Журнал «Безнең мирас»

Йомырка белән суган сумсасы – үзе бер бәйрәм!

Татарларның бәйрәмнәре, борынгы гореф-гадәт буенча, ел фасыллары алмашуы һәм кыр эшләре белән бәйле булган. Нәүрүз – кышның тәмамлануын һәм язның килүен белдерсә, Сабан туе кыр эшләренең килеп җитүен аңлаткан. Ә 1 май көнне халык табигатьнең уянганын, яңа тормыш башлавын «Йомырка бәйрәме» белән каршы алган һәм бу бәйрәмне әле дә бик яратып уздыра.

 

Суда пешкән йомыркалар татарларда борынгыдан яхшы уңыш һәм һөҗүмнәрдән саклану теләге символы булып саналган. Бу көндә йомырканы суда пешереп, төрле төсләргә буяганнар, тәмтомнар пешергәннәр һәм кунаклар чакырганнар. Хуҗабикәләр йомыркаларны кичтән табигый буяулар белән буяп куйган. Мәсәлән, суган кабыгы, каен яфраклары, имән агачы һәм чөгендер салынган суда кайнатылган йомыркалар салават күпере төсләрен алган.

 

«Йомырка бәйрәмен»дә табыннар да икеләтә тулы-мул булырга тиеш. Татар хатын-кызлары коймак, төш пешергән, чәй кайнаткан, шулай ук башка тәм-томнарны да өстәлгә куярга омтылган.

 

Әлбәттә, бу бәйрәмне, иң беренче чиратта, балалар көтеп алган. Нәкъ әлеге көндә алар шаяру, кызыклы маҗара сыман, төрле йортларга барып, йомыркалар җыйган. Билгеле, кем күбрәк йомырка җыйган – шул җиңүче. Әлеге йомыркаларны салып барыр өчен әниләре аларга махсус чүпрәк капчыклар да тегә торган булган. Балалар, иртән киенеп вакыт уздырмас өчен, кичтән үк киенеп яткан һәм әтәчнең беренче тавышы белән урамга ашыккан. Төрле халык әйтемнәрен, кызыклы шаяру сүзләре әйтеп, җырлар җырлап, алар авыл халкының ишекләрен шакыган һәм йомыркалар сораган. Билгеле, тиешле бүләкләр аларны күптән көтеп торган.

 

Йомырка җыю якынча 2-3 сәгать дәвам иткән һәм бик күңелле узган. Аннары балалар бер урынга җыелып, шул җыелган йомыркалар белән тизлеккә, зирәклеккә һәм җитезлеккә төрле уеннар уйнаганнар. Мәсәлән, йомырканы таудан тәгәрәткәннәр, бәрештергәннәр, соңыннан исә шул йомыркаларны авыз иткәннәр.

 

Кичен исә кайбер авылларда бәйрәмне яшьләр дәвам иткән. Алар матур итеп бизәлгән атлар белән төрле авылларга барган, җырлар җырлаган, кызлар белән очрашкан һәм халыкны биюләр, шаян сүз һәм уеннар белән куандырган. Йомыркаларны бер кәрзингә җыйганнар һәм тагын бер кызык уен оештырганнар. Үзен атта оста йөрүче дип исәпләгән егет, кәрзинне алып, атка атланып, авылдан читкә таба чапкан. Аны куып җитүчегә кәрзиндәге барлык йомыркалар эләккән. Ләкин бу хәл бик сирәк булган, күбесен базар хуҗаларына биргәннәр һәм шулай итеп акча эшләгәннәр.

 

«Йомырка бәйрәме»ндә ризык, билгеле, уенчык яки кирәкмәгән әйбер булып саналмаган. Берәүләр аны мохтаҗларга биргән, икенчеләре саткан, ә кемдер өенә алып кайткан. Күп йомырка җыелса да, татар хуҗабикәләре бу ризыкны кая куярга дип баш ватмаган. Йомыркадан алар төрледән-төрле ризыклар әзерләгән. Шуларның берсе – йомырка белән суганнан әзерләнгән сумса. Әйдәгез, аны без дә пешереп карыйк. 

 

 

Кирәкле ингредиентлар: 

 

Камыр өчен:

 

• 300 мл җылы су; 

• 1 йомырка; 

• 350 г он; 

• 1 чәй кашыгы чүпрә; 

• 1,5 аш кашыгы шикәр комы; 

• 3 аш кашыгы май; 

• 1 чеметем тоз.

 

Эчлек өчен:

• 1 бәйләм яшел суган;

• пешерелгән 6 йомырка;

• 2 аш кашыгы сыер мае;

• тоз;

• кыздырыр өчен май. 

 

Эш барышы: 

 

Савытка чүпрә, су, аннары шикәр комы, йомырка һәм тоз салабыз. Он салып, камыр изәбез. Май өстәп бераз басабыз да, өстен каплап, кабарганчыга кадәр җылы урында калдырабыз. 

 

Эчлек өчен суганны вак итеп турыйбыз һәм, тоз салып, яхшылап изәбез. (Болай эшләү аның ачылыгын киметәчәк.)

 

Аннары шул массага туралган йомырка, тоз һәм эретелгән сыер мае салып болгатабыз.

 

Камырдан кечкенә шарлар әвәлибез, шуларны җәябез, уртасына эчлек салып, кырыйларын тоташтырабыз.

 

Табага сыек май салабыз һәм әйбәтләп җылытабыз. Аннары сумсаларны шуңа салып кыздырабыз. 

 

Сумсалар әзер, дуслар! Йомырка белән суганнан әзерләнгән әлеге камыр ризыгы белән күпләр балачактан ук таныш, аны яратып ашый.  Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Сәхифәне Айзилә Сабирова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б. 108-109. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру