(Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә)
«Тәрбия – иң кирәкле бер эш»
Халкыбызның олуг галиме Ризаэддин Фәхреддиннең эшчәнлеге гаять күпкырлы булган: тарих, фәлсәфә, педагогика, халык авыз иҗаты, дин тарихы, дини тәрбия буенча дистәләгән хезмәтләр, вакытлы матбугатта даими рәвештә чыгып килгән күпсанлы мәкаләләр, бүгенге укучы өчен дә әле таныш булмаган калын-калын кулъязмалар — барысы да искытмәле тырышлыкка ия булган галимебезнең бәрәкәтле хезмәт җимешләре. Кызганыч ки, бу бай хәзинә озак еллар буе күләгәдә кала бирде. Соңгы елларда гына без Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы белән өлешчә булса да танышу бәхетенә ирештек. Аның хезмәтләре җитди рәвештә өйрәнелә башлады: галимебезнең әсәрләре тикшерелә, бүгенге хәрефләргә күчерелеп укучыларга тәкъдим ителә. Моңа карамастан бу искытмәле бай мирасны бүгенге укучыга җиткерүдә башкарасы эшләр әле бихисап.
Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Аның кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кешене күз алдына китерү мөмкин түгел. Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 80гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу). Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле итеп, тормыштап алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган. Шуңа күрә дә үз вакытында алар яратылып укылган, кайберләре ун-унбер мәртәбә дөнья күргән. Бу Ризаэддин Фәхреддиннең зур тәҗрибәгә ия булуы белән дә аңлатыла. 20 ел буе мәдрәсәдә уку, соңыннан төрле мәдрәсәләрдә белем бирү, озак еллар буе казый һәм мөфти вазифаларын башкару — галимебезне чын мәгънәсендә үз эшенен белгече итә. Шушы бай тәҗрибәгә нигезләнеп, галимебез Уфада казый булып эшләгән елларда ук күпләп хезмәтләр иҗат итүгә керешә (беренче китаплары исә шәкерт чагында ук чыга). Бу елларда аның иң мәшһүр китаплары дөнья күрә: «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», «Нәсыйхәт», «Шәкертлек әдәбе» һ. б. Бу китаплар кат-кат басылып чыга һәм мәдрәсәләрдә дәреслек буларак кулланыла. Хезмәтләрнең күбесе соңгы мәртәбә ХХ гасырның башында дөнья күргән. Гәрәп графикасында басылганга күрә һәркем алар белән таныша да алмый. Соңгы елларда гына «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле бала», «Нәсыйхәт» әсәрләре бүгенге хәрефләргә күчерелеп дөнья күрде. Ризаэддин Фәхреддиннең «Шәкертлек әдәбе» хезмәте исә әле бүгенге укучыга таныш түгел. Бу хезмәт мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә, яшьләргә багышлап язылган. Ризаэддин Фәхреддин шәкертләргә әхлакый, рухи тәрбия турында төшенчә бирә. Китапта белемнең кыйммәте, уку әдәпләре, үзенә остаз, иптәш сайлау, тырыш, максатчан булу, чисталыкны ярату, белгәнең белән гамәл кылу, күркәм холыклы булу һ. б. мәсьәләләр карала. «Шәкерлек әдәбе»ндә бүгенге көн өчен дә гаять әһәмиятле белемнәр урын алган. Китабның эчтәлеге бик кызыклы, гыйбрәтле булуын истә тотып без аны, хөрмәтле укучыбыз, Сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала», — ди Ризаэддин Фәхреддин. «Шәкертлек әдәбе» китабы галимебезнең бу сүзләрен тормышка ашыруда һәм рухи мирасыбызны барлауда хәерле бер эш булыр дип ышанып калабыз.
Мөхәммәтов Илдар, КДУ студенты.
Хезмәтне бүгенге телгә яраклаштыручы: Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, КДУ студенты
Ризаэддин Фәхреддин «Шәкертлек әдәбе» (Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә) / «Иман» нәшрияты, Казан – 2002/1423
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала