Журнал «Безнең мирас»

Җор телле әдип

 

Гариф Ахунов (1925-2000).

 

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына – 100 ел

 

Гариф абый җор телле, ачык күңелле, шаян кеше иде. Сүземне дәлилләп, әдәби мохитка киң мәгълүм булган бер мәзәкне искә төшерим әле.

Вакыйга СССР заманында Уфада булган булса кирәк. Дусты Гариф Ахуновны янәшә утыртып, Мостай Кәримнең затлы «Волга»да шәһәр буйлап җилдерүе икән. Менә берзаман боларны гаишник туктаткан да йөртүчедән документын сораган, имеш. Мостай Кәримнең (шулай ук Гариф абыйның да) СССР депутаты булган чагы, ул шуны раслаучы таныклыгын түш кесәсеннән каударланмыйча гына тартып чыгарган да, аклы-каралы тәпәч иясенә сузган. Гаишник, таныклыкка күз төшерүгә, үрә катып честь биргән һәм шофёр янында утырган Гариф абыйга сез кем буласыз инде, дигән сораулы карашын төшереп алган. Гариф Ахунов аңа болай дип әйткән, имеш:

– Если у меня шофёр депутат Верховного Совета СССР, то тогда кем буду я?

Гариф Ахуновнын холкын ача, характерын билгели һәм тапкырлыгын күрсәтә торган мәзәк-хатирәләр бихисап. Шуларга янә ике мисал. Аларны «Татар теле» дигән атаклы шигырь авторы, гомумән, татар-башкорт дөньясында киң билгеле шәхес, күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми кәгазьгә теркәп калдырган. Беренче истәлеккә тукталыйк:

«Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее (димәк, 1970 ел була инде. – Л.Л.). Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр. Юбиляр трибуна артына басты да сүз башлады:

– Кадерле татарларым!..

Зал гөж килеп кул чапты. Моның сәбәбен аңламый калган, президиумда утырган КПСС өлкә комитеты секретаре Мөҗәһит Вәлиев рәислек итүче Гариф Ахуновтан:

– Что? Что он сказал? – дип сорады. Ахунов шунда ук җавап бирде:

– Кадерле батырларым! – диде.

Татарча бик үк шәп белмәгән Мөҗәһит Вәлиев тынычланды булса кирәк».

Наҗар аганың икенче хатирәсе мондыйрак:

«Мәҗит Гафуриның йөз еллыгы. Шул көннәрдә генә Мәскәүдән миңа «Ветеран 2-ТА» («ТА» – танк армиясе) дигән медаль җибәргәннәр иде һәм мин шуны тагып алган идем.

Агыйдел буенда оештырылган табын башланыр алдыннан кул чайкап торган бер урыс язучысы: «Что за медаль? Что это значит «ТА»? – дип сорады миннән. Янәшә торган Гариф Ахунов шунда ук җавап бирде:

– «ТА» – «Татарская армия», – диде».

Гариф абый белән чын-чынлап танышуым 1984 елның август башында, Маркиз утравында булды. Гариф Ахуновның Язучылар берлеге рәисе кәнәфиен калдырып, рәислек эшен Туфан Миңнуллинга тапшыруына ике айдан аз гына артык вакыт узган чак иде. Маркиз утравына безне – утызга якын кешене, ягъни Сибгат Хәким белән Гариф Ахуновны, Эльс Гадел, Рәшит Имаш, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Рашат Низами, Җәүдәт Миңнуллин, Алмаз Хәмзин, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Айрат Садыйк һәм мин бахырыгызны, янә биш-алты туган-тумачасын, яхта яллап, үзенең туган көн хөрмәтенә бер җилләнеп кайтыйк әле, дип Равил Фәйзуллин алып барды. Ике язучы очрашса – шундук гәпләшергә тотына, өч язучы җыйналса – мәҗлес башлана, дигәндәй... Утызлап каләм әһеле һәм сәнгатькәрне туплаган утрауны күз алдына китереп карагыз инде. Учак тергезгән, казан аскан, балык чистарткан, бәрәңге-мазар әрчегән арада, утраудан кемдер – төпсез кәнәфи, арадан кайсыбыздыр тимер «А» хәрефе табып алды. Шуннан соң и китте, и китте көлеш, үзара үртәшү... Бу юлы төрттерү, дусларча үртәү «объекты» Гариф абый Ахунов булды. Олысы-кечесе дигәндәй, Гариф абыйның рәислектән «котылуына» ишарә ясарга омтылды: имеш, күрегез, Гариф абыйның бүгеннән кәнәфие – шушы төпсез утыргыч булыр, имеш, Гариф Ахуновның утрауга киләсен әллә кайчан ук белеп, кемнәрдер тимер «А» хәрефен (Ахуновка – ым!) махсус калдырган, имеш, һ.б., һ.б... Дача өчен шәп нәрсә бу, өстенә такта кисәге куеп, ял итеп утырырсың, дип – төпсез кәнәфине, монда Ахунов яши дигәнне аңлатып, ерактан ук күренеп торыр, мә, капка өстенә беркетерсең, дип тимер «А»ны Гариф абыйга тоттырдык…

Без бөтен утрауны яңгыратып, күпме генә хихылдасак та, арабызда рәхәтләнеп көлүче кеше, ахыр чиктә, барыбер Гариф абый үзе булып чыкты. Юморны аңлаучы, аны бар вөҗүде белән кабул итә алучы шәхес иде ул.

1997 елда (аен-көнен хәтерләмим) Гариф абыйның кызы Наилә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. Ахырдан күркәм генә мәҗлес оештырылды. Анда Гариф абый үзе, хатыны Шәһидә апа, кияүләре Борис Вайнер һәм, әлбәттә, кызлары Наилә бар иде. Наиләне котлау башланды, аңа, Гариф абыйга бәйле матур-матур тостлар әйтелде. Менә бер мәлне сүз дилбегәсен Әдәби фондның ул чактагы директоры Данил Салихов үз кулына алды:

– Иптәшләр! – диде ул. – Монда җыйналган кадерле кунаклар! – диде. – Хөрмәтле Гариф ага! – диде. – Мин – Литфондта яңа кеше. Әле менә шушы көннәрдә генә зиратка кабер ташлары кайтарттым. Эш бара, әйе... Мактанып әйтүем түгел... Вафат булган язучыларыбызны онытмыйбыз, әйе…

Данилның сүз сөреше дөрес юлдан китмәгәнен ишетеп торган мәҗлес халкы дәррәү көләргә тотынды. Мәҗлестәгеләрнең нигә көлгәннәрен аңышмыйча торган Данил, Наиләне котлыйсы урынга ятышсызрак сүзләр ычкындыруын шундук аңлап, үзе дә көлү мәрәкәсенә кушылды. Гариф абыйның исә, шулхәтле көлүдән күзләреннән яшьләр бәреп чыкты хәтта:

– Маладис, энем! Күптән болай көлгәнем юк иде, – дип, Данилның кулын кысты ул…

Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш әсәрләре белән беррәттән, Гомәр Бәшировның «Сиваш» белән «Намус»ын, Әмирхан Еникинең «Исәнмесез, иптәшләр!» белән «Рәшә»сен, Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар»ын, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»ен, Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»ен, Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап» белән «Муса»сын, Нәби Дәүлинең «Җимерелгән бастион» белән «Яшәү белән үлем арасында»сын, Фатих Хөснинең «Йөзек кашы»н, Атилла Расихның «Ике буйдак» белән «Бәхет орлыклары»н, Рафаил Төхвәтуллинның «Авылдашым Нәби»ен, Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»ен, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары»н, Нурихан Фәттахның «Сез кемнәр?» белән «Сызгыра торган уклар»ын, Шамил Бикчуринның «Каты токым»ын, Барлас Камаловның «Сарсаз кызы Сәрия»сен, Газиз Мөхәммәтшинның «Йөрәктәге эзләр»ен, Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы»н, Вакыйф Нуруллинның «Шинельсез солдатлар»ын, Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала»сын, шулай ук Нәкый Исәнбәт, Адлер Тимергалин, Габделхәй Сабитов, Миргазиян Юныс («Занзибар зәңгәр болытлар артында»), Әхсән Баян, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Фаил Шәфигуллин әсәрләрен һәм, әлбәттә, Гариф Ахуновның «Хәзинә»се белән «Идел кызы»н укып үскән буын без. Гариф ага, барыннан да бигрәк, «Идел кызы» романы белән дан казанды. Аның бу әсәре әдәби хәзинәбездә үзенең лаеклы урынын тапты.

Мин автобиографик әсәрләр укырга яратам. Заманында (1978 елда) Гариф Ахуновның «Без бит Арча яклары» дигән китабыннан күңелем бик хуш булган иде. Гариф абыйның күп еллар дәвамында көндәлек алып барганлыгы мәгълүм. Көндәлекнең бер өлеше 90нчы елларда «Идел» журналында басылды шикелле. Әдипнең ул көндәлек дәфтәрләре дә аерым китап булып дөнья күрер дип ышанам.

2000 елның 5 мае. Җиңү көне алдыннан бер төркем сугыш ветеранын Язучылар берлегенә чакырганнар иде. Котлаудан соң аларның баскычтан төшеп килүләре әле дә күз алдымда тора. Гариф ага, ахыргарак калып, яшь каләмдәше Марат Закир (ул – әфган сугышында катнашкан егет) белән бергә гәпләшеп торганда, әңгәмәгә мин дә кушылып, без өчәү бергә фотосурәткә төштек. Бу вакытта Гариф аганың вафатына бер ай вакыт калган булган…

 

***

Гариф абыйның җырлавына шаһит булган кеше мин. Шул хакта шигырь дә язган идем.

 

Хәтерлим, булды минем дә

Ис китеп тыңлаганым:

Гариф ага Ахуновның

«Хан кызы»н җырлаганын –

Бүген дә, әйе, күңелдә

Ис китеп тыңлаганым…

 

Хәтерлим, булды күп тапкыр

Җырлавын тыңлаганым:

«Минем әти – аючы...», дип,

Хисләнеп җырлаганын –

Әле дә, әйе, хәтердә

Шаккатып тыңлаганым…

 

Хәтерлим Гариф аганың

Үз җырын тыңлаганым:

«Якты көн, илһам бир миңа...»,

Дип, балкып, җырлаганын –

Исемдә, әйе, исемдә

Ис китеп тыңлаганым…

 

Бүген дә гүя ул мине

Каршылый ишектән үк:

«Түргә уз!» – дигән сүзләрен

Әле дә ишетәм күк –

Гүя ул, кочаклап алып,

Каршылый ишектән үк…

 

Бүген ул җырлыйдыр кебек

Яңгыратып Күкләр катын:

«Тып-тып кына басып килә

Көмеш тояк – тулпар атым, һәй,

Көмеш тояк – тулпар атым...» –

Җырлавын ишетәм гүя Һәм тыңлыйм шаклар катып…

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру