СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана.
СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана.
Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.
Үз заманының каһарманы
Егерменче гасыр. Татар әдәбияты. Гомәр Бәширов. Бу сүзтезмәләр бер-берсен тутырып табигый яңгырый шикелле. Дөрес, үткән гасыр татар әдәбияты тарихында бөекләр шактый: Тукай, Такташ, Ибраһимов, Тинчурин, Җәлил, Кәрим (Фатих)... Соңрак чордан тагын дистәләгән исемнәрне санарга мөмкин. Әмма шунысы бар: ни кызганыч, аларның дөньядагы яшәү язмышын тулы бер гасыр белән бәйләү кыен. Кайсылары яшьли вафат, кайсылары төрмәләрдә үлеп калган, кайсылары сугыш корбаннары... Һәрхәлдә, яшьләре буенча илләрдән узганнары сирәк. Бәхетебезгә, Гомәр Бәширов, йөзьяшәр ил агасы, тулы бер гасырның алтын баганасы булып кала алды. Ходай биргән саулык-сәламәтлек белән дә, олуг шәхес кимәлендә дә, акыл иясе буларак та.
Безнең халыкта, әлбәттә, талантлы кешеләр күп булган. Кайсы шәп шагыйрь, кайсы хикәя-повесть остасы, кайсы артист-драматург дигәндәй... Ә менә чын мәгънәсендәге әдипләр сирәк. Зур әдип булу өчен теге яки бу жанрда маһир булу гына җитми әле. Аның өчен чын зиһен, гыйлемле, милләт язмышын һәрдем омтылучы, гамәлен таланты белән раслый ала торган, шул җөмләдән сәясәтче дә була алу кирәк. Гомәр ага Бәширов нәкъ менә шул сыйфатларга ия шәхес иде.
Без, моннан ярты гасыр элек әдәбиятта килгән буын, шул чордагы совет әдәбиятының горурлыгы саналган шәхесләр белән нык кызыксына идек. Күрсәң, үзебез дә шундый үрләргә омтылганбыздыр инде. Кемнәр иде соң ул шәхесләр? Кайберләрен генә саныйм: М.Шолохов, А.Твардовский, А.Фадеев, М.Кәрим, украин М.Бажан, казакъ М.Ауэзов, эстон Ю.Смуул, литвалы Э.Межелайтис, кыргыз Ч.Айтматов, әзәри С.Рәстәм, үзбәк Г.Голәм... Шулар арасында түрдә Гомәр ага Бәширов та бар иде. Зур горурлык иде ул безнең буын өчен. Таяныч иде.
Хәзерге яшьләрнең ул чордагы совет әдәбияты үрнәкләренә үз карашлары бардыр. Беләм, тәнкыйть белән дә карыйлар. Табигый хәл. Әмма үзләре шул заманда яшәп иҗат итсәләр нишләгән булырлар иде икән? Минемчә, Гомәр Бәширов – шул чор (ә еллар бик катмарлы) мөмкинлекләреннән чыгып, милләт файдасына максимум эшләргә тырышкан фидакяр шәхес. Кемнәреңдер «Намус» романындагы Нафисә образы ясалма булып тоелырга мөмкин. Онытмыйк: Нафисәләр берничә буынны тәрбияләде. Начарга тәрбияләмәделәр бит! Шунысы мөһим.
Әгәр әдипнең иҗатын чын-чынлап бәяләргә теләсәң, аның «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «И язмыш, язмыш», «Гыйбрәт» кебек әсәрләрен яңадан укып чыгарга кирәк. Биштомлыгын укысаң тагын да яхшырак. Хәзер алар рәтенә Гомәр аганың яңа китабы – «Күңел дәфтәре» өстәлә. Алтмыш ике ел буена теркәлеп килгән бу көндәлек язмалар әдипнең иҗатын һәм эшчәнлеген дөрес бәяләр өчен иң ышанычлы чыганак булыр. Гомумән, озак еллар буе на көндәлек язып бару олы әдипләргә хас бер сыйфат. Әдәбият тарихыннан Л.Толстой, Ф.Достоевский, И.Эренбург көндәлекләрен искә төшерә алабыз. Әдипләрнең кичергәннәре, уйланулары, күңел түрендәге ихлас фикерләре, күрәсең, аларның әдәби әсәрләренә, публицистик мәкаләләренә сыеп бетмәгән яисә дөньяга чыгарырга әле иртә дип саналган. Шуңа күрә дә безгә ул язучыларның көндәлек язмалары аеруча кыйммәтле.
Миңа байтак еллар Гомәр ага белән аралашып яшәргә туры килде. Әйткәнемчә, ул бик олпат, һәр сүзен үлчәп сөйләшә торган һәм күпмедер дәрәҗәдә сак кеше иде. Шулай да, яшь аралары шактый күп булса да, күңеле түрендә яткан кайбер фикер-серләре белән уртаклаша иде. Мин моны 60 нчы еллар ахырында язучыларның Әлмәт бүлегендә җитәкче булып эшләгәндә яхшы тойдым. Ул Әлмәткә еш килгәләп йөрде. Озак-озак әңгәмәләшкән чаклар булды. Заман өчен шактый ук четерекле темаларга да сөйләшенелә иде. Әйтик, ничек итеп Галимҗан Ибраһимовны реабилитацияләү тарихы (бу эштә Гомәр ага җеп очын тотып торган кеше), Гаяз Исхакый тормышы һәм иҗаты, Һади Атласи эшчәнлеге һ.б. Күрәсең, мине ышанычлы дип санагандыр инде. Бик әһәмиятле дәресләр булды алар минем өчен.
Гомәр Бәширов 50-60 нчы елларда Республика җитәкчеләренең беренче бишлегенә кергән кеше иде дип беләм. СССР Югары Советы депутаты, Россия Язучылар союзы җитәкчеләренең берсе. Татарстан Язучылар оешмасының рәисе, Халыкара абруйлы язучы... Үткән чорда татар әдәбиятын дөньяга күрсәтүдә ике этап булды дип уйлыйм. Берсе – 50 нче еллар башында Гомәр Бәшировка һәм Кави Нәҗмигә Сталин (Дәүләт) премияләре бирү факты. «Намус» һәм «Язгы җилләр» әсәрләре дистәләгән чит телләргә тәрҗемә ителде, дөньякүләм таралыш алды. Икенчесе – Муса Җәлилнең әдәбиятка яңадан кайтуы һәм дәүләт күләмендә зур исемнәр бирелүе. Бу тарихи вакыйга да Гомәр ага Бәшировның роле зур булды.
Шунысын да өстәп әйтәсе килә: Казан үзәгеннән унбишләп чакрым ераклыкта, Аккош күле дип йөртелә торган җирдә, язучыларның иҗат йортлары бар. Алтмыш еллар дәвердә анда татарның зур язучылары, шагыйрьләре, драматурглары яшәгән, халык хәтерендә калырлык бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Әле бүген дә биредә бер төркем язучылар яши, эшли, традицияләрне дәвам итә. Бу иҗат йортларын да бит Гомәр ага нигезләгән. Аның тырышлыгы һәм дәрәҗәсе белән булдырылган алар. Бу – бөек әдипнең иҗтимагый-гражданлык эшчәнлегенең бер дәлиле.
Гомәр ага Бәшировның көндәлек-хатирәләрдән торган китабы да безнең рухи тарихыбызда аның тоткан зур урынын һәм югарыда әйтелгән фикерләрне өлешчә раслый дип уйлыйм.
Равил Фәйзуллин,
Татарстан Республикасының халык шагыйре
Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала