Тарихи мирас Уку өчен 6 минут

Гагаринны Галәмгә әзерләгән татар

Гагаринны Галәмгә әзерләгән татар

Байтак еллар якташыбыз Рөстәм (Үзбәк) Исмәгыйль улы Үтәмешевнең исеме билгеле сәбәпләр буенча сер булып кала бирде. Шуңа да аның исеме тар даирәдә – галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре арасында гына хөрмәт белән искә алына иде. Әле шушы арада гына «Татарстан яңа гасыр» телеканалында космонавтика көненә багышланган тапшыруларның берсендә татарлардан Галәм киңлекләрен өйрәнүдә өлеш керткәннәрне санаганда, аны телгә алучы булмады. Роальд Зиннуров, Рәшит Сүняев кебек абруйлы галимнәр, дистәдән артык очучылар, космонавтлар төркемендә күнегүләр ясаган затларның исем-фамилияләре аталса да, аны оныттылар.

 

Кем соң ул Рөстәм Үтәмешев? Совет фәне һәм космонавтикасы тарихында нинди эз калдырган? Сүз Галәмне өйрәнүдә әйдәп баручы академиклар С.Королев, А.Благонравов, В.Парин, А.Богомоловлар белән иңгә-иң куеп эшләгән галим, космик медицина өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып барган инженер-конструктор, оештыручы һәм җитәкче сәләтенә ия булган милләттәшебез Рөстәм Үтәмешев турында. Ул – гаять гыйбрәтле һәм данлы тормыш юлы үткән шәхес.

Рөстәм ага Чыгышы белән Кукмара ягының Мәчкәрә авылыннан. Нәсел шәҗәрәсе Казан ханы Үтәмешгәрәйгә барып тоташа. Бу хакта галим үзенең бабалары, тормыш юлы турында язганда искә алып китә. Казан һәм Кырым ханнарының нәселләрен дәвам итүчеләр буларак, Исмәгыйль ага һәм аның җәмәгате Зөбәйдә ханым газиз балаларына да хикмәтле исемнәр кушканнар. Кызлары тугач, аны татарда сирәк очрый торган «Түрфәндә», ә улларын «Үзбәк» дип атаганнар.

Үтәмешевләр гаиләсе: гаилә башлыгы Исмәгыйль Гали улы Үтәмешев, хатыны Зөбәйдә Мөхәммәтҗан кызы, Түрфәндә һәм Рөстәм (Үзбәк)

Элеккеге чорлардан бирле, Үтәмешевләр Мәчкәрәдә мәдрәсә (1758 елда ачылган), тирә-юнь авылларда мәктәпләр ачканнар, мәчетләр төзеткәннәр һәм аларның чыгымнарын үз өсләренә алганнар. Тәрбияви юнәлештә укытуы белән танылган атаклы Мәчкәрә мәдрәсәсендә милләтебезнең күренекле шәхесләре Габденнасыйр Курсави, Хөсәен Әмирхан, Ш.Мәрҗанинең бабалары белем алган. Галим һәм язучы Адлер Тимергалинның мәгълүматларына караганда, ике катлы кирпеч мәчетне – ошбу карьянең беренче мәчетен 1791 елда үз хисабына беренче гильдия сәүдәгәр Габдулла бин Габделсәлам бин Үтәмеш төзеткән. Аның улы Муса Үтәмешев, икенче мәхәллә оешкач, агач мәчет салдырган. М.Үтәмешевнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, мәҗүси удмуртлар күпләп мәселманлыкка күченгән. Мусаның эшен улы Исхак Үтәмешев дәвам итеп, бер катлы кирпеч мәчет бинасы төзетә һәм Аллаһ йортына 7 мең сум акчасын васыять итеп тә калдыра. Сәүдә һәм сәнәгать белән шөгыльләнгән Үтәмешевләр оештырган ширкәтләр Казан белән генә чикләнмәгән, алар Уфа, Оренбург, Себер якларында да эш йөрткән.

Булачак галимнең атасы Исмәгыйль Мөхәммәтгали улы Үтәмешев тә – кабатланмас шәхес. Ул Сембер гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый, шундагы коммерция училищесында укый һәм Санкт-Петербургтагы политехника институтын тәмамлап, югары әзерлекле мөһәндис-инженер һөнәрен ала, берничә чит тел, шул исәптән, латин һәм борынгы грек телләрен дә үзләштерә.

Исмәгыйль әфәнде җәмәгать тормышында да актив катнаша. Казан Шәһәр Думасына сайлана, каланың Шәрәфле гражданы исеменә лаек була. И.Үтәмешев инкыйлабка кадәр татар матбугаты битләрендә еш телгә алына. Үзенең туган авылы Мәчкәрәдә электр станциясе, су тегермәне төзетә, авыр крестьян хезмәтен җиңеләйтү өчен, күп кенә техник яңалыклар кертә, авылдашларына даими рәвештә ярдәм итеп тора. Шуңа да халык арасында аның һәм гаиләсенең абруе зур була. Җәмәгате – Зөбәйдә ханым мәшһүр дүрт бертуган нашир һәм миллионер сәүдәгәрнең берсе – Мөхәммәтҗан Кәримовның кызы. Зөбәйдә дә гаять укымышлы, зыялы зат: ул үз вакытында Казан гимназиясен тәмамлаган. Утызынчы еллардагы күмәкләштерү дулкыннары Мәчкәрәгә дә кагыла. Үтәмешевләр ике катлы таш йортларыннан куылып, мәрхәмәтле кешеләрдә сыену урыны таба. Гаилә башлыгы кулга алына һәм Мордва урманнарындагы лагерьга сөрелә. Илле яше тулыр-тулмас, ул вафат була. Ике бала – алты яшьлек кызы һәм өч яшьлек улын кочаклап, «халык дошманы» Зөбәйдә ханым берялгызы утырып кала. Хәер, аны да тынычлыкта калдырмыйлар. Кеше-кара абайламасын, дип, 1929 елның кышындагы зәмһәрир суык бер төнне, тол хатынны балалары белән ат җигелгән чанага төяп станциягә озаталар. Меңәрләгән сөрелгәннәр белән, бергә аларны да, товар вагонына төяп, көнчыгышка таба алып китәләр. Кеше белән шыплап тутырылган вагонда ни ашарга, ни эчәргә булмый, хәтта сулыш алырга, иркенләп утырып барырга да мөмкинлек тудырылмый. Кайберәүләр шунда җан бирә, берәүләр үз-үзенә кул сала. Зөбәйдә ханым шул шартларда бердәнбер котылу юлы таба. Бервакыт кичен состав үр менгәндә тизлекне киметкәч, ул, форточкадагы чәнечкеле тимерчыбыкны сүтеп, бер-бер артлы ике нарасыен кар көртенә томыра һәм үзе дә алар артыннан иреккә ташлана. Алар, эз югалту өчен, Үзбәкстанга мең газап белән барып чыга һәм шунда миһербанлы кешеләр ярдәме белән төпләнеп кала. Һәм биредә яши башлагач, «Рөстәм»гә «Үзбәк» дигән хан исемен үзгәртергә туры килә. Ул биш яшеннән, апасына ияреп, мәктәпкә йөри башлый. Ни кызганыч, 16 яшендә Түрфәндә тиф белән авырып дөнья куя. Мәктәпне тәмамлагач, Рөстәм 1944 елда В.Чкалов исемендәге авиация заводында слесарь булып эшкә урнаша. Ташкентта эвакуациядә булган Ленинград авиация җиһазлары җитештерү институтына укырга кереп, инженер-электромеханик булырга хыяллана.

Рөстәм Үтәмешев хатыны һәм улы Илдар белән. 1958 ел

Сугыш беткәч, институт янә Нева буйларына кайтып урнаша. Булачак галим дә, Зөбәйдә ханымны алып, Ленинградка күченә. Ана кеше шушы уку йортында кием элүче булып эшкә керә. Икенче курста укыганда, Рөстәмне институтның профоргы итеп сайлыйлар. Бу вакытта шау-шулы «Ленинград эше» кузгатыла. Күп кенә галимнәр, шәһәр җитәкчеләре репрессиягә дучар ителә. Чират вуз ректоры Ф.Катаевка да җитә. Институтка «халыклар атасы»ның ышанычлы иярчене Г.К.Маленков җитәкчелегендәге комиссия килеп төшә. Вуз хезмәткәрләре һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән бергә, профорг Рөстәм Үтәмешевтән дә сорау ала рәхимсез түрә. «Ректорыбыз бер дигән намуслы кеше һәм чын мәгънәсендә турылыклы коммунист», – дип ярып салгач, Р.Үтәмешевне профкомнан куу, ректорны исә эшеннән азат итү турында карар чыгарыла. Аллаһның рәхмәте белән, ошбу сынаудан да котыла Рөстәм. Югыйсә, меңәрләгән гөнаһсызның башына җиткән «иярчен» каршысында «халык дошманы» малае басып торганын белсә, азагы хәвефле булуы шиксез. Ректор Ф.Катаев исән кала һәм күпмедер вакыттан вазыйфасында яңадан торгызыла. Ул, шушы егетлеге өчен, Рөстәмгә гомере буе рәхмәт укый. Дәрте ташып торган яшь белгечне Хәрби һава көчләренең фәнни-тикшеренү дәүләт институтына – Мәскәү янындагы Чкаловскига җибәрәләр. Нәкъ менә биредә беренче космонавтларны әзерләү үзәге оештырыла. Хезмәт юлын лейтенант дәрәҗәсендә башлаган егет аны полковник булып тәмамлый. Баш конструктор Сергей Королев кулы астында эшли, Юрий Гагаринны һәм аның дусларын Галәм киңлекләренә озатуда турыдан-туры катнаша. Беренче космонавтны очышка әзерләгәне өчен, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1967 елдан унҗиде ел дәвамында Бөтенсоюз медицина техникасы җитештерү фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшли, СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш метрологы, Биология һәм медицина өлкәләрендә исәпләүләр буенча Халыкара комитет рәисе вазыйфаларын башкара. Рөстәм Исмәгыйль улы – 300дән артык фәнни хезмәт, 120 уйлап табу авторы.

Рөстәм Үтәмешев оныгы Камилә белән. 1997 ел

Әлбәттә, шушы дәрәҗәле дә һәм бер үк вакытта үтә җаваплы да урыннарда хезмәт итү шома гына барган, дип әйтү хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде. Тирә-юнеңдә вак җанлы, мәкерле, кара эчле затлар булганда, татар зыялысына сынауларны җиңә алуда, үзеңнең хаклыгыңны исбат итә алуда ныклык, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар кирәк булган.

Галимнең хезмәт биографиясеннән бер-ике шундый шомлы вакыйга турында искә алып китик. Беренче космонавтны очышка әзерләү барышында бер катлаулы җиһазны сынарга туры килә. Генераль конструктор кушуы буенча, Ю.Гагарин «Ротор» дигән бу җайланмага кереп урнаша һәм Р.Үтәмешев тумблерга баса. Капсула берничә минут дәвамында коточкыч тизлек белән әйләнә. «Ротор»ны туктаткач, Юрий капсуладан көч-хәл белән генә чыга һәм бик нык ризасызлыгын белдерә. Рөстәм Исмәгыйль улы, аны тынычландырып, болай ди: «Игътибар белән мине тыңла, бу вакыйга турында беркемгә дә сөйләмә, арабызда сер булып калсын, чөнки очышка сине җибәрмәсләр». Икенче көнне галим Сергей Павловичка тикшеренү нәтиҗәләре буенча хисап тота һәм реаль очыш вакытында шуның кадәр чамадан тыш авырлыклар кичерергә туры килмәячәк, дип фараз кыла һәм «Ротор»да күнегүләр ясау туктатыла. 1967 елның язында «Салют-1» дигән яңа космик корабльне очышка әзерләү бара. Анда Рөстәм Үтәмешевнең якын дусты – Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт, инженер-полковник Владимир Комаров очарга тиеш була. Очыш Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышлана, шуңа да КПСС Үзәк Комитеты, югары даирәләр, гәрчә очыш тиешенчә әзер булмаса да, эшләрнең төгәлләнүе турында рапорт бирүне таләп итә. Урындагы эш башкаручы инженер, җаваплы хезмәткәрләр, әлеге басымга түзә алмагач, әзерлек беркетмәләрен имзаларга мәҗбүр була, әмма Рөстәм Исмәгыйль улы үзенең җаваплылыгындагы эшләрнең төгәлләнмәгән булуын сәбәп итеп, беркетмәгә кул куюдан баш тарта. Җитәкчеләрнең моңа җен ачуы чыга. Бу вакытта Сергей Королев исән булмый инде. 23 апрельдә – туган көнендә «Салют»ка старт бирелә. Кайгылы хәбәр кич – туган көн уңаеннан җыелган мәҗлес кызган чакта килеп ирешә...

Р.Үтәмешевне тагын да югары урыннарга билгеләү турындагы мәсьәлә аның тормыш юлында берничә тапкыр калкып чыга, ләкин билгесез сәбәпләр аркасында кичектерелеп кала. 1975 елда Р.Үтәмешевне СССР Медицина сәнәгате министры итеп билгеләү, өч елдан СССР Дәүләт Стандарты комитеты рәисе урынбасары һәм 1983 елда илнең сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләү турындагы карарлар аздан гына гамәлгә ашмый кала. Иң соңгы мизгелдә ниндидер «кара көчләр» хәрәкәткә килеп, галимгә аяк чала. 1983 елның сентябрендә аны КПССның Мәскәү шәһәр комитетының Партия контроле комитетына чакыртып алалар һәм аноним сигнал бунча әңгәмә оештыралар. Әңгәмә бик «җанлы» узган, күрәсең. Галим, икенче көнне Таллинга халыкара конференциягә доклад ясарга барышлый, поездда авыр инфаркт кичерә, әмма эстон табиблары һәм хәләл җефете Рәдифә ханымның тырышлыгы белән аякка басып, эшен дәвам итә.

Кукмара районының Мәчкәрә авылында Үтәмешевләр йорты

Рөстәм Үтәмешев, милли җанлы, зыялы нәселнең дәвамчысы буларак, татардан читтә ят кавемнәр арасында хезмәт итеп үзенә кәләшне Казанда тапкан. Аның җәмәгате Рәдифә Закир кызы Шаһивәлиева – укымышлы, затлы нәселдән. Алар 1953 елда гаилә корып, Звездный городокта (Йолдызлы шәһәрчектә) яши башлыйлар. Рәдифә ханым, югары белемле табиб-невропатолог буларак, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итә һәм гомерен тулысынча гаиләсенә – газиз иренә һәм улы Илдарга багышлый.

2011 елның апрель азакларында Кукмарада, галим Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешевнең тууына 85 тулуга багышлап, район хакимияте һәм мәгариф бүлеге мәктәп балаларының иҗади конкурсын һәм фәнни-гамәли конференция уздырды. Республика газеталарының берсендә хәбәрче буларак, миңа да бу чарада катнашырга, галимнең улы – техник фәннәр докторы Илдар Рөстәм улы Үтәмешев белән танышырга насыйп булды. Илдар әфәнде әтисе башлаган эшне дәвам итүче – галим-академик Мәскәү физика-техника институтын тәмамлаган. Ул медицина техникасы иҗат итү һәм төзүдә катнаша, бу өлкәдә эшләүче Гамәли эзләнүләр институтына җитәкчелек итә, Россия һәм Европа табигый фәннәр академияләренең гамәли әгъзасы, җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. Ул башкаладагы татар морзалары җыенын җитәкли. Галим төрек, инглиз, монгол телләрендә иркенләп аралаша. Аның Кытай, АКШ, Панамада булуы һәм бу илләрдәге фәннең үсеше турында сөйләве әле дә хәтердә. Ә иң мөһиме: Илдар Үтәмешев – газиз әтисе хакында, нәселләре турындагы берничә китап авторы. Ул «Рөстәм турында истәлекләр» дигән китабын очрашу хөрмәтенә миңа да бүләк иткән иде.

Рөстәм Мәһдиев

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи