Сәнгати мирас Уку өчен 5 минут

Әнвәр Кашаев: «Киндердә йөрәк җылысы кала»

Казанның «Хәзинә» галереясында Башкортстанның атказанган рәссамы, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Әнвәр КАШАЕВның нәкыш һәм графика әсәрләре күргәзмәсе уза. Күренекле рәссам белән иҗат һәм тормыш турында сөйләштек.

 

Рәссам Әнвәр Кашаевның картиналары илкүләм күргәзмәләрдә тәкъдим ителә, Россиядәге дәүләт музейларында, шәхси тупланмаларда, шулай ук Төркия, Германия, Франциядә хосусый коллекцияләрдә саклана. Ул РФ Рәссамнар берлегенең «Духовность, традиции, мастерство» көмеш медаленә, «100 лет образования Республики Башкортостан» медаленә, «Урал – Х», «Урал – ХI» төбәк күргәзмәләренең алтын медальләренә лаек. 2007, 2008 һәм 2009 елларда РФ Рәссамнар берлеге оештырган күргәзмәләр дипломанты, Башкортстан балалар сынлы сәнгать мәктәпләре укытучыларының I һәм II Республика сәнгать күргәзмәләренең I һәм II дәрәҗә лауреаты, Балалар сынлы сәнгать мәктәпләре, сәнгать мәктәпләрендәге сынлы сәнгать бүлекләре һәм урта махсус уку йортлары укытучыларының III Республика конкурскүргәзмәсенең махсус призы иясе һ.б.

 

 

– Әнвәр әфәнде, сез тумышыгыз белән Башкортстандагы Акбулат авылыннан икән. Шундый матур исемле авылдан иҗади шәхесләр үсеп чыгуы гаҗәп тә түгел.

 

– Әйе, безнең авыл урман эчендә, искиткеч матур табигать кочагында урнашкан. Мин 1949 елда туганмын. Ун балалы гаиләдә үстем. Мәктәп елларыннан рәсем ясарга яраттым. Керосин лампасы яктысында төннәр буе мәктәп өчен дивар газеталары бизәп-ясап утырганым истә. Директорыбыз Габделхәй Ишманов рәсем ясау өчен кирәк-яракларны алып кайтып бирә иде, катыргыга ябыштырылган алты төстәге акварель буяуларны беренче тапкыр шул вакытта күрдем. Габделхәй абый үзе дә рәсем ясый иде, безне дә иҗатка этәрде.

 

 

«Г.Тукайның соңгы көннәре».

 

 

– Мәктәпне тәмамлагач нинди һөнәр сайладыгыз?

 

– Эстәрлетамакта училищеда төзүчелеккә укыдым. Һәм 17 яшемдә Казахстанның Чимкент шәһәрендә гомер итүче Халидә апа янына чыгып киттем. Төзүче, ташчы, монтажчы булып эшләдем. Бераздан бертуганым Таһир абый янына Ташкентка, аннан Дүшәнбедә яшәүче Шәкүр абыем янына киттем, чөнки ул миңа: «Башта төзүчеләр техникумын, аннары политехника институтын тәмамларсың», – дип алдан ук әйтеп куйды. Ә минем күңелдә рәссам булу теләге арта барды. Абыйга: «Ярар», – дисәм дә, үзем Дүшәнбе сынлы сәнгать училищесына имтиханнар тоттым. Тик моңа кадәр сынлы сәнгать мәктәбендә укымагач, тәҗрибәм җитмәде, өстәвенә биредә үз милләт вәкилләрен кабул итәргә тырышалар дип тә аңлаттылар. Кыскасы, училищега керә алмадым. Шулай да анда бер семестр ирекле тыңлаучы булып дәресләргә йөрдем. Ә аннары туган якка кайтып киттем.

 

 

«Хатлар». «Шагыйрь тормышы» сериясеннән.

 

 

– Уфагамы?

 

– Әйе. 1970 ел... Училищега керергә теләүчеләр саны 300 кеше. Шулардан 15 кешене генә кабул итәчәкләр икән. Имтиханнар бирергә тәвәккәлләдем. Уфа сәнгать училищесының сынлы сәнгать бүлеге җитәкчесе Рәшит Нурмөхәммәтовка композициям ошады, мактады хәтта. Шулай укый башладым. Училищеда укыткан Вячеслав Николаевич Баскаков мине аеруча якын итте, дөньяга карашымны киңәйтте, альбомнар бүләк итте, бөек чорлар аша узган Борынгы Кытай, Япония сынлы сәнгате, шигърияте, фәлсәфәсе белән таныштырды.

 

 

«Әнием турында хатирәләр».

 

 

– Иҗади һөнәр сайлавыгызны әти-әниегез ничек кабул итте?

 

– Каршы килмәделәр. Әнием Хәбибҗамал шулхәтле игелекле кеше иде. Нәкъ Кояш төсле! Аның ачуланганын хәтерләмим дә, гел ягымлы сүзләр генә әйтеп сөйләште. Ә менә әтиебез Шакир кырысрак холыклы иде. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткач, авылда колхозны җитәкләде. Әти-әни безгә төпле тәрбия бирде. Әти турында чордашлары: «Ул ач елларда безгә качырып кына берәр уч булса да он өләште бит», – дип сөйләде. Аны сугыштан 1944 елда кайтарганнар. Каты яралангач, бер аягын кисәргә булганнар, ләкин хәрби госпиталь хирургы: «Син әле яшь, аягыңның сөякләрен җыярмын, кистермәм», – дигән... Әтиебез 92 яшенә кадәр яшәде.

 

 

«Балачактагы калкулыклар».

 

 

Абыем Таһир да иҗади кеше – шигырьләр яза иде, кызганыч, ул яшьли вафат булды. Мин дә шигырьләр язам. Әнием вафатыннан соң, минем өчен Җирдәге Кояш сүнде. Кайгылы халәттән озак чыга алмый җәфаландым, шуңа күрә шигырьләрем дә моңсулык белән тулды.

 

Әнкәй мәрхүм. Синең кабереңне

Көзге яфрак күптән каплаган.

Син сөйләгән гади сүзләреңнең

Мәгънәләрен соңлап аңладым.

Үтте еллар. Балачактан бергә

Җирне юа көзге яңгырлар.

Исеңдәме? Теге вакытлардай

Яфракларын коя каеннар.

Килер вакыт. Мин дә синең кебек

Җир астына кереп ятармын.

Кем баласы диеп сорасалар,

Ялгызлыкта йөргән татар мин.

 

 

«Әнигә хат».

 

 

Кайгы сорап килми... Җәмәгатем Алия белән бер малай үстердек. Бердәнбер улыбыз илле яшенә дә җитми вафат булды, аңа багышланган картинам да бар.

 

– Сез үзегезнең морзалар нәселеннән икәнегезне күптән белдегезме?

 

– Кашаевларның нәсел җебе морзаларга барып тоташуын, әлбәттә, белдем. Бертуган Шәкүр абыем бу тема белән аеруча кызыксынып, рәсми архивларны өйрәнде. Аларны барлагач, әтинең безгә сөйләгәннәре тагын бер кат расланды. Аннары Казаннан Рөстәм Кашаев татар морзалары хакында китап нәшер итте бит әле.

 

 

«Айлы төн».

 

 

– Әнвәр әфәнде, сез озак еллар балаларга белем биргәнсез, иҗатны укыту эше белән бергә алып бару җиңел булмагандыр?

 

– Киресенчә, җиңелрәк. Сынлы сәнгать мәктәбендә укыта башларга киңәш иткән Вячеслав Баскаков: «Иҗат өчен иң яхшы урын – балалар сынлы сәнгать мәктәбе, чиста күңелле балалар арасында үзең дә алар кебек ихлас булырсың, иң мөһиме – балаларны ярат», – диде. Шулай булып чыкты да. Үземне чәчкә бакчасында йөргән кебек хис иттем! Хәзер дә балаларны күрсәм, күңелем шатлана, йөземнән елмаю китми. 1979 елдан башлап Уфаның 2 нче Балалар сынлы сәнгать мәктәбендә 30 ел белем бирдем. Укучыларыма: «Сәнгать юлын сайлыйсың икән, кешелекле булырга кирәк. Киндер янында борчуларың онытылырга тиеш. Сәнгать юлы – бик авыр юл, анда үз йөзеңне табарга кирәк. Моны аңласагыз гына рәссамлык һөнәрен сайлагыз», – дип әйтә идем. Чөнки мин үзем шушы юлда шактый борчуларга тарыдым, матди кыенлыклар кичердем, авырлыклар күрдем, ләкин түздем, гел алга бардым, гел иҗат иттем. Агач югарырак үсәр өчен тамырларын ничек тирәнгәрәк батырса, мин дә алга омтылган саен, элегрәк яшәгән рәссамнарның иҗаты белән кызыксынуны арттырдым, аларның сәнгати мирасы белән таныштым, шулай ук Борынгы Кытай сурәтләрен яхшылап өйрәндем.

 

– Сезнең татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган картиналарыгыз, график сериягез искиткеч югары дәрәҗәдә башкарылган. Бу темага кайчан килдегез?

 

– Шигырьләр язгач, әлбәттә, күп шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштым. Тукай – безнең милләтнең горурлыгы! Пушкин, Лермонтов, Есенин, Высоцкий... Шагыйрьләр – алар Мәңгелектән җибәрелгән илчеләр. Алар, минемчә, туганда ук гыйлемле булып туа, яши-яши дөньядагы кешелек газапларын күрә, үз фикерләрен гасырлар аша ишетелерлек итеп әйтеп калдыра. Шигырь языйм әле дип кенә өстәл кырыена утырып язып булмый ул.

 

Габдулла Тукай темасына килгәндә, бервакыт аның үлеме алдыннан төшерелгән ике фотосурәтен күреп, тетрәнү кичердем. Аларны кайчан да булса кабатлап ясарга ниятләдем. 30-40 ел үтте. Һәм 2007 елда Габдулла Тукайга багышланган беренче портретны иҗат иттем. Икенчесе 2024 елда язылды. Алар минималистик ысулда булса да, башкалар фикеренчә, ниндидер гайре табигый тарту көченә ия. Тукайның бу портретлары төбәкара зур күргәзмәләрдә күрсәтелде, алар каршында һәрчак халык җыелып торганын беләм. Портретларны башка милләт рәссамнары да, сәнгать белгечләре дә мактады. «Г.Тукай. 1913 елның апреле» дип аталганын, башка пейзажларым белән берлектә, Мәскәүнең Ш.Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды президенты, меценат Рөстәм Сөләйманов фонд коллекциясе өчен сатып алды. Бүгенге көндә дә Тукай темасыннан аерылмадым. «Шагыйрь тормышы» сериясен дәвам итәм.

 

– Язу ысулыгыз үтә үзенчәлекле. Сез буяу белән тоташ итеп буямыйсыз, сурәтләрне кылкаләм белән төсле кыска сызымнар сызып барлыйсыз... Бу ысулга ничек килдегез?

 

– Моны сезгә генә түгел, беркемгә дә төгәл генә аңлатып бирә алмамдыр. Бу язу ысулы үзеннән-үзе барлыкка килде... Ләкин тиз арада түгел. Еллар үткәч. Менә сез каләм белән кое казыган кебек, мин дә кылкаләм белән кое казыйм сыман... Бер фикергә килеп, яза башлыйсың, гадәттә, тыйнак төс-төсмерләрне сайлыйм, ләкин буяулар берлеге ошамаса, аларны яңадан үзгәртергә дә кирәк бит әле... Әйтәм ич, бу бик авыр хезмәт. Өстәвенә, мин сурәтләрне урындыкка утырып яза алмыйм, басып торган килеш эшлим. Шактый арыта. Әлбәттә, сәнгать белгечләре минем иҗат үзенчәлекләрен күрә: «Синең картиналарыңдагы һава һәм яктылык, әйтерсең, һәрчак хәрәкәттә», – диләр. Кемдер аларда табигатьне аеруча да тирән аңлавымны, кемдер аларның җанны чистаруга илтүен искәртә.

 

– Монысы инде яраткан соравым: мистикага юлыкканыгыз булдымы?

 

– Мистика ул кемгә нәрсә инде... Менә мин кайчак бөтенләй онытылып китеп язам. Үзем киндергә язам, әмма шул ук вакытта үземне бу дөньяда дип хис итмим. Бу мәлдә колакларым ишетми, күзләрем дә йомык була. Бу хакта кемгәдер сөйләсәм, ул моны мистик халәткә тиңләр... Бу – дөньядан онытылып тору мәле. Әмма мондый илаһи халәтләр алар, ни хәл итәсең, сирәк була.

 

– Сез көн дә иҗат итәсезме?

 

– Юк. Көн саен эшләп булмый. Иҗат өчен теләк тә кирәк. Ләкин язмаган вакыт өчен ниндидер үкенеч хисләре дә пәйда була. Шигыремдә моны болай тасвирладым:

 

Вакыт үтә. Кулга алган каләм

Ак кәгазьдә эзләр калдырмый.

Шул минутлар ашый йөрәгемне,

Дүрт мөештә урын калдырмый...

 

Ә инде илһам килгәндә, син үзеңнән үзең киндер каршына килеп басасың. Әлбәттә, яшь чакта мин көн саен ясадым. Баштарак табигатькә чыкканда этюдлар өчен бары майлы буяулар ала идем, ә аннары каләм, тушь, перо белән график битләр ясауны ошата башладым. Рәсемнәрем арта барды, соңрак графикага тартылуым нәтиҗәсендә эшем дә берникадәр җиңеләйде, әлеге гадәтем иҗатыма нык ярдәм итте.

 

Ни өчен югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре генә халык күңелен яулый ала?! Чөнки аның аша рәссамның рухы чагыла. Иҗатчыга уңыш та, мәшһүрлек тә килергә мөмкин, ләкин моның өчен әсәр язганда киндердә йөрәгеңнең җылысын, гомер мизгелләрен калдырырга кирәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи