Моннан берничә ел элек әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинованың күпкырлы олуг әдибебез һәм галимебез Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган саллы җыентыгы басылып чыккан иде.

2026 елның 23 апрелендә Казанда Нәкый Исәнбәтнең «Татар мифлары» китабын (16+) тәкъдим итү кичәсе. Күренекле фольклорчы, галимнең бу китабы 1910-1950 елларда татарлар яшәгән төрле төбәк авылларында җыелган фольклор материаллары нигезендә төзелгән. Китапны төзүче – филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова. Хезмәт ХIХ-ХХ гасырның беренче яртысында көн иткән татарларның мифик ышанулары, им-томнары, алар белән бәйле йолалары, эш-гамәлләре, гадәтләре аша яшәү тәртипләрен күзалларга мөмкинлек бирә. /М.Захаров фотосы.
Ошбу китап мәшһүр затның иҗади һәм сәяси биографиясенә караган өстәмә мәгълүматларны эченә алуы, тоталитар режим шартларында идеологик эзәрлекләүләргә, урынсыз гаепләү һәм чагуларга каршы әдипнең ничек көрәшүен чагылдырган материалларны беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә ирештерүе белән күңелне әсир итте. К.Тинчурин исемендәге театрның фойесында уздырылган тәкъдим итү кичәсендә Миләүшә ханымның әдәби-мәдәни мирасыбызны торгызу һәм гамәлгә кертү юнәлешендә эзлекле һәм дә даими рәвештә алып барган эшчәнлегенә хаклы рәвештә югары бәя бирелде.

Һәм менә безнең алдыбызда «халык академигы»ның күп кырлы шәхси иҗаты һәм аның тарафыннан тупланган фольклор мирасының моңарчы кул тимәгән яки махсус тикшерелмәгән өлкәләрен өйрәнү һәм кулланышка кертүдә яңа казаныш, бу юлы – халыкның төрле ырым-ышануларын, шуларга бәйләнешле халык педагогикасын һәм медицинасын эченә алган «Татар мифлары» (Казан: Татар. кит. нәшр., 2025, 511 б.) (16+) исемле һәм «Нәкый Исәнбәт һәм татар текстологиясе» (Казан: Яз, 2026, 375 б.) (16+) дигән бер-бер артлы чыккан ике саллы китап. Чын күңелдән котлыйбыз! Казан федераль университетының Филология һәм медәниятара багланышлар институтында уздырылган тәкъдим итү кичәсендә Миләүшә ханым эзерләп чыгарган бу яңа хезмәтләр дә уңай бәягә лаек булды.

Әлеге басма китапларның дөньяга чыгуы, бигрәк тә беренчесенең зур кыенлык-каршылыклар аша үтү, хәтта төзүченең җыентыкны бербөтен хәленә җиткерү юнәлешендә җитди өлеш һәм өстәмәләр кертүе белән бәйләнгән. Ачыклап әйткәндә эш шунда: 1992 елда Республика Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе һәм Министрлар Советы карары нигезендә Нәкый Исәнбәтнең иҗади мирасын бастырып чыгару турында карар игълан ителгәч һәм бу җаваплы эш ул вакытта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшриятына йөкләтелгәч, әдипнең хатыны Нәҗибә ханым Исәнбәт аганың 15 папкадан торган мирас архивын, шул исәптән «Татар мифлары» җыентыгын нәшриятка илтеп тапшыра. Шушыннан соң язучының кулъязма архивы, уртак фикергә нигезләнгән кирәкле нокта куелмыйча, әлеге өч җаваплы оешма арасында әле берсе, әле икенче яки өченчесе карамагына күчеп йөри.

Язучы, фольклорчы, тел белгече, педагог, ТАССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык язучысы Нәкый Исәнбәт (Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров) (1899-1992).
«Мирас» редакциясенең соңгы мөдире Равил Рахмани (Кукушкин) Нәкый Исәнбәтнең нәшрият план-проспектына кертелгән күптомлылыгының, үзе төзегән беренче томы гранкаларын һәм әдипнең аерым папкаларга урнаштырылган бай кулъязма мирасын нәшрияттан киткәндә җитәкчелеккә тапшырып калдыра. Һәм менә шуннан соң – гаҗәпнең гаҗәбе – бәяләп бетергесез әлеге кыймәтле папкалар бер шкафка тезеп җыелган җиреннән юкка чыга! Нәкый аганың кызы Йолдыз ханым шактый зур акчалар вәгъдә итеп караса да, югалган архивның очына беркем дә чыга алмый.
Әмма Нәкый Исәнбәтнең заманында басарга тәкъдим ителгән архивы нинди өлешләрдән торганлыгын безгә билгеле «Әдипләребез» дигән ике томлы белешмәдә аның турында бирелгән библиографик мәкаләдә төзүче-библиограф Равил Рахмани үзе эшләгән вакытта әдипнең Татарстан китап нәшрияты карамагында булган кулъязма томнарының тулы исемлеген теркәп калдырган. Анда мифларга багышланган кулъязма томның 50 басма табак күләмендә булуы күрсәтелгән. Ә әдип архивы аша Миләүшә ханым кулына килеп кергән мифлар җыентыгының күләме шактый кайтыш, хәттә 5-6 табакка кимрәк. Ачыклап әйткәндә, әлеге нөсхәдә шаһитлар «бар иде» дип раслаган «Себер мифлары» тексты юк. Янә килеп, халыкка билгеле кайбер мәҗүси аллалар (Умай-ана, ут алласы Алас) һәм иллаһилаштырган ияләр (мал-туар иясе Җәнки/Зәнки баба, кош-корт иясе Гәмбәр ана, басу анасы-алиһәсе Сөмбелә), тотемлаштырылган яки изгеләштерелгән мифик затлар (ак бүре, ак елан, Һымай, тулпар, дөлдел, җирне яратуда катнашкан тылсымлы үрдәк) һәм ахыр килеп, культлаштырылган (Изге чишмә, изге тау, Әүлияләр зираты) турында махсус рәвештә бирелгән материаллар күренми. Ләкин кем әйтер үтә сизгер һәм әзерлекле фольклорчы Нәкый Исәнбәт тарафыннан әзерләнгән күләмле җыентыкта болар хакында материал булмагандыр дип?!
Менә шундый җитенкерәмәү һәм югалтуларны сизгәнгә һәм ачыргаланганга күрә дә Миләүшә ханымның Нәкый Исәнбәт варисларында ярым-йорты хәлдә сакланып калган мифлар җыентыгын тулыландыру, бөтен бер хәлгә китерү өчен үзенә алынырга һәм күп көч куярга туры килгән. Ачыклап әйткәндә, әдипнең берничә урынга бүленгән шәхси архивын «җиде кат иләк аша» сөзә-сөзә өйрәнгәндә табылган мифологиягә бәйләнешле текстлар да, шулай ук аның төрле фольклор җыентыкларында, хәтта әдәби әсәрләрендә әлеге өлкәгә кагылган урыннар да – барсы-барсы да (кирәк чакта гарәп шрифтыннан ире Айдар әфәнде белән бергә хәзерге язмага күчереп, күләмле хезмәтләрдән сайлап алынган өзекләрне исә тиешле тематик бүлекләргә таратып урнаштырып) Миләүшә ханымның үзе теләп алынган шушы үтә җаваплы эшне, һәрвакыттагыча, җиренә җиткереп башкарып чыгуына китергән. Һәм басым ясап әйтергә кирәк: бу изге эш белән ул 5 ел буена шөгыльләнгән.
«Татар мифлары» җыентыгының төп тексты гомумиләштереп язылган гыйльми яки белешмә мәкалә белән түгел, ә аның урынына алмаш-альтернатив рәвештә тәкъдим ителүче Нәкый Исәнбәткә адресланган һәм әдипнең шуңа җавап рәвешендә язылган кереш сүзе белән ачылып-башланып китә. Ташкенттан килгән ошбу хат авторы гавамыбызның борынгыдан килгән рухи мирасы, төрле культ ияләр, ырым-юраулар, им-томнар белән кызыксынуы турында язган һәм фольклор белгече Нәкый агадан Тукай иҗатында киң чагылыш тапкан һәм халык авызында йөргән шул рухи мирас хакында махсус язып чыгуын сораган.
Хатка җавап рәвешендә кабул ителүче мәкаләсендә Нәкый Исәнбәт үзенең мифлар белгече булмавын искәртә, әмма сүзен уңай якка борып, бу эшкә ни өчен алыначагы һәм ни рәвешле башкарачагы турында болай дип белдерә: «Дөрес, язучы булгач, мин дә үз халкымның рухы, мәгънәви байлыгы, тарихы белән беренче нәүбәттә кызыксынам. Моның өчен кулымда, төрле фольклор материаллары белән беррәттән, мифология буенча да байтак нәрсә җыйналган. Шулай булгач, мин бу тәкъдимегезне үтәсәм дә, бары тик бер язучы булып кына үти алам. Ләкин һич тә бер мифолог булу дәгъвасы белән түгел... Моның өчен мин иң элек үземнән элгәрегеләрнең булган эшләрен файдалану өстенә, шушы соңгы 50 ел эчендә үзем ишеткән, күргән, белгән, язган, җыйганнарымны, икенче төрле әйткәндә, арка капчыгымны чишеп, хәзинәдә барынча өстәлгә куймакчы булам».
Табигый инде, китапны тулыландырып төзүче һәм басарга әзерләүче Миләүшә Хәбетдинова җыентыкка, һичшиксез, танылган фольклор белгеченең үзе турында да материал булырга тиешлеген аңлаган. Нәкый аганың узган юлына, иҗади биографиясенә бәйләп, аның ничек фольклорчы булып китүе, бу өлкәдә күрсәткән җитди эшчәнлеге хакында, шулай ук әдипнең мифларны җыю-өйрәнү белән ничек шөгыльләнүе, төрле әсәрләренә кертеп пропагандалавы һәм дә, ахыр килеп, әлеге төр иҗат үрнәкләре туплаган махсус җыентык әзерләгәнлеге турында тәфсилле кереш мәкалә урнаштырган.
Басылып чыккан җыентык материаллары (аны уку-укыту вазыйфасына хезмәт итә торган хрестоматия дип атарга да була) дүрт тематик бүлеккә бүлеп, ягъни ышануларның гамәли функцияләренә, нәрсәгә хезмәт итүләренә бәйле рәвештә, аерып бирелгәннәр. «Татар мифлары» дип исемләнгән иң зур күләмле беренче бүлек Исламга кадәрге мәҗүси ышануларны һәм Ислам аша кергән мифологик образ-персонажларны эченә ала. Фольклорчы галим, алдан искәрткәнчә, җыентыктагы һәр мифка яки мифка бәйләнешле ышану һәм йолага карата аңлатматасвирлама биреп бара, шуларга үзенең шәхси карашы белән таныштыра һәм урыны-урыны белән информантлардан язып алынган конкрет-гамәли дәлилләр белән тулыландыра.
Ахыры киләсе санда.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала