Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (2)

Күңел дәфтәре (2)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР

(1937, 13 февраль – 1956, 28 гыйнвар)

Гомумән алганда, ялган – бик әшәке нәрсә. Ләкин, гаҗәп, ул һәрвакытта да алай әшәке булып тоелмый. Була шундый чаклар, син якын дустыңның ялганын тыңлыйсың. Ул ялганлый. Ләкин нинди максат белән? Менә шунда хикмәт! Анда усал уй юк, ул ялагайланмый да, яхшы булып күренергә дә теләми. Ул моның белән үзенең сиңа мәхәббәтен белдерә, шуны белдерү өчен хыялын булган хәл итеп сөйли. Аны сөйләгәндә, ул аңа үзе дә ышана һәм сине дә ышана дип уйлый. Әгәр дә син дустыңа шулвакыт «син ялганлыйсың!» дисәң, син хайван булыр идең!

1937, 13 февраль

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.


 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи