Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Рәссамнар язган җанлы тарих

«Татнефть» хәйрия фонды белән Әлмәт картиналар галереясы тарафын­нан унөченче тапкыр үткәрелгән «Арт-Сабантуй» Бөтенроссия рәссамнар бәйгесенә йомгак ясалды.

 

Әнвәр Сәйфетдинов. «Җиңү кәләше».

 

 

2026 елның Россиядә халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе уңаеннан, быелгы бәйгенең темасы «Россиянең мәдәни коды: тарих һәм бүгенге заман» дип атала.

 

Теманың биремендә түбәндәгечә язылган:

 

«Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлеге – дәүләтнең төп, иң мөһим максаты; ул туган телләр һәм мәдәниятләрне саклауга юнәлдерелгән милли сәясәт белән ныгытылган. 2026 елның Россиядә халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе дә шуны раслый.

 

 

Рөстәм Хуҗин. «Тәрәзә янында».

 

 

Россиянең мәдәни коды нәрсәдән гыйбарәт? Ватанпәрвәрлек, гаилә һәм традицияләр, кунакчыллык һәм дуслык, хезмәт сөю һәм максатчанлык, мәдәнияткә һәм мәгарифкә хөрмәт, ярдәмчеллек, тигез хокуклылык, суверенитет һәм бәйсезлек – Россиянең мәдәни кодын шушылар тәшкил итә.

 

 

Александра Сперанская. «Рус аккорды» /Фотолар – «Арт-Сабантуй» бәйгесе рәсми сайтыннан.

 

 

Сынлы сәнгать – ул символлар, сюжет, төс, композиция һәм стиль аша мәдәни кодны күрсәтү, төп кыйммәтләр, дин, тарихи тәҗрибә, халыкларның дөньяга карашын сурәтләү ысулы.

 

 

Сергей Артемьев. «Гаилә ядкәре».

 

 

Шулай итеп, сәнгать «мәдәният көзгесе» буларак хезмәт итә, аннан бер чор һәм бер илдә яшәүче кешеләрне берләштерә торган тирән мәгънәләрне күрергә, тоярга һәм аңларга мөмкин.

 

 

Ирик Мусин. «Чишмә янында».

 

 

Рәссамнарга үзләренең картиналарында тарихи вакыйгалар, традиция, тел, сәнгать һәм милли үзаңның рухият, мәрхәмәтлелек, ватанпәрпәрвәрлек кебек югары кыйммәтләрне ничек формалаштыруын күрсәтергә тәкъдим ителә».

 

 

КАТНАШУЧЫЛАР АРТКАН

 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, профессиональ рәссамнар арасында быел февральдән апрельгә кадәр узган бәйгедә илнең 32 төбәгеннән 142 рәссам катнашкан, алар 271 картина тәкъдим иткән. Шулар арасыннан 30 рәссамның төрле жанрдагы хезмәтләре сайлап алынган. Әйтергә кирәк, элегрәк конкурс Идел һәм Урал буе төбәкләрен генә колачласа, хәзер Россиякүләм проект дәрәҗәсенә җиткән. Быел анда Казан, Әлмәт, Чаллы, Чистай, Уфа, Тольятти, Ноябрьск, Заречный, Санкт-Петербург, Суздаль, Екатеринбург, Донецк, Нократ Аланы, Пушкин, Ульяновск, Ханты-Мансийск, Краснодар, Волгоград шәһәрләрендәге рәссамнар Россиянең мәдәни кодына шифрлар табарга омтылган.

 

 

Ольга Мерцалова. «Өч кояш».

 

 

Җиңүчеләр исә, гадәттәгечә, халык тавыш бирүе нәтиҗәләре һәм профессиональ жюри бәясенә карап ачыкланган. Тамашачы үзенә ошаган картина өчен проектның рәсми сайтында һәм күчмә күргәзмәләр вакытында тавыш бирә алган. «Татнефть» хәйрия фонды җитәкчесе Эльмира Газизова җиңүчеләрне игълан иткәндә проектның рәссамнар һәм тамашачы арасында елдан-ел популярлаша баруын искәртте. Мәсәлән, узган елларны да исәпкә алып санаганда, бәйгегә тәкъдим ителгән картиналарга 175 меңнән артык кеше тавыш биргән.

 

Розалия Минабетдинова җитәкчелегендәге «Әлмәт картиналар галереясы» муниципаль бюджет оешмасы мәгълүматларына караганда, узган елларда бәйге кысаларында өч дистәгә якын мәйданда, шул исәптән Әлмәт, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Тольятти шәһәрләрендә күчмә күргәзмәләр үткәрелгән. Быел исә иҗади хезмәтләр Әлмәтнең урта, һөнәри һәм югары уку йортлары, сәламәтлек саклау, спорт, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, шулай ук Казан һәм Тольяттида халык хозурына чыгарылган. Тавыш бирүдә барлыгы 16,2 мең кеше катнашкан.

 

 

НӘТИҖӘЛӘР СӨЕНДЕРӘ

 

«Арт-Сабантуй 2026» нәтиҗәләре белән таныштыру танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдинов иҗатыннан башланды. Аның бәйгегә тәкъдим ителгән әсәре «Җиңү кәләше» дип атала. Ул, конкурсның рәсми сайты һәм Әлмәт картиналар галереясының «ВКонтакте» аккаунтында 473 тавыш җыеп, тамашачы мәхәббәте дипломына ия булды. Профессиональ жюри тарафыннан исә әлеге картина III урынга лаек дип табылды.

 

Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы, профессор Вячеслав Желваков җитәкләгән профессиональ жюри составында Санкт-Петербургның И.Репин исемендәге Сынлы сәнгать академиясе сынлы сәнгать факультеты деканы вазифаларын башкаручы Илья Зоркин һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия сәнгать академиясе академигы, С.Андрияка исемендәге акварель һәм нәфис сәнгатьләр академиясе академигы Александр Каравченко бар иде. Вячеслав Желваков 30 картина арасыннан иң яхшыларын билгеләү кыен булуын, сынлы сәнгатьтә яңа исемнәр ачылуына куанычын һәм Россиядә рәсем сәнгате үсеш кичерүен белдерде.

 

Әнвәр Сәйфетдиновның әлеге бәйгедә тәүге тапкыр катнашуы.

 

– Мин конкурска «Җиңү кәләше» дип аталган картинамны юлладым. Бөек Ватан сугышы тарихы, аның курку белмәс чын каһарманнары мине һәрчак илһамландыра. Киндердә Бөек Ватан сугышы еллары гимнастеркасын кигән хатын-кызны сурәтләдем. Ул – шау чәчәктәге шомыртлар янәшәсендә, Җиңү хакында догада! Аңа Кояш нурлары төшә, аның күзләре рубин кебек янып тора. Гимнастеркасына орден һәм медаль тагылган. Башына куе кызыл төстәге яулык бәйләгән, аның өстеннән лалә чәчәкле бизәкле калфак кигән. Картинам Ватанга мәхәббәт, тарих һәм бүгенге заман, буыннар алмашы символы булып тора. Тамашачы әсәремдәге яз сулышын, тарихи хәтерне саклау кадерен, бүгенге көн өчен җаваплылык, табигать һәм тормыш тантанасын тойды. Коллегаларым реализм ысулын сайлавым өчен, әсәремнең миллилек һәм символизмга нигезләнүе өчен мактады. «Җиңү кәләше» өчен үз тавышын биргән һәркемгә рәхмәтлемен. Май башында Казанның «Уникаль осталар үзәге»ндә шәхси күргәзмәм узды. Анда килүчеләрдән дә соклану һәм мактау сүзләрен генә ишеттем. Барысына да шатландым! Рәссамга халык фикере бик мөһим, – дип хис-тәэсирләре белән уртаклашты рәссам.

 

«Тәрәзә янында» картинасы авторы Рөстәм Хуҗин исә үзенең уй-фикерләрен түбәндәгечә бәян итә: «Балачак дөньясы – туган йорт ул. Иминлек хисе. Ертылган чалбар өчен әнинең шелтәле, әмма йомшак карашы...

 

Россиянең милли коды миңа нинди булып күренә соң? Ихтимал, бу – гаилә, балачак һәм кешеләргә үзенең бар байлыгын риясыз бүләк итүче Җир-Ана белән бәйле авыл һәм сала дөньясының өзлексез бәйләнешедер. Балалар – алар тормыш чәчәге. Һәм без, олылар, Россиянең киләчәктә нинди чәчәк бәйләменә ия булачагын хәл итәбез. Ул төрле үләннәр, милли мәдәният, гореф-гадәтләр байлыгын үзенә тупларга тиеш. Һәм бар яңалык шушы күптөрлелектән туачак. Россиянең иске һәм яңа калалары югары цивилизацияле, чиста, Кешегә хезмәт итүче алдынгы технологияле булсын. Фән, мәдәният, рухи тормыш нигезе – дин үсеш алсын. Аларны матди байлык колы булмаган кешеләр буыны төзесен. Безнең иксез-чиксез зур Ватаныбызның шушындый итеп тәрбияләнгән кайнар йөрәкле ир һәм кыз балалары – хак киләчәкнең төп өмете». Әлеге картинаны профессиональ жюри I урынга чыгарды.

 

«Рус аккорды» картинасы Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәре рәссамы Александра Сперанскаяны II дәрәҗә лауреат дәрәҗәсенә күтәрде. Аның әсәрендә биш кыз сурәтләнгән. Алар – Россиянең күп төрле милләт вәкилләре арасыннан рус, татар, чечен, башкорт һәм чуваш хатын-кызлары. Киндердә Казан Кремлен, Уфада Салават Юлаевка куелган һәйкәлне, тауташлы кыялардагы манараларны күрәбез. Рәссам үз эшенә: «Милли бизәкле яулык ябынган рус кызы образы барысын да бердәм күп милләтле биюгә чакыра. Картина ритмы көйләребезне искә төшерә. Төрле авазлар бердәм аккордка җыйнала. Андый аккордлар илдә күп, алар матур җыр хасил итә», – дип аңлатма биргән.

 

Җәмәгатьчелек тавыш бирүе нәтиҗәсе буенча беренчелекне яулаган «Гаилә ядкәре» картинасының авторы Санкт-Петербург рәссамы Сергей Артемьев тулы бер тарихны бәян иткән: «Туган авылыннан узган гасырда, 1970 елларда ук чыгып киткән Павел Васильевич Беляшов калада техникум тәмамлаган, армия хезмәтен үткән, институтта белем алган. Зур шәһәрдә яшәп, балаларын әти-әнисенә кунакка кайтарган. Әти-әнисе исән чакта ук төп йортны төзекләндергән. Зур комбинатның баш инженеры беркөн лаеклы ялга чыккан. Соңрак бөтенләйгә авылга әйләнеп кайткан, һәм хәзер инде үзе дә дәү әти буларак оныкларын шунда кунак итә. XIX гасыр ахырында бабасының әтисе Иерусалимнан алып кайткан гаилә ядкәре менә инде 100 елдан артык шушы гаиләдә буыннан буынга тапшырыла. Әлеге икона белән әбисе 1941 елның июнендә өч баласын, шул исәптән Павел Васильевичның әтисен дә, фронтка озаткан. Барысы да сугыштан исән әйләнеп кайткан...». Әлеге картина 2,3 мең тавыш җыйган.

 

Казан остасы Ирик Мусинның хезмәте «Чишмә янында» дип атала. Татарларда чишмәләр хакында шигырь һәм җырлар күп. Һәр халык кебек, татарлар да чишмәне тормыш чыганагы булуы өчен кадерли. Ирик Мусин картинасында чишмә шулай ук тормышның мөһим өлеше, мәдәният, тел, рухиятнең көчле символы буларак күрсәтелгән. «Чишмә җирнең үзе белән берлектәге йөрәк тибешен хәтерләтә. Аңардан су эчәргә дип, авылда яшәүче яшь ана килгән. Карашында – буыннар дәвамында тупланган зирәклек, улына карата чиксез ярату хисе...» – дип аңлатма биргән рәссам. Кырыендагы образ да күңелне үзенә тарта, биш яшьлек улы әнисенә сыенган, чөнки чишмә «сакчылары» – усал казлар аны бераз куркыта... Ирик Мусин, бәйгенең халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча 1,4 мең тавыш җыеп, II урын алган.

 

Шушы ук категориядә III урынны Ханты-Мансийск каласы рәссамы яулаган. «Өч кояш» картинасы авторы Ольга Мерцалова киндердә ана мәхәббәтен тасвирлаган. Кырыс җилле, карлы-буранлы, сүрән кояшлы себер табигате мохитендәге ана кечкенә баласын кочаклаган. Әмма Югра җире салкыны ана белән бала мәхәббәте кайнарлыгыннан юкка чыгар төсле. Түгәрәк символы белән йомарланган сюжетта Ана – үз баласы өчен бербөтен, өстәмә, мәрхәмәт Кояшы да. Әлеге рәссам ханым үзе дә биш бала анасы! Аның картиналарын бер күрүдә танып була. Иҗатчы Себердәге җирле халыкның йөзчалымнарын, кием-салымын, көнкүреш детальләрен һәрчак үтә төгәллек белән сурәтли. Әлеге картина да кешелеккә хас җылы энергияне бик яхшы чагылдырган. Бу картинаны 1030 кеше ошаткан.

 

Бәйгедә катнашучылар һәм җиңүчеләр барысы да оештыручылар тарафыннан кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Киләсе елда узачак «Арт-Сабантуй 2027» Бөтенроссия конкурскүргәзмәсен (18+) көтеп калучыларга исә Әлмәт картиналар галереясы директоры Розалия Минабетдинова, яңа әсәрләрдә берничә герой сурәтләнгән сюжетлы композицияләр тагы да яхшырак булыр иде, дигән теләк-үтенечен җиткерде һәм барлык иҗатчыга да илһам, зур уңышлар теләде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи