярдәм иттеләр.


– Ничек уйлыйсыз, этник теманы халыкка уңышлы итеп җиткерер өчен, фотограф нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?


– Үз милләтеңне яратырга кирәк. Бу дөньяда төп максатым татарларның тормышын күрсәтү икәнен аңлагач кына, уңышларга ирешә башладым. Кызганыч ки, татар мирасы акрынлап югала бара, әмма без аны сакларга тиеш. Казаннан ерагайган саен бигрәк тә. Искәрмә итеп урал татарларын гына атый алам, чөнки аларның гореф-гадәтләре бик яхшы сакланган. Аларда татарлык көчле.


– Рифкат әфәнде, хәзерге көндә нинди максатлар һәм хыяллар белән яшисез? Нинди проектлар әзерлисез?


– Февраль аенда бик күп еллар хезмәт иткән Г.Камал театры белән саубуллаштым. Янәдән Кырымга кайтырга планлаштырам. Кырымда сәнгать кешеләрен – җырчыларны, биючеләрне, музыкантларны, һөнәрчеләрне төшерәм. Кырым татарларының мәдәниятен үстергән кешеләр белән таныштырам. Иң мөһиме – кадерле халкым өчен яратып хезмәт итәм. Һәрвакыт шулай булды. Гомерем буе халкымны яратып эшләдем.


– Җылы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Уңышлар насыйп булсын!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи