Гаяз Исхакыйның милләтчелеге турында

Бу күренекле шәхесне җитмеш елдан артык безнең мәдәнияттән генә түгел, гомумән, татар дөньясыннан аерып торган төп сәбәпләрнең берсе аны милләтчелектә гаепләү булды. Монысы үз чиратында бездә «милләтче» төшенчәсен бик берьяклы, бары кире мәгънәдә генә аңлату белән бәйләнгән иде. Хәзер безгә бу төшенчәне киңрәк планда, шул исәптән милләтпәрвәрлек мәгънәсендә дә аңларга вакыт житте.

Гаяз Исхакыйның шундый мәгънәдәге милләтчелеге үзенең тамырлары белән бик еракка, чал тарихка китә. Ачыграк әйтсәк, ул татарның безгә билгеле булган 1100 елдан артык рәсми тарихында мәдәниятнең үзенчәлекле урыны белән бәйләнгән. Мәдәниятнең халкыбыз тормышындагы роле монгол һәм урыс яуларыннан соң тагын да мөһимрәк төс ала.

 

Гаяз Исхакый (1878-1954)

Мәгълүм булганча, Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы тар-мар ителгәч, татар халкы язмышы сагында торырдай дәүләт институтлары да юкка чыгарыла. Моннан соң басып алучылар тарафыннан иҗтимагый-сәяси хокуклардан мәхрүм ителгән халкыбызның бердәнбер яклаучысы булып мәдәният кала. Әдәби, тарихи, фәлсәфи, әхлакый, дини һ. б. ядкарьләрдә халыкның иҗтимагый-рухи яшәеше, тормыш тәҗрибәсе һәм акыл зирәклеге, уй-омтылышлары һәм хыяллары чагылыш таба.

 

Икенче яктан, бу ядкарьләр колониаль хәлгә төшерелгән татар халкына яшәргә, үзенең милли йөзен һәм рухын саклап калырга көч бирәләр, аның якын киңәшчесенә һәм остазына әвереләләр. Менә шуна күрәдер, татарда элек-электән китап сүзенә игътибар һәм ихтирам зур булган. Татар мәдәниятенең милләт язмышы турында кайгыртуы XIX йөздән яңа баскычка күтәрелә. Бу вакыттан Россиянең капитализм юлына аяк басуы шартларында илдә демократиягә беркадәр юл ачыла башлау татарларда милли үзаңның көчәюенә булыша.

 

Бу хәрәкәтне башлап җибәрүче һәм аңа рух өрүчеләр булып мәгърифәтчеләр чыгыш ясый. Алар хәзер һәртөрле цензурадан һәм эзәрлекләүләрдән элеккечә үк курыкмыйча, үзләренең төп максаты татар милләте, аның язмышы турында кайгырту икәнен ачыграк белдерәләр һәм мәдәни корал белән шушы максатларны тормышка ашыру өчен көрәшкә күтәреләләр.

 

Мәсәлән, әдәбият өлкәсендә шушы көрәшне башлап җибәрүчеләрдән булган Муса Акъегет үзенең «Хисаметдин менла» романында (1886) үз халкының мәдәни киләчәгенә, интеллектуаль мөмкинлекләренә шикләнеп яки пессимистларча карауларга, «һөнәркяр, мәгълүматлы кавем улмак, әлбәттә, яхшыдыр, ләкин татар милләте һөнәркяр ула алмас. Бик күп еллар кәчте, татар милләте зыяланмады да..., бу мөмкин дәгел», – дип уйлаучыларга каршы чыга. Гомумән, үз күңеленә бик якын булган бу мәсьәлә турында язучы бик дулкынланып сөйли. Татар милләтенең рухи мөмкинлекләренә шикләнеп караган кешеләргә әсәр геройларыннан берсе, гимназист Әбүзәр, автор фикерен чагылдырып, болай ди: «Уйганыңыз, кардәшләр! Уйганыңыз, буның кеби гакылсыз дәлилләреңезлә үзеңездән көлдермәңез. Бакыңыз башка милләтләрә, ишта французлара, ишта немецләрә; бунлар дәгел суда кимәдә балык кеби йөзмәки, һавада кош кеби очмак машинасы төзә беләләр. Әмма безнең сукаламак илә вак сәүдәдән башка һөнәремез юк кебидер».

 

Үз халкының башка кайбер халыклардан икътисади-сәяси яктан калышуын ачынып искәртү белән бергә, М. Акъегет аны бу кыен хәлдән ничек чыгару турында да уйлана. Моның өчен, мәгърифәтче әдип уенча, барыннан да элек милләтпәрвәлек (милләт кирәген кайгырту) идеясе белән рухланырга кирәк. Шушы идея әсәрдә төрле катлау вәкилләре булган өч геройны – бәк улы Әбүзәрне могаллим, Хисаметдинне һәм теләнче егет Мохтарны бер-берсенә якынайта һәм дуслаштыра. Язучы милләтпәрвәрлеккә дан җырлау белән генә чикләнми, бәлки бу идеяне тормышка ашыру юллары хакында да уйлана. Роман геройлары биредә сүздән эшкә күчәләр.

 

М. Акъегет, үзенең мәгърифәтчел карашларыннан чыгып, милләтне үстерүнең беренчел чарасын, әлбәттә, аны гыйлемле итүдә күрә һәм аның геройлары шушы максатта авылларда китап тарату эшен башлап җибәрәләр. Шул ук вакытта язучы милләтләрвәрлек юлында зур эшләр башкару өчен байлык та кирәклеген аңлый. Шушы максатта «әрсезлек вә кискенлек илә» кәсеп итеп, теләнче егет Мохтар тиешле акча туплый һәм бераздан зур сәүдәгәр булып китә. Баегач исә ул милләт өчен файдалы эшләр эшли: үз исәбенә зур мәдрәсә салдыра һәм «мәдрәсә шәкертләренә кесәсеннән мәгашлек (яшәрлек) акча» бирә. Бу геройның гамәлләрен сурәтләү аша М. Акъегет революциягә кадәрге татар тормышының характерлы бер күренешен ача. Эш шунда ки, шәхси тырышлыклары, булдыклылыклары аркасында бик түбәннән күтәрелеп күренекле сәүдәгәрләр, завод-фабрика хуҗалары булып киткән күп кенә татар эшкуарлары үзләренең байлыкларын гадәттә милли мәгърифәт эшенә сарыф итә торган булганнар. Гомумән, революциягә кадәрге татар мәгарифе һәм мәдәнияте нигездә меценатлар акчасына яшәгән. Шул юл белән татарның милләт буларак яши һәм үсә алуы тәэмин ителгән.

 

Мәдәниятебезнең Кол Галиләр заманыннан килә торган шушы изге миссиясен тарихның яңа борылышында, ХХ йөз башында Гаяз Исхакый күтәреп ала. Әдәбияттагы беренче адымнарын ул «Тәгаллемдә сәгадәт», «Кәләпүшче кыз», «Бай углы», «Өч хатын берлә тормыш», «Ике гашыйк» кебек гадәти мәгърифәтчел рухтагы әсәрләрдән башлый да, 1904 елда аяз көндә яшен яшьнәгәндәй тәэсир иткән һәм иң милләтчел әсәрләреннән булган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» романын бастырып чыгара. Ул йокымсыраган хәлдә яшәгән милләттәшләрен чаң сугып сискәндерү, айныту һәм үзләренең нинди хәлдә яшәүләренә аеграк карату нияте белән язылган иде.

 

Әсәрендә «ник бу кадәр ачы лисан белән» сүз алып баруын автор үзе болай аңлата: «Минемчә, үлек кеби йоклаган кешене уятыр өчен, аны бишектә тирбәтүдән бер нәрсә чыкмый, аны тиз уятасың килсә, аның кабыргасына бик каты төртергә кирәк. Хәтта ике кабыргасы бер-берсенә ябышсын. Ул, тиздән уянып китеп, йокы ачуы илә уятучыны шулкадәр тәмле йокыдан уятуы өчен, сугып екса да егар. Ләкин икенче вакытта алай вакытсыз ятып йокламас». Татар милләтенең аяныч хәлен башка бик күпләргә караганда тирәнрәк аңлаган, ачыграк күргән Исхакый бу әсәре белән башкаларны да шушы хәлгә төшендерергә тели. Шул ук вакытта язучы милләтне, аның уенча, фаҗигале финалга, инкыйразга китерә торган сәбәпләр турында уйлана.

 

Яңарак кына Казандагы Татар укытучылары мәктәбен тәмамлаган, анда рус мәдәнияте белән якыннан танышкан һәм татар мәгыйшәтен рус дөньясы белән чагыштырып карый башлаган Исхакый әлеге сәбәпләрне түбәндәгечә күзаллый. Милләт яшәешендә галим-голәмагә зур урын биреп, яшь әдип татарның ул вакыттагы аянычлы хәленә төл сәбәпләрнең берсе итеп тә әлеге шул голәмане, беренче чиратта, дин әһелләрен саный. «Минемчә, хәзер тәрәккый өчен иң кирәкле эш үземезне шул голәманың тәхет әсарәтеннән коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмакдыр», –дип белдерә ул.

 

Дөрес, биредә Исхакыйның дин әһелләренен барысын да бер тарак белән тарап, бары кире яктан гына бәяләве белән килешеп булмый. Чөнки яшь автор руханилар катлавына максималистик караштан чыгып килә. Шундый ук караш авторның «манигы тәрәккый»не, ягъни милләт үсешенә киртә булып торган икенче сәбәпне билгеләвендә дә сизелә. Ул сәбәпне Исхакый мәктәп-мәдрәсәләрдә яшьләргә белем бирүнең дәрәҗәсе бик түбән булуда һәм милләт үсеше өчен гаять әһәмиятле бу эшне тулысынча әлеге шул дин әһелләренә тапшыруда күрә. «Манигы тәрәккый»нең тагын берсе һәм аеруча тәэсирлесе, автор уенча, милләткә хезмәт итәргә тиешле кешеләрнең бик факыйрь сыйныфтан чыгып, тормышта күбрәк ничек тамак туйдыру турында кайгыртырга мәжбүр булуда.

 

Милләт үсешенә комачаулый торган тагын бер факторны Исхакый татарларның урыс мәктәпләрендә укымауларында күрә. Бу хәл әле яңарак кына урыс мәктәбендә укып чыккан яшь авторның урыс дөньясына мөкиббән китеп каравында, аны һәр яктан үрнәк итеп куюында нык сизелә. Бу факт, икенче яктан, урыс мәктәпләрендә татар яшьләрен укытканда миссионерлык сәясәтенең нәтиҗәле тормышка ашырылуын да күрсәтә.

 

«Манигы тәрәккыйнең соңгысы, Исхакый уенча, башлаган эшләрне еш кына төгәлли алмауда, берсен ташлап, икенчесен башлау белән мавыгуда. «Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер әсаслы нәрсә чыгаруны без яратмыйбыз да, теләмибез дә. Безгә булса тиз булсын һәм файдалы булсын... Агачтан җимеш алыр өчен, аны орлыктан чәчеп, һәркөнне никадәр хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына максудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген чәчеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик, тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк: бара-тора вакыты җиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр». Татарны инкыйразга алып киләчәк шушындый сәбәпләрне гомум төстәрәк икърарлаганнан соң, Г. Исхакый әсәрнең төп өлешендә әлеге сәбәпләрне тәфсилләп сурәтләргә алына.

 

Язучы бигрәк тә татарның үз дәүләтеннән мәхрүм ителгәч үзенә бер икътисади-мәдәни торгынлык шартларында яшәвен, байлыгын һәм вакытын курчак туе үткәрү, һәртәрле мәҗлесләр белән мавыгу һ. б. кебек мәгънәсез эшләргә сарыф итүен тасвирлый. Торгынлыкның мәгариф өлкәсендә, мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлегендә аеруча ачык чагылуына басым ясый. Мәгариф эшенең сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге белән кызыксынмау яшь буынны үстерүгә, бигрәк тә аны файдалы кеше итеп тәрбияләүгә зур зыян китерде. Безнең халык үзенең киләчәге турында уйламыйча, ваемсыз һәм йокымсырап яшәгән бер вакытта урыслар, язучы фикеренчә, үзләренең мәгариф системасында зур үзгәрешләргә ирештеләр, бик күп яңа һөнәр-кәсепләр үзләштерделәр. Нәтиҗәдә, ди автор: «Һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар чыкты. Алар үзләренең эшләрен ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде».

 

Болай заманча яшәүдә безнең халык, язучы уенча, урыслардан үрнәк ала алмады, без «бабаларымыз гадәтен югалтмыйк, дип кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык». Урысча укытудан курку, урысча укуны динеңнән язу дип аңлау, автор фикеренчә, татарларда туган җирен ташлап Төркиягә китү хәрәкәтен тудыра. Мөһаҗирлек бары татарны таркатуга, аны тагын да ярлыландыруга гына китерде. Алга түгел, артка карап яшәү аркасында безнең халык икътисади-мәдәни тормышта артка кала, монысы үз чиратында аның әхлакый яктан да түбән төшүенә китерә. Татарлар арасында урыслашуның көчәюе де татар милләтенә зыянлы була. Шундый сәбәпләр белән бәйле рәвештә, егерме беренче гасыр ахырында татар милләтенең инде нигездә юкка чыгуын сурәтләгәннән соң, язучы игътибарын иң соңгы болгар-татарлардан булган тарихчы Жәгъфәрне тасвирлауга юнәлтә. Ул үз халкының рухи байлыгы булган әсәрләрне жыю белән мәшгуль. Боларны җыеп тарихка кертеп калдырырга тели. Монысын исә ул туган халкы турында тарихта истәлек калдыру нияте белән эшли. Аның шушы максат белән йөргәндә күргәннәре безнең көннәрдәге хәлләр белән шактый аваздаш яңгырый.

 

Әстерханнан Казанга килгәндә ул утырган элекке татар пароходына хәзер рус исеме кушканнар. Казанда элек татарның үзәге булган Печән базарында ул бары урысча сөйләшүне генә ишетә. Электәге татар мәчетләрендә урыслар һәртөрле оешмаларын ачып бетергәннәр. Приют та бар алар арасында, акушерлык курслары да, сәүдә оешмалары да. Ә берсенең манарасына хәтта колокол менгереп куйганнар, ә икенче берсенә «Убежище для неизлечимых больных» дигән вывеска элгәннәр. Казандагы бер газетада басылган «Последний болгарин» дигән мәкаләдән исә Жәгъфәр Оренбург хәстәханәсендә бер мөселман картының «бик авыруын һәм дә саташып ятуын, хәзер дә үзенең үлеп беткән якыннарын чакыруын, Коръән укырга кеше китерергә теләүләрен, кайвакытта болгарча җырлап жиберүләрен, шуннан соң еглап җибәрүләрен, аның артыннан хатыны, балалары, кардәшләренең исеме белән кычкыруын һәм дә Оренбургта бер болгар да юк булганга, актык көннәрендә шул кешегә сөйләшергә кеше булмавын» белә. Болгар-татар халкының XXI гасыр ахырында шундый фажигале финалга дучар булуына кабат-кабат инану белән бергә, язучы һәм аның герое мондый финалга китергән сәбәпләр турында да уйланалар.

 

Биредә Җәгъфәр еш кына рәсми пропаганда фикерләренә игътибар итә. Мәсәлән, ул урыс журналларының берсендә «Ишанизм и его последствия» дигән мәкалә укый. Анда заманында бик гайрәтле, эшлекле һәм тырыш булган болгарларның бернигә ярамаслык хайванлык дәрәҗәсенә төшүләрендә төп сәбәпче ишаннар дип күрсәтелә. Ә инде Петербургтагы бер тарих җәмгыяте соңгы болгар Жәгъфәр хөрмәтенә үткәргән мәҗлестә аның урыс рәисе, мәгыйшәтнең төрле-төрле өлкәләрендә дан казанган, үзләрен дөньяга таныткан урысларга мәдхия уку белән бергә, кайчандыр бу халыкның мөгаллиме булган болгарларның «нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң, тарих бәшәрдә бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң янып бәткән шәм кебек» эреп бетүләренең сәбәпләрен «иң әүвәл, ул болгарларның үсешенә ислам динен кабул итү зур зыян китерде», дип аңлата. Аныңча, бу дин болгарларны күршеләре урыслардан аерган, соңгылары ирешкән казанышлардан файдаланырга комачаулаган, бигрәк тә болгарларның урыс мәктәпләрендә укырга теләмәүләре зур зыян китергән.

 

Нәтиҗәдә бу халык, алга таба рухи-әхлакый һәм мәдәни яктан түбәнгә тәгәрәп, таркала барган. Болгарларның бетүенә сәбәпче факторлар итеп чыгыш ясаучы тагы аларның бик һавалы булуларын, башкалар сүзенә һәм киңәшләренә колак салмауларын, һәммә нәрсәдә «үзем беләм» дәгъвасында булуларын, чынлыкта исә аларга теге-бу эшне башкаруда компетентлык җитмәүне саный. Әйтик, мәгариф эшенә тиречелер, дин мәсьәләләренә эшчеләр катнашканнар, мәдрәсә-мәктәп эшләрен укый-яза белмәгән кешеләр йөрткәннәр. Шунлыктан бу халык бары әдәбият һәм музыка өлкәсендә генә тарихта азмы-күпме эз калдыра алган. Жәмгыять рәисе чыгышын үз халкының болгарлар кебек аяныч хәлгә төшмәвенә куану сүзләре белән тәмамлый: «Боларның хәлләренә караганда, без, руслар, тагы шатланамыз. Чөнки безнең дә болар хәлендә булуымыз, бу көнге көннәрне яисә иртәрәк, яисе соңрак күрүемез, дөнья белән бөтенләй күрешүемез ихтимал иде. Ләкин ул көн хәзер үтте. Үземезнең гайрәтемез, тырышлыгымыз сәясендә әүвәл авыр эштән котылдык. Моның соңында руслар яшәячәкләр, яшәсен руслар!» Жавап сүзе белән чыккан Жәгъфәр дә үз халкының юкка чыгуын нигездә шулай ук «милли» сәбәпләр белән аңлата. Аныңча, әүвәл болгарлар һәр эшне уйлап, алдын да, артын да белеп, ник, ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булган, ә соңрак Азия сахраларында бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән монгол-татарлар йогынтысында әлеге сыйфатларын югалта барганнар. Башкаларга ияреп, Жәгъфәр дә туган халкының бетә баруында тагын ислам динен гаепле саный. Дересрәге, герой биредә төп сәбәпне болгарларның чын мәгънәсендә исламны үзләштерә алмауларында, моның урынына ислам киеменә киенгән ниндидер бер мәҗүси дине буенча яшәүне дәвам итүләрендә күрә. Моның өстенә Җәгъфәр болгарларны тумыштан бәхетсез халык дип исәпли. Шунлыктан, аныңча, болгарларда милләтне үстерердәй кешеләр бик тиз үләләр, яисә фәкыйрьлек аларны мөкатдәс хезмәтләрен ташларга мәҗбүр итә һәм алар «хезмәте миллия» урынына көнлекче тамак туйдыру турында гына кайгыртырга мәжбүр булалар. Әсәрдә болгарларны инкыйразга алып килгән тагын күп кенә сәбәпләр, фактлар санала. Аларга караганда, бу халык үз фаҗигасендә үзе гаепле булып чыга.

 

Биредә, бу әсәрен язганда яшь Исхакыйның урыс миссионерлыгы максатына хезмәт иткән «Татарская учительская школа»да укып, шунда алган тәрбиясе үзен сиздерә. Эш шунда, әсәрдә татар халкының милләт буларак бик аянычлы хәлдә калуының һәм хәтта, автор уенча, ХХІ гасыр ахырында бөтенләй юкка чыгуының төп сәбәбен белмәү яки аны читләтеп узу, моның урынына икенче, өченче дәрәҗәдәге яки бетенләй уйдырма сәбәпләргә йөз тоту күренә. Ә төп сәбәп, тарихтан билгеле булганча, Явыз Иван явыннан соң татарларның үз дәүләтеннән мәхрүм ителеп, колониаль хәлгә төшүләренә кайтып кала. Урыс империясендә бөтен иҗтимагый-сәяси һәм икътисади хокуклардан мәхрүм булып яшәү, милләт буларак төрлечә кыерсытылу һәм изелү татар халкының чын мәгънәсендә милли драмасын тудыра. Әгәр эшләр алга таба да элеккечә барса, халкыбызның язмышы «Ике йөз елдан соң инкыйраз»да тасвирланган фаҗига белән төгәлләнүе бик тә ихтимал. Хәзерге үзгәртеп кору заманы безнең халыкка кабат бер мәртәбә үзенең шушы аянычлы хәлен ачыграк күзалларга һәм бу хәлдән котылуның бердәнбер чарасы үз дәүләтеңне кабат торгызып чын азатлыкка ирешүдә икәнен аңларга мөмкинлек бирә.

 

Табигый, мондый шартларда халык арасында милли азатлык хәрәкәте көчәя. Без хәзер шушы хәлнең шаһитләре булып торабыз. «Учительская школа»да укыганда урысларга бирелгәнлек, һәр нәрсәдә алар рухында тәрбияләнгән Исхакый карала торган әсәрендә үз халкы язмышын аңлауга әле башлыча рус пропагандасы тәэсирендә килә. Шушы пропагандага ышанып һәм ияреп, ул хәтта: «Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт һичбер мәмләкәттә һичбер милләт мәхкумәгә бирелмәгәндер», – дип раслауга барып җитә. Татарның чын үткәнен һәм аянычлы язмышының төп сәбәпләрен ул соңрак белә һәм аңлый. Гомумән алганда исә «Ике йөз елдан соң инкыйраз» халкыбызның киләчәге мәсьәләсендә беренче чиратта зыялылар кавемен сискәндереп һәм айнытып җибәргән әсәрләрдән булды.

 

Матбугатта басылып чыгу белән ул киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә. Әсәрнең әһәмиятен, тәэсирен, көчен кайбер әдипләр язма рәвештә билгеләп үтәләр. Мәсәлән, Г. Тукайның революцияден соң озак вакытлар дөнья күрә алмый килгән «Кем ул?» дигән шигырендә Г. Исхакый татарга беренче мәртәбә инкыйразның нәрсә икәнен төшендергән кеше дип бәяләнә. «Мөритләр каберстанындин бер аваз» исемле шигырендә исә халык шагыйре әсәргә мөнәсәбәтен болай белдерә:

 

Дәрсе гыйбрәт вирде безә «Инкыйраз» нам бер әсәр,

Аһ, буны язган кеше инсан икәндер, белмәдем!

 

Ә менә Ф. Әмирхан үзенең урысча язылган автобиографиясендә «Инкыйразны башкарак яктан бәяли. Романның «милли» тәнкыйтьчел рухта булуына басым ясап: «Бу әсәрдә ялкынлы автор бөтен татар тормышын рәхимсез рәвештә тәнкыйть итә. Ул миңа бик тә көчле тәэсир ясады», – ди ул. Монда, әсәрдә татар халкы үзенең аянычлы язмышында үзе гаепле, дип күрсәтелүе күздә тотылса кирәк.

 

Бу әсәрендә Г. Исхакый, кабыргасына бик нык төртеп, «үлек кеби йоклаган кешене» уяткан шикелле, ачы тел белән үз милләтен күпгасырлык йокысыннан уятты, аны инкыйраз юлыннан тартып алып, башка алга киткән милләтләр дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәш байрагын күтәрде, алга таба үзенең бөтен гомерен, сәләтен һәм тырышлыгын шушы көрәшкә багышлады. Аның күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге шул көрәш рухы белән сугарылган һәм шуна хезмәт итә...

Милләтне саклап калу һәм үстерү хыялы аны революцион хәрәкәт сафларына алып килә.

 

1905 елгы революциядә ул турыдан-туры катнаша, туган ягы Чистай авылларында крестьяннар арасында революция идеяләрен аңлату һәм пропагандалау эшен алып бара һәм полиция күзәтүенә эләгә. Бераздан ул полициядән качып яши һәм эшли башлый. Бу көрәштә матбугатның нинди зур көчкә ия булуын яхшы аңлап, Исхакый «Таң» исемле газета чыгармакчы була. Аңа рөхсәт алалмагач, «Хөррият» дигән газета чыгарырга тели. Тырыша торгач, «Таң йолдызы» газетасына рөхсәт алуга ирешә.

 

1906 елның 18 маенда чыга башлаган бу газета Исхакый идеяләренең рупорына әйләнә. Аерым алганда, аның битләрендә татар халкының азатлыгы өчен көрәш идеяләрен яктыртуга киң урын бирелә.

 

1906 елның 16-21 августында Россия мөселманнарының Нижний Новгородта булган беренче съездында ул үз идеалларын пропагандалау өчен трибуна итеп файдалана. Шушы съезддагы чыгышында ул үзенең бөтен иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге һәм иҗаты буенча кызыл җеп булып сузылган: «Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!» – дигән лозунгысын күтәреп чыга. Аның бу фикере бүген дә әһәмиятен югалтмый.

 

Чөнки без хәзер дә халкыбызга азатлык үзенннән-үзе килмәячәген ачык күрәбез, аны югарыдан бирмәячәкләренә, бәлки тартышып, көрәшеп алырга кирәклегенә торган саен ныграк инанабыз. Съезддагы чыгышларының берсендә Исхакый Кавказда азәрбайҗан һәм әрмәннәр арасында барган ызгыш-талашларга туктала. Татар әдибе игътибарын ике күрше милләтнең кан коюлы бәрелешләренең сәбәпчесен ачыкларга юнәлтә. Аныңча, биредә төп сәбәпче булып патша самодержавиесе тора. Әлеге ызгыш-талашны Россия администрациясе «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән колониаль сәясәт үткәрү һәм изелгән халыкларны үзенә буйсындырып тоту өчен тудыруы әйтелә. Исхакый Кавказ халыкларын гына түгел, Россиядәге бөтен изелгән халыкларны да үзара аңлашып һәм берләшеп аларның иреген бикләп тоткан уртак дошманга каршы күтәрелергә чакыра: «Хөррият хәрәкәтләрендә руслар, татарлар, әрмәннәр бер булсыннар.

 

Дошман бер – гаскәр дә бер булсын!». Күренә ки, Гаяз Исхакыйның моннан 86 ел элек әйткән бу сүзләре, чакырулары бүген дә әһәмиятләрен югалтмыйлар. Чөнки аерым халыклар арасында ызгыш-талашлар безнең көннәрдә тагын көчәеп китте, шуның белән бергә милләтара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүендә яки бозылуында кайчак халыкларның үзләре гаепле түгел икәнлеге дә ачыклана. Дөресрәге, биредә еш кына унитар Союзны яки империячел Россияне саклап калырга тырышучыларның кулы уйнавы сизелә. Россия меселманнарының беренче съездында актив катнашып үзенең көрәш программасын ачык белдергәннән соң, Г. Исхакый иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген тагын да киңрәк җәелдерә. Матбугат битләрендә, һәртөрле җыелышларда, митингларда еш чыгыш ясый, һәркайда да халыклар иреген буып торучы патша самодержавиесен фашлый. Табигый, аның мондый эшчәнлеге властьлар игътибарыннан читтә кала алмый.

 

Аны эзәрлекли башлыйлар, кулга алынып, ул 1906 елда төрмәдә дә утырып чыга. Анда утырганда үзенең заманында популярлык казанган «Зиндан» исемле повестен яза. Иреккә чыккач, Исхакый революцион эшчәнлеген тагын да активлаштыра. Бераздан яңадан кулга алына һәм өч елга Архангел губернасына сөрелә. Үзенең азатлык идеалларын тормышка ашыру өчен көрәштә Исхакый актив ижтимагый-сәяси эшчәнлекне киеренке әдәби иҗат белән тыгыз бәйләп бара. Соңгысында ул беренче планга татарның чын мәгыйшәтен, аның өлгергән мәсьәләләрен яктыртуны куя. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»да татар милләтенең аянычлы хәлгә төшүе турында сөйләгәндә, язучы моңа җитди сәбәпләрнең берсе итеп халыкны үстерергә, аңа ярдәм итәргә тиешле кешеләрнең төрле сәбәпләр аркасында кайчак әлеге бурычларны үти алмауларын әйткән иде.

 

Шушы хакта уйлануын дәвам итеп, ул «Тормышмы бу?» дигән романында (1911) шундый геройны әсәр үзәгенә куя. Бу герой шәкерт чагында милләтне кайгыртуга, алай гына түгел, бөтенденья мөселманнары арасындагы артка калуны бетерүгә юнәлтелгән планнар кора. Моның өчен мәктәпләрдә укыту тәртибен үзгәртү турында хыяллана. Әмма алга таба мондый хыял-планнарны тормышка ашырырга сәләте дә җитмәвенә, шартлар да булмавына инана бара. Һәм бераздан ул «үткән гомерендә бер нәрсә эшләмәгән, киләчәгендә эшләргә идеалыны, иманыны югалткан, күрше хатыннары берлә маташудан башка эшкә ярамый торган бер адәм калдыгына» әверелә. Байтак еллардан соң шулай мәгънәсез үткән гомерен янә күз алдыннан үткәреп, әсәр герое үз алдына «Тормышмы бу?» дигән сорауны куя. Шулай мәгънәсез, дөресрәге, милләткә файда китерә алмыйча яшәүчеләрнең байтак булуын күздә тотып, язучы әлеге сорау белән укучыларга да мерәҗәгать итә. Алга таба Г. Исхакый иҗаты милләт тормышын тагын да киңрәк колачлау юнәлешендә үсә. Әдип игътибарын бу яшәешнең төрле яклары һәм мәсьәләләре җәлеп итә. Әмма нәрсә турында гына язса да, Г. Исхакый тегеләйме-болаймы уртак бер мәсьәләга дикъкать итми калмый. Ул – кешенен яшәү рәвеше һәм максаты. Әлбәттә, биредә һәрвакыт татар милләтеннән булган кеше күздә тотыла. Еш кына язучы игътибарын үзенең тормышыннан риза булмаган һәм хәтта яшәвеннән ямь тапмаган затларга юнәлтә. Яшәүнең яме һәм тәме булмауның нигезендә исә гадәттә геройның зур идеалларсыз, көндәлек вак-төяк мәнфәгатьләр белән генә гомер кичерүе ята.

 

Мәсәлән, «Мөгаллим» драмасында үзәк герой Салихның яшәү максаты үзгәрү белән бәйле рухи драмасы күрсәтелә. Башта, егет чакта, ул бик күпләр кебек милләткә хезмәт итү турында хыяллана, шушы максатына ирешү өчен планнар кора. Башлы-күзле булгач исә, үзен әйләндереп алган мещан рухлы тар мохит йогынтысында электәге хыялларын оныта һәм көндәлек хосусый уй-омтылышлар белән генә яши башлый. Милләткә хезмәт итүдән читләшкән яшәү рәвешен тәнкыйтьләү белән бергә, Г. Исхакый тормышның тәмен һәм ямен белеп яшәүчеләргә дә игътибарын арттыра бара. «Сөннәтче бабай» повестенда мисал өчен шундый геройларның берсе сурәтләнә. Ничә яшьтә икәнлеге дә билгесез булган, гомумән, аның «берлән яшь арасында мөнәсәбәт барлыгын» беркем дә уйламаган Сөннәтче бабай үзенең бик борынгы һөнәр иясе булуы белән горурлана. Үзендә сакланган шәҗәрәгә караганда, бу һөнәр аңа моннан мең дә өч йөз ел элек яшәгән хәзрәти Билал бине Сәлман Фарсидан мирас булып калган, ә Сәлман Фарсига сөннәтчелек эше хәзрәти Рәсүлнең үзе тарафыннын тапшырылган. Бик ерак бабалардан килә торган һәм шуңа күрә изге дип исәпләнгән эшен Сөннәтче бабай бөтен күңелен биреп башкара. Икенче яктан, ул үзен борынгы традицияне саклаучы дип саный һәм аның кешеләргә кирәклегенә дә шикләнми. Узенең яшәвенең бөтен ямен һәм тәмен шушы хезмәттә тапкан, аның халык традициясе буларак әһәмиятен яхшы аңлаган герой бу изге традицияне бернинди тап төшермичә, күз карасыдай саклый, шуның өчен тырыша.

 

Сөннәтче бабайның мондый сыйфаты иң кадерле кешесе – ничәмә-ничә дистә еллар күзгә-күз карап яшәгән сөекле карчыгы Гөлйөзем үлгәч тагын да ачыграк гәүдәләнә. Моның өчен әсәрдә үтемле деталь табылган. Гөлйөзем үлгәннән соң кабат өйләнгәч, көннәрдән бер көнне яңа карчыгы Сәлман Фарсидан килә дип исәпләнгән изге пәке белән бәрәңге әрчеп утырганын күрү Сөннәтче бабайга аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә. Һәм шушы хәлдән исенә килә алмыйча карт үлеп тә китә. Әгәр «Сөннәтче бабайда үзенең яшәү максатын борынгы йола ярдәмендә кешеләргә хезмәт итүдән тапкан герой күрсәтелсә, «Мөгаллимә» драмасында исә үзәккә мәгърифәтчеләр тарафыннан күтәрелгән идеягә аң-белем тарату юлы белән халыкны, милләтне үстерүгә хезмәт итүче геройлар куела. Биредә әсәрнең төп фигурасы итеп хатын-кыз сайлануы да очраклы түгел. Чөнки мәгърифәтчеләрдән башлап бездә татар хатын-кызы мәсьәләсенә үзгә бер игътибар бирелде. Ни өчен дисәң, хатын-кызны милләт анасы рәвешендә карап, аның язмышы белән милләт язмышы үзара бәйләнештә яктыртылды.

 

Табигый, бу мәсьәләгә Г. Исхакый да бик игътибарлы булды һәм аны төрле яклап яктыртырга омтылды. Үзенең революциягә кадәрге иң күренекле әсәрләреннән булган «Теләнче кызы» романында Сәгадәт образында бик иртә ятим калып, тормышның ачысын-төчесен артыгы белән татуына, бик зур сынауларга һәм югалтуларга дучар булуына карамастан, кешелек намусын саклап кала алган татар кызы сурәтләнә. Мондый ижтимагый-ахлакый батырлыкның төп чыганакларыннан берсен язучы Сәгадәтнең халык кызы булуында күрә. Әсәр ахырында Сәгадәтнең тормыш сазлыгыннан котылып, Петербургка укырга китуен белгән укучы да киләчәктә зыялыга әверелгән героиняның үз гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаячагына ышана.

 

Хатын-кызның милләт яшәешендә һәм язмышында тоткан урынын яхшы аңлаган Г. Исхакый патша Россиясенең рус булмаган милләтләргә каршы юнәлтелгән, аларны тәрлечә изүне һәм ахыр чиктә юк итүне алга куйган сәясәтен фашлаганда да беренче булып хатын-кыз язмышына мөрәҗәгать итә. Моның иң характерлы мисалы – атаклы «Зәләйха» драмасы. Әсәрнең үзәк героинясы – татар хатыны Зөләйха язмышында әлеге рәсми сәясәтнең иң зур жинаятьләреннән берсе – башка халыкларны көчләп чукындыру юлы белән руслаштыру фаш ителә. Язучы шушы сәясәткә гади мөселман хатын-кызының мөнәсәбәтен ачуга аеруча игътибар бирә. Зөләйха чукындыруны кеше өчен иң изге нәрсәләрдән – иманнан, диннән ваз кичтерергә тырышу дип кабул итә. Шушы хакыйкатьне аңлау героиняның көчле рухи драмасын тудыра. Зөләйха үз иленнән, гаиләсеннән, газиз балаларыннан көчләп аерып алып эчкече урыска хатынлыкка бирелә, аның тарафыннан төрлечә кыерсытыла, кимсетелә. Әмма шуна да карамастан, ул үз иманына, диненә тугрылыклы булып кала.

 

Бу гади татар хатыны менә шундый нык иманлы, көчле рухлы шәхес булып чыга. «Зеләйха» драмасында сурәтләнгән рәвештәге руслаштыру инде байтак дәрәҗәдә үткәндә калса, Г. Исхакыйның икенче бер әсәрендә – «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда исә руслаштыруның безнең көннәрдә дә шактый киң таралган юлы тасвирлана. Биредә инде ачыктан-ачык көчләп руслаштыру турында сүз бармый, бәлки Россиядә рус дөньясының өстенлек һәм хәтта хакимлек итүе белән бәйле юнәлеше алга баса. Ачыграк әйтсәк, Россия шартларында катнаш гаиләләрдә ахыр чиктә урыслыкның җиңеп чыгуы күздә тотыла. Болар барысы повестьта татар зыялысы Шәмсетдин язмышы һәм уй-кичерешләре аша чагылдырыла. Шәһәрдә приказчик булып эшләүче Шәмсетдин (тора-бара ул Шәмси булып кала) иртә тол калган яшь урыс хатыны Анна белән танышып китә. Алар бер-берсенә ир белән хатындай якынаялар һәм бу хәл бер-бер артлы өч бала тууга китерә. Балалар дөньяга килә башлагач, Шәмси моңа кадәр ничектер башына да килмәгән нәрсәләр – Анна белән мөнәсәбәтләрнең дини-әхлакый яклары турында, балаларының иманы, дине турында уйланырга тотына. Ул аларны Истанбулга алып барып мөселман тәрбиясе бирү хакында хыяллана. Герой шундый хыял белән яшәгәндә, реаль чынбарлык үз эшен эшли. Шәмсидән туган балалар ул күрмәгәндә аналары тарафыннан чиркәүдә чукындырылалар һәм урыска әвереләләр. Ә Шәмсинең аларны мөселман итәргә теләве тормышка ашмастай буш хыял гына булып кала.

 

Мондый төр руслаштыруның безнең көннәрдә дә шактый киң таралган булуы хакында әйтелгән иде. Дөресрәге, совет власте елларында катнаш гаиләләр төзү башка милләт вәкилләрен руслаштыруның иң үтемле чараларыннан берсенә әверелде. Мондый очракларда башка милләт кешесе урыска өйләнсә дә яки кияүгә чыкса да, нәтиҗә гадәттә бер була: мондый гаиләләрдә туган балалар, кагыйдә буларак, урыска әвереләләр. Бу язылмаган закон ахыр чиктә урыс милләтен сан һәм сыйфат ягыннан үстерүгә, ә башка милләтләрне көчсезләндерүгә сәбәпче була. «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда безнең заманда киң таралыш алган шундый руслаштыруның үзенә бер чишмә башы сурәтләнә. Аерма тик шунда: Г. Исхакый әлеге әсәрен язган вакытта мондый хәлгә очраган татарлар руслаштыруның бу формасын әле эчке сызлану белән кабул итсәләр, хәзер инде ул бик табигый һәм хәтта престижлы күренеш дип карала.

 

Шушы кыска гына күзәтүләрдән дә Г. Исхакыйның революциягә кадәрге иҗатында чагылган милләтчелеге асылын ачык күзалларга була. Ул язучының әдәби сүз белән милләт язмышы хакында кайгыртуына, аны тарихи һәлакәттән саклап калу өчен көрәшүенә кайтып кала. Мондый сыйфаты белән Г. Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты шул чордагы татар әдәбиятының милли асылын да билгеләде, аның юл күрсәтүчесенә әверелде. Шушы сыйфаты белән бу иҗат бүген дә бик актуаль яңгырый, әдәбиятыбызның алгы сафында бара, аның хәзерге һәм киләчәк үсеш юлларын билгеләргә булыша.

 

 

«Мирас». – 1992. – №2. – Б.105-112.

Әлеге язма «Мирас» журналының икенче санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи