Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

«КАЗАН – ТАШКЕНТ»: мәдәният һәм сәнгать берләштерә

«Казан – Ташкент...» күргәзмәсенең экспозициясе ике республиканың мәдәни бәйләнешләрен ачып бирә торган берничә геройның иҗатына нигезләнгән. Алар – Үзбәкстанда яңа сәнгать мәктәбенә нигез салган Павел Беньков; Үзбәкстан сәнгатен өйрәнгән һәм таныткан Рафаил Такташ; татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган, берара Казахстан һәм Үзбәкстан якларында яшәгән Бакый Урманче; Казан сәнгать училищесын тәмамлаган, Ташкентта театрда рәссам булып эшләгән Михаил Курзин һәм үзбәк сәнгатендә авангард юнәлешен үстерүгә зур өлеш керткән Александр Волков.

 

Әнвәр Нәзиров. «Уңыш».

 

 

Башкаладагы «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Татарстан белән Үзбәкстанның мәдәни бәйләнешләренә багышланган күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә шушы ике төбәкнең XX гасырда иҗат иткән танылган сәнгатькәрләре мирасы белән таныштыра.

 

 

Павел Беньков. «Кулына төргәк тоткан карт портреты».

 

 

«Казан – Ташкент. ХХ гасыр сәнгатендә кисешүләр» дип аталган күргәзмә Ш.Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды (Мәскәү) белән берлектә әзерләнгән. Рөстәм Сөләйманов җитәкләгән фонд бай коллекциягә ия, һәм алар еш кына төрле музей, галереяда уза торган күргәзмәләрдә сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим ителә. «Казан – Ташкент» күргәзмәсе исә «Смена» мәйданчыгында Казан һәм татар тарихының дөнья мәдәниятләре белән бәйләнешенә багышланган иҗади проектлар сериясен башлап җибәрә.

 

 

Павел Беньков. «Тыныч көн».

 

 

Күргәзмәдә Мәрҗани фонды, шулай ук сәнгать белгече Илдар Галеевның «Галеев-Галерея»сы (Мәскәү) һәм «Смена»ның коллекцияләреннән барлыгы 150 дән артык хезмәт урын алган. Фото һәм открыткаларны коллекционер Низами Ибраимов (Мәскәү) тәкъдим иткән.

 

 

Зинаида Ковалевская. «Кояш астында».

 

 

Сынлы сәнгать әсәрләренең кайберләре Казанда беренче тапкыр күрсәтелә. Экспозиция XX гасырда үз әсәрләре белән Шәрыкның яңа образын тудырган Татарстан һәм Үзбәкстан рәссамнары иҗаты белән таныштыра. Алар арасында – язмышлары Төркестан белән бәйләнгән Казан сәнгать мәктәбе вәкилләре: Павел Беньков (1879-1949), Зинаида Ковалевская (1902-1979) һәм аларның укучылары  – Рәхим Әхмәтов (1921-2008), Йосыф Елизаров (1920-1974), Фәим Мадгазин (1930-1991), Рәшит Темуров (1912-1991) һ.б.; ХХ гасырда үзбәк сынлы сәнгатенең үсешенә йогынты ясаган рәссам-новаторлар – Чыңгыз Әхмәров (1912-1995), Александр Волков (1886-1957), Надежда Кашина (1896-1977), Михаил Курзин (1888-1957), Әнвәр Нәзиров (1918-1990), Урал Тансыкбаев (1904-1974), Виктор Уфимцев (1899-1964) бар.

 

 

Фәим Мадгазин. «Диңгез юлы».

 

 

ДУСЛЫК ҖЕПЛӘРЕН НЫГЫТУ

 

Экспозиция Павел Беньков картиналары белән ачыла. Бу рәссам Казанда туган, биредә – сәнгать мәктәбендә, аннары Санкт-Петербургның Император сәнгать академиясе каршындагы Югары сәнгать училищесында укыган. Казанга кайтып, иҗатка чумган, театрлар белән дә хезмәттәшлек иткән, сәнгать мәктәбендә белем биргән. 1928-1930 елларда Урта Азиядә булып кайтканнан соң, бөтенләйгә шунда күченгән. Анда да мөгаллимлек белән шөгыльләнгән, Сәмәрканд сәнгать училищесында эшләгән (узган гасырның 90 нчы еллар башына кадәр әлеге уку йорты аның исемен йөрткән), Рәссамнар берлеген оештыруда катнашкан. «Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булган.

 

 

Бакый Урманче. «Каспийда балыкчы көймәләре». / З.Нигъмәтуллина фотолары.

 

 

Казандагы күргәзмәгә рәссамның «Тыныч көн» (1912) картинасы куелган. Анда  – тау итәгендә урнашкан авыл, шау чәчкәгә күмелгән болын күренеше... Әле халыкның, шул исәптән рәссамның язмышында кискен борылышларга китергән 1917 елгы Октябрь революциясенә ерак вакыт. «Кулына төргәк тоткан карт портреты» (1940-1941) исә Павел Беньковның гаҗәеп портретист булуын тагын бер кат раслый.

 

Экспозиция Павел Беньковның шәкерте, Үзбәкстан ССРның халык рәссамы Зинаида Ковалевская хезмәтләре белән дәвам итә. Ул да заманында сәнгать белемен Казанда алган. Ул  – Үзбәкстан сынлы сәнгатендә реалистик юнәлеш үсешенә өлеш кертүчеләрнең берсе. Күргәзмәдә аның «Кояш астында», Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгаларны хәтердә яңарткан «Яралылар янында кунакта» (1943) һ.б. картиналары урын алган.

 

Каракалпакстан рәссамы, милләте буенча татар Фәим Мадгазин (Саратов өлкәсендә туып үскән; әтисе кулаклыкта гаепләнеп репрессия корбаны булган, гаиләләре Урта Азия якларына сөрелгән) табигать күренешләрен, индустриаль пейзажлар, Амудәрья елгасын, суы нык кипкән Арал дигезен сурәтләүгә өстенлек биргән. Күргәзмәдә аның шул сериядәге «Диңгез юлы» картинасын күреп була.

 

 

УРМАНЧЕ, ТАКТАШ, ӘХМӘРОВ...

 

Зал түрендә татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе  – сынчы, график, рәссам-монументалист Бакый Урманче (1897-1990) иҗатына урын бирелгән. Биредәге хезмәтләреннән портретлар, «Йөзем җыю» (1958), «Каспийда балыкчы көймәләре» (1958) һ.б. картиналары, һәйкәл проектлары, «Әфәнде мәзәкләре» (Хуҗа Насретдин) китабы өчен иллюстрацияләр, акварель хезмәтләре һәм бронзадан коелган «Туганлык йөрәге. Агач уючы портреты» (1949), «Тау сәнәгате эшчесе», «Металлург» (1953) сыннарын телгә алырга кирәк.

 

Күргәзмә сәнгать белгече, рәссам, Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Үзбәкстан сәнгать академиясенең шәрәфле академигы Рафаил Такташның (1926-2008) да кайбер хезмәтләре белән таныштыра.

 

Рафаил Такташ  – шагыйрь Һади Такташның олы улы. Ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын, Ленинградның И.Е.Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган. Ташкентның Сәнгать белеме фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр вазифаларын башкарган. Күп вакытын ХХ гасыр Урта Азия сәнгатен өйрәнүгә багышлаган, 50 ел дәвамында «Звезда Востока» журналы белән хезмәттәшлек иткән, фәнни мәкаләләр, танылган рәссамнарның иҗаты турында монографияләр язган.

 

Экспозициядә рәссам-монументалист, тулы бер буын рәссамнарның остазы, Үзбәкстан ССРның халык рәссамы, Чыңгыз Әхмәров (1912-1995) иҗатына да игътибар бирелгән. Мәсәлән, ул 1960 елларда Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасының эчке бизәлеше белән шөгыльләнгән. Кызганыч ки, алар соңрак ремонт вакытында юк ителгән. Күргәзмәдә әлеге хезмәтләрнең эскизлары тәкъдим ителә.

 

«Смена» үзәгендә 14 июньгә кадәр эшләячәк күргәзмә инде яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты. Мондый мәдәни проектлар ике республика арасындагы дуслык җепләрен тагы да ныгыта.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи