Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы:

– Бүген 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихын төрле яктан бәяләгәндә, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы тарихи факт булып кына түгел, ә әхлакый үлчәү кебек бәяләнергә тиеш, дип саныйм. Ни өчен мондый бәяләмә безнең өчен бүген аерата мөһим? Чөнки ул әсирлек газабы, курку хисе һәм пропаганда нәтиҗәләре кешене марионеткага (курчакка) әйләндерә дигән ялган карашны җимерә.
Сугыш елларында дошман тарафыннан Ватаннарына каршы көрәшү өчен төзелгән легионнарда йөзләгән кеше гаҗәеп каршылыклы, фаҗигале хәлдә калган – формаль рәвештә, башка гаскәр униформасын кигәнсең икән, син сатлыкҗан, хыянәтче. Ә икенче яктаң карасаң, син коралны шул шартларда да дошманга каршы күтәреп, Ватаныңа тугрылык саклап кала аласың.
Өч фактны искә төшерәм.
Беренчедән, инде 1942 елның декабрендә «Идел-Урал» легионында (легион 1942 елның августында төзелә башлый) беренче яшерен төркем ачыклана – кызганычка, аның эшчәнлеге турында ышанычлы мәгълүмат сакланмаган.
Икенчедән, нацистлар тарафыннан төзелгән Көнчыгыш легионнары системасында бары тик «Идел-Урал» легионында җәлилчеләр кебек яшерен эшне киң җәелдереп җибәргән төркем оештырылган булган!
Өченчедән, «Идел-Урал» легионының беренче төзелгән 825 нче батальоны 1943 елның февралендә Белоруссиягә җибәрелә һәм урынга барып җиткәч шунда ук диярлек партизаннар белән элемтәгә керә, баш күтәрә – нәтиҗәдә, легионерларның күпчелеге партизаннар ягына күчә. Бу легиондагы яшерен төркем эшчәнлеге нәтиҗәсе булган, һичшиксез – алманнар тикшеренү уздырганнан соң бу баш күтәрүдә «аерым зыялы татарларны» гаепләгән.
Ни өчен мин бу фактларны махсус искә алам? Чөнки алар хәтта тулы контроль һәм коточкыч шартлар астында да ирек һәм Ватан өчен көрәш мөмкинлеге барлыгын исбатлый. Без бүген еш кына «шартлар» әсирлегенә эләгәбез, дәшми калабыз, җайлашабыз... Киңрәк алсак, ни гаҗәп, бүген дә Җәлил һәм аның иптәшләре шундый «җайлашуга» үз бәясен бирә: шартлар синең формаңны, исемеңне, хәрәкәт итү мөмкинлеген тартып алырга мөмкин, ләкин синең эчке ирегеңә һәм тугрылыгыңа алар кагыла алмый.
Җәлилчеләр батырлыгы – актив горурлык фәлсәфәсе. Алар чарасыз өметсезлеккә бирелмәгән, килеп коткарганнарын көтмәгән, гәрчә әсирлек шартларында каршылык мөмкин түгел дип тоелса да, бирешмәгән, оешкан рәвештә дошманга каршылык күрсәткән, ахырга кадәр Ватанга тугры калган.
Батырлыкның тагын бер ягы – җаваплылык. Яшерен төркемдә һәркем бер-берсе белән бәйләнгән. Җәлил-Кормаш төркеме әгъзалары чын батырлык хезмәттәшлек, бер-береңә ышану, таяну, ярдәм итү аша гына мөмкин икәнен күрсәтә. Әйе, дистәләгән кеше куркыныч астында була, ләкин меңләгән легионерның намусы сакланып кала, әйткәнемчә, легионерларның бер өлеше партизаннар ягына күчә.
Ниһаять, Җәлилнең шагыйрь булуы да бик әһәмиятле. Аның коралы – сүз, һәм ул үлем җәзасын көткәндә дә көрәшен туктатмаган. Һәм бүген дә ул безгә үткәннәрдән киңәш бирә шикелле: төрмә камерасында да каршылык, хакыйкать, өмет, тугрылык, матурлык исән кала ала. Бүгенге күзлектән караганда, Җәлил батырлыгының фәлсәфәсе гади: үз-үзеңә хыянәт итүне аклый торган бернинди дә шарт юк. Син кеше икәнсең, бернинди шартлар синнән көчлерәк була алмый!..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала