Әле кайчан гына без аның 75 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырулар әзерләү хакында планнар корып йөри идек. Хәзер менә күренекле тарихчы галим, археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Фаяз Хуҗинны (1951-2026) юксынып искә алабыз.

Тарих фәннәре докторы Фаяз Шәрип улы Хуҗин (1951-2026). /Р.Гали фотосы, tatar-inform.ru архивы, 2020 ел.
Татарстан радиосы галимнең якты рухына багышлап махсус тапшыру әзерләде һәм анда 2021 елның 1 августында, 70 яше тулган көнендә эфирга чыккан язмадан фрагментлар файдаланылды. 70 ел тарихчы өчен зур гомер түгел. Ул гасырлар, меңъеллыклар белән эш итәргә күнеккән. 2021 елда үткәрелгән әңгәмәбез, ул археолог буларак эзләп тапкан катламнар, гыйльми ачышлары, халкыбыз язмышына бәйле уйлары, һәм гомер юлы турында иде. Тапшыруның кайбер урыннарын кәгазьгә күчереп укыйбыз.
Шәҗәрәләргә ышанып җитмим
– Сез бит, Фаяз, гомерегез буе җир казу эшендә. Җир астындагы культуралы катламга төшеп, тарих өйрәнүче кеше. Ә менә үзегезнең нәсел тамырларыгызны казып караганыгыз булдымы?
– Дөресен әйтим, булмады. Чөнки мин соңгы вакытта ул шәҗәрәләргә артык ышанмый башладым. Ни өчен дигәндә, безнең күренекле кешеләребезнең шәҗәрәләрен төзиләр, һәм аларның тамырларын Казан, Алтын Урда ханнарына ялгап куялар, хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) нәселенә илтеп җиткерәләр. Бу ышандырырлык нәрсә түгел, минемчә. Бик борынгы бабайларның кем булуын төгәл генә итеп әйтү кыен. Мин, әлбәттә, әтинең атасы Хуҗа бабай, аның атасы Насретдин бабай булуын беләм, тагын да төпкәрәк төшә башласаң, алары да фаразлана, әмма архив материаллары белән раслау мөмкин түгел, минемчә. Шуңа күрә булганы белән шөкер итәм, ялга чыккач әле үзебезнең нәсел турында күбрәк кызыксынып, бер китап язмакчы булам.
– Сезнең бабаларыгыз кем булган, үзегез нинди мохитта тәрбияләнеп үстегез, ягъни шушындый зур тарихчы каян килеп чыккан? Безгә шунысы да кызык бит.
– Бабайның колхозга кергәндә язган гаризасын укыганым булды, урта хәлле крестьян дип язган үзен. Биш-алты сарыгы, бер сыеры, ике аты булган. Әти-әнием дә гади кешеләр. Әтиебез нык гарип иде. Кечкенә вакытта егылып имгәнгән, бөкре калган. Шулай булуга карамастан, алты бала тәрбияләп үстерде. Ул мәктәптә бик яхшы укыган. Бик акыллы, бик мәзәк ярата торган кеше иде. Авылда абруе бик зур булды, аны халык яратты, чөнки ул үз эшен белә иде. Җиде сыйныфны тәмамлагач, аны укытучысы чакырып ала да: «Шәриф, син колхозда авыр эш эшли ала торган кеше түгел, сиңа укырга кирәк. Әйдә мал врачы бул», – ди. Ул, чыннан да, Акташ училищесында ветеринар-фельдшер белгечлеге алып чыга һәм гомер буе шул эшендә булды. Пенсия яше җиткәч тә җибәрергә теләмәделәр, хәтта эштән киткәч тә авылдашлар малларын каратырга гел аңа килә иде.
Әнине карап үстем
Мин беренче сыйныфка кергәндә әни каты авырып китте һәм унны бетергәндә, Аллаһка шөкер, савыгып җитте. Шуңа күрә мәктәптә укыган ун ел эчендә мин ашарга пешереп, өй җыештырып үстем, сыер саварга да туры килде. Энеләрем колхозда ат җигеп эшләде, мин күбесенчә өй-хуҗалыкны алып бардым.
Укырга керер алдыннан ангина белән авырып киттем. Әти миңа Габдулла Тукайның ике китабын алып кайтып бирде – «Шүрәле» һәм «Кәҗә белән сарык»ны. Әни аларны миңа кычкырып укый. Мин тагын-тагын сорыйм. Шуннан әни, хәле бетеп киттеме, ачуланып әйтте: «Үзең укырга өйрән!» Мин ул әкиятләрне инде яттан белә идем, укыган булып сөйләп утырам. Һәм әкренләп хәрефләрне дә таный башладым. Беренче класска кергәндә укый белә идем инде. Әти миңа, характерымны белепме, китап алып биргән, ул вакытта авыл җирендә бу сирәк хәл иде.
Туган авылым Карманда башлангыч мәктәп иде, аннары без Бигеш урта мәктәбенә йөреп укыдык. Һай, ул Бигеш мәктәбе! Укытучылары нинди иде! Кемнәр генә тәрбияләнеп чыкмады ул мәктәптән. Без аны 1968 елда тәмамладык, аннары вузларда укыдык, менә шуннан бирле 5 ел саен гел очрашып торабыз. Без беркайчан да мәктәптән аерылмадык. Үзара очрашканда да сүзне мәктәптән, укытучылардан башлыйбыз.
– Мәктәп бит ул кешене формалаштыра торган урын. Хәзерге вакытта төрле сүзләр ишетелә, әйтик, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү өчен гаилә дә җитә, диләр.
– Туган тел дигәндә, куркыныч заманда яшибез. Татар телен оныту бара – анысын туп-туры әйтергә кирәк. Кайбер чакта без оптимист булып кыланабыз, ә бит халыкның саны кими. Телне саклауда гаиләнең – үз урыны, мәктәпнең үз урыны бар. Без укыганда көн саен йә татар теле, йә татар әдәбияты дәресе керә иде. Мин гомерем буе татар әдәбиятына тугрылык сакладым, чөнки укытучыбыз Фагыйлә апа Вәлиева очрашканда сорап куйса? Шуңа күрә «Казан утлары»н бер дә калдырмый укып барам, китапханәмдә татар әдипләренең әсәрләре шактый. Фагыйлә апага җавап бирергә мин һәрвакыт әзер. Мәктәптә туган телгә карата тәрбияләнгән мәхәббәтнең ачык мисалы бу.
Рус теленнән безне Рәзимә апа Ибраһимова укытты. Ул безгә рус теленә, рус әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләде. Шуңа күрә рус язучыларының әсәрләре белән дә гел танышып барам.
Тарих фәненә юл күрсәтүче
Тарихтан безне Ирек абый Уразаев укытты. Тарихчы булып китүемә ул сәбәпче. Ә бит мин башта артист булырга хыялландым. Рус теле укытучысы Рәзимә апа шулкадәр яхшы җырлый иде, халык көйләрен генә түгел, композиторларның катлаулы әсәрләрен дә зур осталык белән башкара иде. Ә мин музыканы бик яратам, хәтта симфоник музыканы илһамланып тыңлыйм. Без үскән вакытта Мөнирә Булатованы радиодан еш җырлаттылар. «Дулкыннар» романсын аның кебек беркем дә җырлый алмый иде. Һәм мин V сыйныфта чакта Рәзимә апа мәктәптә Октябрь бәйрәменә багышланган концертта шушы җырны башкарды. Хисләремә түзә алмыйча, урамга йөгереп чыгып киттем, нәрсәгәдер абынып егылдым, үзем мышык-мышык килеп елыйм... Менә шуннан соң үскәч җырчы, артист булырга хыялланып яши башладым. Сәләтем дә юк түгел иде, әле дә дуслар арасында җырлый торган гадәтем бар.
Ә менә тарих дәресеннән Ирек абый Уразаев керә башлагач, карашым үзгәрде дә куйды. Ул тирән белемле кеше иде. Кырыс, әмма балаларны яратканы күренеп тора. Ул Бигештәге ятимханәнең директоры иде. Без анда тәрбияләнүче балалар белән бергә укыдык. Ирек абыйның беренче дәресендә үк тарихчы булырга карар кылдым. VIII сыйныфта ук вуз студентлары өчен язылган дәреслекләрне укый башладым һәм урта мәктәптән соң туп-туры институтка барып кердем.
Уйланып китсәң, Аллаһы Тәгалә миңа гел юл ачып торган икән бит. 1968 елда мәктәпне тәмамлап, педагогика институтының тарих бүлегенә кердем. Аңа кадәр ул тарих һәм инглиз теле бүлеге булган, ягъни керү өчен инглиз телен яхшы белү таләп ителгән. Ә без авыл мәктәбендә чит телләрне бөтенләй өйрәнмәдек. Без институтны бетердек, шул елны ук тагын тарих һәм инглиз теле бүлеге дип үзгәртелде…
Анда безне мәшһүр тарихчылар укытты һәм, бәхетемә, Альфред Халиков карамагына килеп эләктем. Ул мине археология белән «җенләндерде».
Археолог дигәч, кемнеңдер күз алдына аягына кирза итек кигән, кулына көрәк тоткан кеше килеп баса. Авылга кайтсам, әле һаман казып йөрисеңме, дип сорыйлар иде. Әти белән әни дә шулай уйлый: «И улым, җүнлерәк эш тапмадыңмы соң, инде бит институт та бетердең», – дия торганнар иде. Аларга археологның төп коралы көрәк түгел, ә бәлки гыйлем икәнен шактый аңлатырга туры килде…
Инде әйткәнебезчә, без игътибарыгызга тәкъдим ителә торган радиотапшыруның кайбер урыннарын гына җиткердек. Әлеге аудиоязманы тулысы белән тыңласагыз, сез анда галимнең васыять дип кабул итәрлек фикерләренә юлыгырсыз. Биредә Фаяз Хуҗинның дөньяга, бүгенге көнебездә безне борчыган төрле хәлләргә карашы да, аның гыйльми эшчәнлеге дә, иҗаты да чагылыш таба.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала