Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (3)

Күңел дәфтәре (3)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

«Сиваш»ның хәзер түбәсе күренә башлады. Башта гел томан гына иде. Ә хәзер шул томаннан матур бина калкып чыга. Ул ямьсез булмаска охшый. Калыккан саен, ул мөкәммәлрәк, күркәмрәк булып күренә. Үз проекты буенча эшләп торган зур бинаның агачлар арасыннан бөтен бер нәрсә булып килеп чыкканын түземсезлек белән көткән архитектор-инженерны мин аңлыйм. Ул да менә шулай көтәдер.

Сигезенчене шомартасы, тугызынчының яртысын язып бетерәсе бар. Аннан соң инде чүп-чардан арындырасы, шлифовка белән генә шөгыльләнәсе кала.

Озак түгел инде.

1937, 6 март

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.


 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи