Салам түбәле кечкенә каравыл йортының тышы нинди булса, эче дә әллә ни түгел иде: ишектән кергәч тә сул якта акшарланмаган мич, мич янында сәке, каршы як стена буенда ике эскәмия. Бөтен җиһазы шул.
Мич алдында салам өеме. Какча гәүдәле, озын гына буйлы яшь хатын шул өемнән учлап салам ала да, аны бөтереп урталай бөгә һәм мичкә ыргыта. Салам шунда ук гөлт итеп кабынып китә. Хатынның йөзе яктырып ала, ләкин салам бик тиз янып бетү сәбәпле, өй эче тагын ярым караңгылык эчендә кала. Хатын кул арты белән маңгаен сыпырып куя, тагын салам алып, аны бөтерә һәм мичкә ташлый.
Сәкедә, бишмәтен дә салмаган килеш, бишалты яшьләр тирәсендәге кыз утыра. Морҗада җил улый, идән астында ач тычканнар кыштырдый, тышта буран котыра. Күңелгә шом салучы моңнар. Кыз, каядыр өскә карап, нәрсәдер күзәтә һәм, табигать авазларына кушылып, үзалдына сөйләнә:
– Әй, күбәләк, нигә уяндың әле син? Өч көн җылы булгач та, яз икән дип уйладыңмы? Кил әле, җылытыйм, кил... – Кинәт, куркынып, кулларын алга суза: – Кая очасың? Барма анда!.. Их, эләкте дә инде... Әни, күбәләкне коткарыйк, ул бит матур…
– Ни сөйлисең син, бу вакытта нинди күбәләк? – ди әнисе, эшеннән аерылмыйча гына.
– Әнә бит! Иреккә чыгарга уйлагандыр, тәрәзәгә таба оча иде, үрмәкүч җепләренә буталды. Алып бир әле миңа, әни.
Әнисе, тәрәзә ягына ялт кына борылып алды да:
– Әй, тапкансың кайгырыр нәрсә, – диде. – Коткарып булмый инде аны, алай да үлә, болай да.
Тышта җил ыжгыра, тәрәзәгә җепшек кар бөртекләре килеп-килеп сылана. Шыксыз көнне шыксыз төн алыштырырга җыена. Нәкъ шундый төннәрдә фермага бүреләр килүчән, бүген аеруча сизгерлек кирәк булачак.
Әмма Тәзкирәнең уйлары ферма сарыкларында түгел иде. Күңелен нәрсәдер тырный, күкрәген нәрсәдер кыса иде аның. Нәрсә соң, нигә шулкадәр кәефе юк? Эшкә китәр алдыннан булган хәлләр шулай тәэсир иттеме? Абыйсы, аның сәкедә яткан шәлен күреп: «Нигә монда ята бу, элгеч нәрсә өчен?» – дип кычкырды. Эш шәлдә түгел иде, билгеле. Тәзкирә белә аның нигә кычкырганын, нәрсәгә төрттергәнен, шуңа күрә дәшми дә. Абыйсы шундый булгач, киленгә ни кала, анысы турыга бәрә. Бүген дә, һәрвакыттагыча, чәнчергә онытмады: «Уйнаштан туганыңны өйдә калдырма, без карарга тиеш түгел аны». Әнисе боларның барысына да эчтән көя, билгеле, ләкин кызын яклап бер сүз дә әйтә алмый, һәрнәрсәгә тешен кысып түзәргә күнеккән... Ләкин болар бит көн дә кабатланып торган хәлләр. Нәрсәсе бүген көндәгечә булмады соң?.. Тукта, менә бит: «Уйнаштан туган». Моңарчы бу сүз юк иде бит әле. Кагалар-сугалар, ләкин болай ук маңгайга терәп атканнары юк иде, кинаяләр генә иде.
Яшьлек хыялларының киңлеге, чиксезлеге алдында бу тормыш шундый тар, кысан булып чыкты... Балачагында аның алсу төстәге пыяласы бар иде. Тирә-ягына шул пыяла аша карарга ярата иде ул. Дөнья шундый гүзәл, мәрхәмәтле иде. Бервакыт аның әлеге пыяласын тупас рәвештә тартып алдылар. Тартып алганда кулын кистеләр, йөрәген канаттылар…
Тәзкирә, борылып, кызына карады. Бу карашта кызын да, үзен дә кызгану хисе иде. Шул ук вакытта бер генә секундка кызына карата ниндидер начар тойгы кузгалып куйды. Ул арада мичтәге ут сүнде, өй эчен караңгылык басты…
Чү! Нинди тавышлар анда? Кемнәрдер кар шыгырдатып сарайга таба үткәндәй булды. Бераздан сарыклар бәэлдәшкән, тупырдашып йөгерешкән шикелле тоелды. Бүре килдеме әллә?
Тәзкирә кадакта эленеп торган бишмәтен алып киде, почмакка сөялгән сәнәкне алды һәм тышка чыкты. Җылы мич яныннан соң аны салкын җил куырып алды. Җилкәсенә төшкән шәлен башына күтәреп, ияк астыннан тотты һәм, җилгә каршы иелә биреп, сарайга таба атлап китте.
Ярым караңгы сарай эчендә ышык, җылы иде. Сарыклар тегендә-монда йөгергәләп алды да, куркыныч юклыгын аңлап, тындылар, янә утлыклары янына җыелдылар. Аларның керткерт печән кимерүен исәпкә алмаганда, сарай тыптын булып калды.
Шулчак кыекта ниндидер хәрәкәт сизелгәндәй тоелды. Хатын-кыз тавышы, пышылдап кына: «Кемдер кердеме?» – дип сорады. Беразга гына тынлык урнашты. Шуннан соң ират тавышы: «Юк ла! Безнең кыштырдаудан курыкканнардыр, бигрәк кызусың бит», – диде. «Бүген синең Тәзкирәң кизүме әле?» – дип сорады янә кыз. «Нишләп минеке булсын ул, минем хатыным бар». «Баласы булмагач нинди хатын инде, ә Тәзкирәдән кызың бар». «Күп сөйләнә башладың әле син», – диде ир. Печән кыштырдау булып алды. Кыз, тыны кысылып, ыңгырашып куйды. Тәзкирәнең башына кан бәрде. Үзүзен белештермичә, капканы шап итеп япты да, тышка чыгып йөгерде…
Шуннан соңгы вакыйгаларны ул төшендә күргән кебек кенә хәтерли. Нинди хәлләр эчендә кайный соң ул? Кызын кая алып бара? Кая ташлады аны? Кем шулай ачыргаланып кычкырды? Ут бөркелдеме йөзенә, кайнар су чәчрәдеме? Нинди энәләр аның йөрәгенә килепкилеп кадала? Бу җәһәннәм буталчыгыннан чыгу юлы кайда?..
Аның төшен ниндидер тавышлар бүлде. Тышта кемнәрдер кычкыра, шаулаша иде. Ул сәкедә утыра. Өстендә бишмәт, башындагы шәл җилкәсенә төшкән, чәчләре тузган. Ә кызы кайда? Юк, ул әле уянмагандыр, бу әле төшнең дәвамы гынадыр. Тыштагы тавышлар куркыныч иде. Кызы кайда соң? Ул, тавышларны ишетмәс өчен, куллары белән колакларын каплады һәм, бөгәрләнеп, сәкегә ауды.
Сарай ишеге ябылган тавышка дертләп китеп, Гариф белән Сәкинә торып утырдылар. Бер-берсенә карашып алдылар, тыңлап тордылар. «Кемдер бармы, җил йөриме?» – диде кыз, пышылдап кына. Гариф: «Кем бар анда, саклан, печән төшерәм!» – дип кычкырды. Торып, сәнәген алды һәм аска печән ыргытты. Сарыкларның печәнгә килеп ябырылуыннан башка тавыш ишетелмәде.
– Бервакыт нәкъ шушындый печәнлектә немецлардан качып яткан идек, – дип, нәрсәдер сөйли башлаган иде Гариф, Сәкинә аны бүлеп:
– Анда да берәр кыз белән идеңме? – дип сорады.
– Сиңа хәбәр сөйләгән мин дурак... – диде ир. – Ярый, кайтырга вакыттыр. Бар, син китә тор, минем әле печән төшерәсем бар.
Кыз, торып, киеменә ябышкан печән бөртекләрен каккалап төшерде, асларына җәелгән бишмәтен алып киде һәм баскыч буйлап төшеп китте. Күп тә үтми ул тыны бетеп яңадан килеп керде. Өрәк күргәндәй курыккан иде.
– Анда, анда!.. Гариф, төш әле, – диде. – Кое эчендә ниндидер тавыш, кемдер бар анда. Чыгарыгыз мине, ди.
Гариф, «нәрсә генә ишетелми бу хатын-кыз колагына», дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә төште. Шулай да сөяркәсен кое яныннан үткәреп җибәрергә булды. Чыннан да, коега якынлашу белән, аннан елау катыш калтыравык тавыш ишетелде:
– Чыгарыгыз мине моннан. Әнием мине коега салды. Коткарыгыз мине, мин туңам, куркам, монда караңгы…
Гариф, йөгереп килеп, кое авызына капланды. Эшне шунда ук аңлап алып, Сәкинәгә:
– Бар, йөгер, ирләрне чакыр! Тизрәк! – дип боерды. Яңадан коега иелеп:
– Кызым, әз генә түз, яме, хәзер чыгарырбыз, – дип, кызны тынычландырырга, аңа нәрсәләрдер сөйләргә тотынды.
Авылдан бер-бер артлы өч-дүрт ир килеп тә җитте. Гарифны чиләккә бастырып төшерә дә башладылар. Бераздан кое төбеннән: «Әкренрәк, булды!» – дигән яңгыравык тавыш ишетелде. Кызны эләктереп алу белән: «Күтәр!» – дип кычкырды. Кое чыгыры, авыр йөктән ыңгырашып, әкрен генә урала башлады. Менә инде ярты юл да үтелде. Кызның юеш киеменнән аккан су чаң-чоң кое төбенә төшеп бәрелә иде. Шулчак кыз: «Әй, бияләем калды бит!» – диде дә, Гарифтан кинәт этәрелеп, кире төшеп китте. «Нигә җиңеләйде?» – диделәр өстән. «Инәсен!.. – дип сүгенеп алды ир. – Төшер кабат!» Яңадан төшерделәр. Гариф капшый-капшый кызын су төбеннән табып алды... Кыз инде җансыз иде…
Сугышка кадәр кияүгә чыгып өлгермәгән кызларның өметләре акланмады. Алар уйлый иде: менә егетләр кайтыр, берәрсе белән гаилә корып җибәрербез, өебез балалар белән тулыр... Бу хыяллар гап-гади математика кануннарына бәрелеп челпәрәмә килде: авылның унҗиде җиткән кызына, кулсыз-аяксызларын да санап, җиде егет кайтты. Аларның да кайткан берен тол хатыннар чүпли торды. Бу уңайдан хәтта җыр чыкты: «Җилли җирек, җилли җирек, Бирми каенга ирек. Ирсез хатыннар күбәйде, Бирми кызларга ирек».
Көтмәгәндә соңгы егет, Гариф кайтып төште. Кул-аягы исән, мыек үстереп җибәргән, ике кулында ике чемодан. Сугыштан түгел, шәһәр базарыннан кайтып килә диярсең. Ул кайткан көнне унҗиде кызның уналтысы авызын ачты да, кичкә кадәр ябарга онытып йөрде. Авызын ачмаганы Тәзкирә генә иде, чөнки ул белә, мондый егет асылы барыбер аңа эләкмәячәк.
Сугышка кадәр егетне белеп бетермәгәннәрме, сугыш аны шулай үзгәрткәнме: ул бөтенләй башка кешегә әйләнеп кайткан иде. Тәүге күрүдә аны хәтта әнисе дә танымый торган икән, дип сөйләделәр. Анысы инде шырттырудыр, кеше ни сөйләмәс.
Урман ышыгында урнашкан кечкенә авылның тымызык һавасы хәрәкәткә килде, авылга җан керде. Кызларның күзләре яна, йөрәкләре арандагы гайрәтле тай шикелле шашынып тибә иде. Кичке уенга кияр өчен Гариф алып кайткан материяләрдән күлмәкләр тегелде. Исле сабын булмау сәбәпле, тәнне хуш исле чәчәкләр белән ышку модага кереп китте. Авыл тирәсендә чәчәк беткәч, урманга барып җыя башладылар. Мунчада үлән төнәтмәләре белән коеналар иде. Чөнки Гариф алдында оят: ул әллә нинди ислемайлар сөртенеп чыга да, кызларның һушын ала. Аның янына якынрак барып, хуш исләрен үзләренә сеңдерергә тырышалар, башлары әйләнеп китә иде. Өстәвенә җырлап та җибәрсә егет, тәгәри дә китә инде кызларың. Барысының күңелендә бер сорау: кемне сайлар?
Ә Гариф үз бәясен белеп кенә йөри әле. Ул, башкалар хәленә кереп тормыйча (анда керсәң, чыгуы кыен), үз кубызын тарта, үз җырын җырлый торган кеше иде. Ул сине аңламый дип әйтү дөрес булмас, аңламаганга салыша. Чөнки сугыш шулай өйрәтте: анда барын да аңласаң, барысының да хәленә керә башласаң, бер көн эчендә акылдан язарга була иде. Алай да ул масаючан түгел: ачык күңелле, кешеләр белән иркен аралаша. Күбрәк кызлар янында булырга, алар белән шаярырга, аларга төрле кызыклар сөйләргә ярата. Кыскасы, кызларның күңелен күрүдән үзе дә тәм таба иде.
Ләкин хатын-кыз назына сусап кайткан егет иректә озак йөри алмады. Сугыш алдыннан гына кияүгә чыгып, сугышның беренче көннәрендә үк иренең үле хәбәрен алган чибәр дә, өстәвенә чая да хатын, Гаян, егетнең башын әйләндереп тә өлгерде, ялгызы гына тормыш көтеп яткан өенең иң түренә кертеп тә утыртты. Шулай итеп, Гаян апалары, сугыш елларының бөтен изүен, кайгы-хәсрәтен бергә кичергән дусларын төпсез чанага утыртып калдырды да, үзе кыңгыраулы атларда бәхет иленә элдерде.
Ә табигать үзенекен йолкып булса да алырга тырыша бит ул, ир-ат җитми дип тормый. Башка кызларның да яшьлеге бер генә, аларның да гомере кабатланмаячак бит. Картайганчы шулай нәрсәдер көтеп утырырлармы? Каядыр чыгып китәр идең, колхоз җибәрми. Хәер, читтә дә шул ук хәлләрдер, кем сине кайда көтеп утыра?.. Ә Гарифның Гаян белән хыялдагыча ук барып чыкмады. Сугыш елларында авыр эш белән өзлегүнең сәламеме, хатынның баласы булмаячак икән. Европаларны гизеп, андагы ирекле хатынкызны күреп кайткан Гариф авыл кызларын жәлли иде…
Тәзкирәне Гариф башка кызлардан аермый иде әле. Колгадай озын буй, күкрәкләре кием астыннан беленми дә. Кара тутлы йөзе фонында кара чәч белән кара кашлары да бик кычкырып тормый. Унике яшьтән чалгы селти, көлтә бәйли башлау галәмәтеме: нәзек аяклары җайдакныкыдай кәкре, ике якка аерып басарга гадәтләнгән…
Гариф ел саен җәй ферма сыерларын көтә иде. Июнь башлары. Көн үзәге җитүгә, һәрвакыттагыча, көтүне урман буендагы инешкә төшерде. Сыерлар инде ашапэчеп туйган, кайсысы кайда көйшәп яталар. Гариф чишмә янындагы карт имән күләгәсендә учак ягып җибәргән, солдат котелогында су кайнатырга куйган.
Бер төркем кыз кырда иген утый иде. Алар, шаулашып-көлешеп, Гариф янына килделәр. Кулларында кырдан җыйган кымызлыктыр, кукыдыр, балтыргандыр.
– Гариф абый, чәйгә чакырмассыңмы, без сине кымызлык белән сыйлар идек, – диде кызларның терерәге Сания.
– Әйдүк, кызлар, әйдүк! Хәзер кайнап чыга, – диде ир, кояштай балкып китеп.
– Берәр сыерны да савып алсак, ничек булыр икән?
– Урман эченә кертеп саусагыз гына инде. Персидәтел күрсә, башыбыз төрмәдә чери бит.
– Нигә, без әле кемгә эшләп йөрибез, үзебезгәмени?
– Анысына карыймы алар, сыерлар бит ферманыкы.
– Әнә, бер сыер үзе кереп бара, рәхмәт төшкере, – диде кыз. – Гариф абый, кружкаңны биреп тормассыңмы.
– Әнә, ал. Тик, кара аны, мин күрмәдем.
Кызлар түгәрәк ясап утыргач, мәтрүшкә исен аңкытып, чәй дә килде. Кесәләреннән сохаримы, кара ипи кисәгеме чыгарып, тамак ялгый башладылар. Шунда Гариф Тәзкирәгә игътибар итте. Башкалардан нык аерыла икән бит бу кыз... Әйтерсең ул башка планетадан, бу авылга очраклы гына килеп эләккән. Әйтерсең үзенең кем икәнен дә, бу кызлар арасында нәрсә эшләп йөрүен дә аңламый. Ахирәтләре кебек кычкырып көлми дә, бик кызык җирдә елмаеп кына куя. Аз сүзле, йомык, кыргыйрак, кешеләрдән читләшкән, курыккан кебегрәк. Дөньяга ниндидер тирән кое төбеннән сагаеп кына карый шикелле. Хәтта үзенең яшәргә хокукы барлыгына да ышанып бетми бугай. Аны бу коедан тартып аласы, яктыга чыгарасы, ниндидер шатлыклар, куанычлар бүләк итәсе килә иде…
– Гариф абый, сугышта булган берәр хәлне сөйлә әле, – диде кызлардан берсе.
– Их, кызлар! Анда күргәннәрне онытыр өчен мин хәзер нәрсә генә бирмәс идем. Сезнең ул турыда белмәвегез яхшырак... Хәер... Сез уйлыйсыздыр, сугыш булгач, гел атышып кына йөриләр икән дип. Юк. Һөҗүм итеп күпмедер алга китәсең дә, шуннан айлар буе тыныч кына окопларда, блиндажларда яшисең. Җайлы туры килсә, урман эчендә. Шундый чакларда гәзитләр, хатлар килә, үзең хатлар язасың, юынып, чистарынып аласың. Анекдотлар сөйләнә. Менә, искә төште. Бер солдат: «Кара әле, Санияне тыйнак кызга санап, хөрмәт итә идем мин», – ди. «Ә ни булган аңа?» – ди икенчесе. «Окоп алдына ята да, каһәр, көн саен өч-дүрт немецка күз кыса. Җитмәсә әле, винтовкасының оптик приборы аркылы», – ди иптәше.
Кызлар, Саниягә таба борылып, көлешә генә башлаган иде, Гариф:
– Хисам килә! Сөтегезне эчеп куегыз я түгегез! – диде.
Кружканы бер-берсенә биреп, өч кыз сөтне эчеп бетерде дә, савытка чәй коеп утырттылар. Җигелгән атта бригадир Хисами килеп туктады. Агач аягы – тарантас эчендә, исәнен салындырып утырган.
– Йә, күпме ял итәргә була! Кузгалдык! Бүген шушы кырны бетерергә! – диде кызларга, тарантасыннан төшми генә.
– Абый, яңа гына утырдык бит әле, – диде теге Сания исемлесе.
– Беләм мин кайчан утырганыгызны. Күрми диләр бугай.
Кызлар теләр-теләмәс кенә күтәрелә башлады. Хисами:
– Гариф, әйдә әле, утыр, эш бар. Тәзкирә, сыерлар белән син каласың.
Сыерлар инде торып, кайсысы кайда тарала башлаган иде. Аларны бер тирәдә туплап тоту өчен, Гарифка вакытвакыт чыбыркы шартлатып алу да җитә иде дә бит. Ул китү белән маллар йомшаклыкны тиз сизеп алды, Тәзкирәгә һәр сыер артыннан йөгерергә туры килде…
Гариф килеп җиткәндә, кыз инде тәмам хәлдән тайган иде. Көтүне алып кайтыр вакыт та җиткән. Икәүләп, урман эчендәге сыерларны аланга чыгара башладылар. Барысы да инде чыккан кебек булгач, санап карадылар. «Бер сыер җитми», – диде Гариф. Тагын урман эченә кереп киттеләр. Менә алар уйсулыкка төште. Монда агачлар сирәгрәк иде, куе үлән үсеп киткән. Уйсулык төбенә җитүгә, ир, туктап, кызга таба борылды. Бер генә мизгел аның күзләренә карап торды һәм сүзсезнисез генә кызны кочагына алды. Кыз моны көткән иде, моңа әзер иде, чөнки, аның исәбе буенча, урманнан бөтен сыерлар да чыккан иде инде. Тәзкирә бернинди каршылык күрсәтмәде: уйсулык төбендә, гаять зур чәчәкнең таҗлары ачылып киткәндәй, үләннәр төрле якка ауды…
Ахыры бар
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала