Драма актрисасы Гөлсем Камскаяның тууына 125 ел тулды.

Гөлсем Сәйфулла кызы Камская (1901-1975).
ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Гөлсем Камскаяны искә алу 50 ел гомерен Татар дәүләт академия театрына багышлаган талантлы артистны зурлау гына түгел, киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен XX гасыр ил тарихын, миллионлаган җимерелгән язмышларны хәтердә яңарту ул.
1975 елның 8 декабре – Гөлсем Камская үлгән көн. «Без бүген татар театрының намусын күмәбез», дигән сүзләр яңгырый. Мондый бәя алыр өчен ничек яшәргә кирәк икән? Замандашлары аны тыйнак, ипле, аз сүзле кеше, дип искә ала. Бу гадилек артында нинди көч яшеренгәнен исә бүген хәтерләүчеләр күп түгелдер. Намуслы, гадел булып калыр өчен аңа бериш ир затларын да сындырырлык авыр йөк күтәрергә туры килә. Гөлсем апа хастаханәдә вафат була. Соңыннан табиб, туганнары янына чыгып, актрисаның йөрәге чамадан тыш таушалганын да әйтә…
Сынаулар Гөлсем Камская тормышында бер-бер артлы тезелеп килә. Аңа унике яшь чакта әнисе Гөлбәхәр үлеп китә. Атаклы Фатыйма Аитова мәктәбендә белем алып, юллама белән Барнаулга укытырга киткәч, инкыйлаб башлана, һәм унҗиде яшьлек кыз мең михнәт белән туган ягына кайтып егыла. Татар батальоны командиры урынбасары Әхмәт Сабитов белән гаилә корып яши генә башлыйлар, алты айдан ире һәлак булып, Гөлсемебез тол кала. Хәрби агитбригадаларның берсендә уйнагандадырмы, Камскаяны татар театрының атасы Габдулла Кариев күреп ала. Тамашадан соң сәхнә артына кереп, «Яучы карчыкны уйнаган артистыгызны күрсәтегез әле», дип танышырга тели. Каршына егерме яше дә тулмаган кыз килеп чыккач, Кариев шакката. Татар театрына нигез салган шәхестән мактау сүзләре ишеткәч, актрисаның иңнәренә канатлар үскән кебек була. Менә алар ире режиссер Гали Ильясов белән аның әти-әнисендә Әстерханда яши, театрда уйный. Әхсән абзыйны, «Улың белән киленең вакытны бушка уздырып, кәмит уйнап йөри», дип берәрсе котырткан булса кирәк, беркөнне бу хакта җитди сөйләшүдән соң Гали белән Гөлсем өйдән чыгып китә. Алар Мәскәү каласына барып чыга, андагы Татар эшче театрында иҗат итә,
Урал, Себер, Казахстан, Оренбургта гастрольләрдә йөри. Кызлары Чулпан Әстерхандагы әбиләрендә калган чак. Олылар күрмәгәндә карбыз төше ашап, эчәгесе борылудан үлә. Актрисаның сәхнәгә чыгар мизгеле җитеп килә. Кулында исә телеграмма. «Чулпан йолдызыбыз сүнде», – дигән сүзләр сырланган анда…
Мәскәүдә эшчеләр театры ябылгач, Казаныбызга кайтып академия театрында иҗат итә башлыйлар. Әмма бу шатлык та озакка бармый: 1937 елда режиссер Гали Ильясовны «халык дошманы» дип кулга алалар. Ул вакытта улы Дилүскә – унбиш, Әсфәнгә ике яшь.
Фатирларын конфискацияләп, урамга куып чыгаргач та, алар яшәгән «күгәрчен оясына» милиция башлыгын кертеп урнаштыргач та сыгылмый Гөлсем. Фатирлары яныннан үтеп йөргәндә бәгыре телгәләнсә дә, сиздерми. Нахакка рәнҗетелгән артистлар фатиры яңа хуҗасына бәхет китерми – беркөнне аны люстра элмәгенә асылынган килеш табалар…
Дилүсен – колониягә, Әсфәнен балалар йортына җибәреп, үзен «халык дошманы хатыны» дип 9 айга төрмәгә утырткач та балалары хакына аек акылын югалтмас өчен бөтен көчен куя ул. Юкса үзе кебек бичаралар белән шыплап тулган тынчу камерада акылдан язуы бик җиңел. Шөкер, Дилүс белән Әсфәнне Гөлсемнең бертуганы Газизә Ишмаева үзенә ала. Балаларын күрергә дип ашкынып, төрмә бусагасын атлап чыкканда, хатын, тәрәзә пыяласында чагылышын күреп, үзен танымый: чәчләре ап-акка әйләнгән ләбаса! 38 яшендә!
Бериш актрисаларның, хәзер карчыкларны уйнар өчен сиңа парик киеп тору кирәкми, дип кимсетүләренә дә тешләрен кысып түзә. Дирекциянең адәм күтәрмәстәй эш өеп, техник хезмәткәргә түләнгән кадәр хезмәт хакы бирүләренә дә дәшми.
Ике бала белән бер почмактан икенчесенә күчеп йөри-йөри тәмам гаҗиз булгач, театрның директорына керергә батырчылык итә – тагын мыскыллап чыгаралар. Алханов атлы бәндәнең, «Халык дошманы балаларына ярдәм итә алмыйм, миңа бу адымга барырга партия кушмый», дип кесәсеннән кызыл катыргы чыгарып селкегәнен сүзсез күзәтеп тора да, хәлсезләнеп, диварга тотына-тотына гримеркасына атлый. Ул көнне аңа «Хуҗа Насретдин» комедиясендә Сәхиләне уйныйсы була... Алханов та үз җәзасын алмый калмый – актрисалар белән типтерүенә чыдый алмыйча, хатыны, башы китеп, трамвай астына барып керә, үзе исә картаймыш көнендә бер театрда янгынга каршы хезмәт күрсәтүче булып эшли. Җир йөзендәге янгын ни ул?! Алда әле аны тәмуг утлары көткәндер…
Баһадир улы Дилүсе Бөек Ватан сугышы фронтына киткәч тә сыгылмаска тырышып түзә, янында Әсфәне бар, сер бирергә ярамый.
Кара төн урталарында бандит бандалары котырган вакытта урамда кизү торуларга да, кар ташып түгү, урман кисү, иген игү, сырхаулар карауга да түзә, Дилүсе гынә исән-сау әйләнеп кайтсын, Әсфәне генә янында булсын һәм яраткан театрыннан аермасыннар.
Гөлсем Камская – төп рольләрдә сәхнәгә сирәк чыгып, башлыча эпизодик рольләр башкарса да, татар театры тарихында калган талантлы актриса. Аның бер сүз әйтмичә сәхнәгә чыгып керүе генә дә шундый тәэсирле була ки, шул чор сәнгать белгечләре, мәсәлән, Халит Кумысников һ.б. актрисаны зурлап телгә ала. Таҗи Гыйззәтнең «Шомлы көннәр»ендә Гөлниса, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Сәхилә, шул ук авторның «Зифа»сында Кәләмзә, Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендә Сабира, Мольерның «Тартюф»ында мадам Пернель, Александр Островскийның «Яшенле яңгыр»ында акылдан язган байбичә, Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет»ендә Мәгъри карчык... – 50 ел буена башкарган рольләрен санап бетерерлекме соң?!
Әйе, сәхнәдә баш рольләрдә уйнамый Гөлсем. Әмма язмыш аңа бүтән рольне билгеләп куйган. Ул – Татарстанның халык артисты, шулай ук академия театрында кызыклы образлары белән тамашачыны сокландырган Дилүс Ильясовның әнисе. Дилүс «Галиябану»да Хәлилне, «Ак калфак»та Бакыйны, «Диләфрүзгә дүрт кияү» тамашасында Галимне, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Искәндәрне һәм тагын бик күп рольләр башкара. Улы Әсфән озак еллар радиода режиссер булып эшли. Ул төшергән тапшырулар радионың алтын фондында саклана. Һәм гаиләсе турында истәлекләр яза. Ни кызганыч, алар китап булып басылмый кала.
Нишләп ире Гали Ильясов турында һаман язмыйм соң әле? Аны атып үтергәннәрме? Исән-имин котылганмы? Чынлыкта, болай да күпне күргән Гөлсем апаны кызганудан булса кирәк, тормышындагы иң тетрәндергеч мизгелне мөмкин кадәр кичектерәсе килә. Ә бәлки аны бөтенләй әйтми калыргадыр? Юк, ярамый. Имгәтелгән, каерылган язмышлар, челпәрәмә килгән гаиләләр турында чын дөресен әйтү кирәк. Гали Ильясовның 20 ел гомере ерак Норильскида уза, котып салкыннары аның җанын-тәнен өшетә. Менә кайта, чирек гасырга сузылган тәмуг газабыдай ачы аерылышуга чик куела, дигәндә Гөлсемнең тормыш күген гүя тагын аяз көнне яшен суга. Кайта ире, тик башкага өйләнеп…
Ике якта – ике бәхетсез. Көтеп-көтеп тә морадына ирешә алмаган хатын һәм уллары белән якын итеп сөйләшү бәхетеннән мәхрүм ир. Һәм аларныкына охшаш язмышлар миллионнар белән исәпләнә.
Ахырдан улы Әсфәннең әнисе турында язган җылы сүзләрен китермичә мөмкин түгел: «Өлкәнәеп беткәч тә хәтеремә кайтып, шул елларны уйлап куям: әгәр дә әнинең җан җылысы булмаса, нишләр идем соң, ә? Ихтимал, әтисезлектәге үксезлек хисе, төпсез бер түбәнсенү тойгысы мине тәмам таптап, изеп киткән булыр иде. Әти юклыгы бер хәер, анысы, ә менә аның нигә юклыгын аңлаудан, аңлатудан гаҗиз булуы аерата яман иде шул. Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә балаларын җитәкләп барган ата кешеләргә каравы бетерә торган иде... Әни менә шушы «юклыкны» үз җан җылысы белән тутырып яшәтә белгән дә инде. Шуңа күрә әтинең фотосурәтенә карап утырганда, ул һич тә җәһәннәмдәге Норильскида түгел, ә янәшәбездә генәдер шикелле тоела иде. Әнкәебезгә карап, мин явызлыкның, яманлык, көнләшү, чагуның кеше язмышы белән ни дәрәҗәдә идарә итү ихтималын аңладым...»
Яки тагын бер өзек: «Вакыты-вакыты белән куаныч, шатлык чаткылары сирпелеп куйган зур күзләр, зур булса да, ябык яңаклы баш, чал чәч, нечкә муен, тире белән сөяктән диярлек торган арык тән, мәшәкать өстенә мәшәкать анда-санда йөгерткән аяклар – менә бу безнең әнкәебез була инде. Тик аның күңеле бай, рухы көчле иде. Ул аларны каян алган, тапкан икән соң? Әби аңа: “Изге сөяк бит син, кызым, изге сөяк. Син кешеләргә күп җылылык бирәсең, ә үзеңә...” – ди торган булган. Мин бу хакта еш уйлана идем. Кешеләргә хезмәт итү... Ә үзеңә, шәхси тормышыңа ни кала соң? Бөтен барлыгын балаларына багышлау – бәлки ул күзгә күренмәс, капшап булмас бәхет нәкъ менә шулдыр? Юк, мөмкин түгел! Якты дөньяга килгән икән, адәм баласы үзе өчен дә яшәргә хаклыдыр, шулай итәргә тиештер дә әле ул. Юк шул, әни болай итә белмәде, ул моңа ымсынмады, омтылмады да бугай. Әнинең менә шушы – башкалар хакына үз-үзен корбан итүе өчен нинди генә рәхмәтләр әйтеп бетермәк кирәк?! Әниләр кабул кылырдай андый бәһа юктыр да ул, юктыр. Бер генә нәрсә бар: аларны онытмау, кайта-кайта хәтергә алу...»
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала