Тәтеш районында юбилей дәрәҗәсендәге XX «Әтрәч укулары» үтте. Чарада дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм җирле халык катнашты.

«Әтрәч укулары»нда догалар укылды, матур теләкләрне үз эченә алган чыгышлар яңгырады, бүләкләү мизгелләре дә булды. /Л.Лерон фотосы.
Белгәнебезчә, әлеге күркәм чараны язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин башлап оештырып җибәргән иде. Әтрәч күп гасырлар элек Идел буе Болгар дәүләтенең князьлек үзәге булган. Бүгенге көнгәчә биредә борынгы каберлек сакланып калган. Гадәттәгечә, бу чара шул борынгы зират янында үткәрелә.
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе хәбәр иткәнчә, «Россия халыклары бердәмлеге елы», Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы» кысаларында, Кече Әтрәч авылы мәчетенең 30 еллыгына багышланган, зыялылар, галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашында «Ата-бабаң каберенә юлны онытма» исемле фәнни-гамәли конференция быел егерменче тапкыр үткәрелде. Укуларны «Шонгат» фонды, Тәтеш районы хакимияте, «Нур» ширкәте, ике Әтрәч авылы халкы, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе оештырды. Тарихи урында үтә торган чарада Тәтеш район хакимияте вәкилләре, авыл халкы, Казаннан һәм шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, дин әһелләре катнашты. Алар борынгы кабер ташларын карап, Әтрәч укуларын оештыручы, «Шонгат» фонды директоры Мөнир Вәлиев җиткергән тарихи мәгълүматларны кызыксынып тыңлады. Борынгы заманнарда биредәге Мең өйле Шонгат авылында Шәһри Болгар өчен акча сугылган. Сәүдәгәрләр һәм мөсафирлар мондагы юлдан Болгардагы Ага-Базар сәүдә үзәгенә сәфәр кылган. Кабер ташларында 1244 елдан калган язмалар укыла, дип сөйләде Мөнир Вәлиев.
Бәйрәмне төбәк казые, районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән укып, әрвахларыбыз рухына изге догалар ирештереп, күңелләрне пакьләде.
Әтрәч укулары «Изгеләр чишмәсе» янында дәвам итте. Анда һәркемне ипи-тоз, күңелле җырлар һәм шигъри сәламләүләр белән каршы алдылар. Монда районның авыл җирлекләре борынгы тормыш-көнкүреш белән таныштыра торган милли йорт күренешләрен тәкъдим итте.
Әтрәч укулары җылы эчтәлектәге сәламләү сүзләреннән башланып китте. Районның Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев җыелучыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлады. «Ел саен үткәрелә торган “Әтрәч укулары” авыл халкы өчен генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә күркәм күренеш. Гасырлар буена сакланып килгән мәдәни мирасыбыз ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Кылган догалар бабаларыбыз рухына барып ирешсен. Әтрәч укулары халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, үстерү һәм киләчәк буынга тапшыру өчен мөһим чара», – диде ул.
Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районының якташлык җәмгыяте рәисе Харис Камалиев, «Нур» агрофирмасы җитәкчесе – бәйрәмнең иганәчесе Радик Нургалиев Тәтеш районы халкына гореф-гадәтләрне саклаган өчен рәхмәт җиткереп: «Әтрәч җирлегендә милли йолаларның дәвамлы булуы сөендерә, бу киләчәк буын өчен матур үрнәк», – дип билгеләп үттеләр.
Әйтергә кирәк, биредә Әтрәч укуларының тарихын чагылдырган стенд эшләнгән, янында гына кечкенә музей да бар. Анда татар халкының борынгы тормыш-көнкүрешен карап хозурланырга мөмкин иде.
Калкулыкка корып куелган сәхнә түрендә бәйрәм кунаклары да, шушы җирлектә яшәүчеләр дә матур теләкләр белдерде һәм шул ук вакытта уйландырырлык хәлләр хакында сүз йөртеп, күңел кичерешләре белән уртаклашты. Зиратларны, ата-бабаларыбыз хакында тарихи хәтерне ничек сакларга, бу белемнәрне балаларга ничек тапшырырга дигән мәсьәләләр күтәрелде. Галимнәр, тарихчылар, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре үз фикерләре белән уртаклашты.
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков моңлы тавышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде. Бу көнне төбәк зыялыларын бүләкләү тантанасы да булды. Ахырда һәркем кунакчыл әтрәчлеләр әзерләгән мул табын артында учакта пешкән корбан ашы, пылау һәм шифалы чишмә суыннан самавырда кайнатылган тәмле чәй белән сыйланды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала