«Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры турында язганда самими балачакка кайткан шикелле буласың. Ә бу юлы язуыбызның сәбәбе аеруча сөенечле – кырык ел курчаклар уйнаткан Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманова дусларын җыеп матур гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Гөлнур Габдрахманова турында уйлаганда Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган «Йолдыз тапкан кыз» спектакле күз алдына килә. Анда артистка әби ролен башкара. Әмма хикмәт анда гына түгел. Спектакльдә кызның үз йолдызы булган кебек, һәм ул балага авыр чакларында ярдәмгә килгән сыман, Гөлнурыбыз да бәхетле йолдыз астында туган, һәм ул актрисаның гомерен яктыртып, юлны күрсәтеп тора шикелле.
Гөлнур Габдрахманованың бер бәхете – театр. Авылдан килгәндә патша сарайларына тиң бүгенге мәһабәт бинада иҗат итәрмен дип хыялланмагандыр да ул. Ә кешеләре нинди! Театр училищесын тәмамлап эшкә килгәч аны «Әкият» режиссеры, әле күптән түгел генә 80 яшен билгеләп үткән Илдус Зиннуров каршы ала. Кызның кулына курчак тоттырып, аны беренче мәртәбә сәхнәгә чыгарып җибәрә. Илдус Нәсыйх улының һәр артист өчен җанының яртысын бирергә әзер икәнен күпләр белә. Шуңа аның кул астында иҗат иткән елларны бәхет димичә тагын нәрсә дисең?! Тормышында һәрвакыт терәк-таяныч булган тагын бер шәхес – театрның элеккеге директоры Роза Сәетнур кызы Яппарова. Карап торышка гына кырыс кебек тоела ул. Чынлыкта, күңеле йомшак аның, һәм моны театрдагы һәр артист белә. Ахыр чиктә бүген патша сарайларыннан бер дә калышмаган бинаны да курчак уйнатучы артист халкына ул алып бирде.
Сулар ага, җәй артыннан көзләр, кышлардан соң язлар килә тора. Бер нәрсә дә үзгәрешсез яши алмый. Курчак театрында да элеккеге җитәкчеләрне яңалары алмаштырды. Һәм артист халкына тагын бәхет килде. Күр әнә, режиссерлары Илгиз Зәйниев һәм башкарма директоры Илфат Ганиев һәр артист өчен ничек өзгәләнә! Һәрберсенең зурлап юбилеен үткәрәләр.
Гөлнур Габдрахманованың тормышта нинди зур эш башкарганын да исебезгә төшереп узыйк. Татар балаларын ана телебездә сөйләшергә, гореф-гадәтләребезне белергә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә ул. Бу җәһәттән актрисаның Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклендәге укытучы роле искә төште. Чынлыкта, актриса һәр спектакльдә мөгаллим сыйфатында сабыйларыбызны яхшылыкка өйрәтә ләбаса! Ә иң зур сабак – ана телебезне саклау. Бу уңайдан «Әкият» театрында барган бик матур бер спектакль хәтердә яңарды. Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» тамашасы ул. Вакыйгалар өрә белмәгән көчек тирәсендә әйләнә. Аны өенә Гали исемле малай табып алып кайта. Көчекнең өрә белмәве берәүне дә борчымый, хәтта кәҗә белән сарык бәтиенә дә көчек белән күңел ачу бары кызык кына. Төнлә ихатага бүре килеп, кәҗә бәтиен урманга урлап алып китмәсә, көчек гомерен шулай өрмичә генә уздырган булыр иде, мөгаен. Әмма төнге фаҗигадән соң ул үз ана телеңне белү, фикереңне белдерү, сүзеңне чатнатып әйтү зарурлыгына инана. Нинди мәгънәле спектакль! Һәм татар баласына сабак булырлык шундый матур тамашалар репертуарда күп. Тукаебызның «Су анасы», «Шүрәле»се, әйтик. Гөлнур Габдрахманова аларда да уйный, билгеле. Ничә буын татар балалары укып, зәңгәр экраннардан телефильмда күреп үскән «Мырау батыр» «Әкият» сәхнәсендә куелды. Никадәр хикмәт, матур җырбиюләр бу тамашада! Гөлнур Габдрахманова анда Гөл әби ролен башкара. Туфан Миңнуллинның балалар өчен язган әсәрләреннән генә дә бай репертуар булдырырга мөмкин. «Әкият»тә аның «Кәрлә»се белән «Авыл эте Акба»е да уйнала әле. Гөлнурыбыз бу спектакльдә Актүш ролендә.
Курчак театрыбыз өлкән тамашачысы өчен спектакльләр сәхнәләштерүе белән дә дан тота. Шундыйларның берсе – «Камал комедияләре», һәм Гөлнур Габдрахманова анда төртмә телле, берникадәр усал Нәгыймә карчыкны уйный. Шулай ук өлкән тамашачыга дип сәхнәләштерелгән танылган җырчыбыз Әлфия Авзалова турында «Әлфия» спектакле өчен исә «Әкият» театры «Тантана» премиясе белән бүләкләнде. Бу олы җиңүдә Гөлнурыбызның да өлеше бар. Нинди байлык тупланган актрисаның иҗат бакчасында!
Курчак театры артистының иҗаты тагын бер ягы белән мәртәбәле икәнен онытмыйк – ул сабыйларыбызга үгет-нәсыйхәт биреп кенә калмый, Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге театрлар өчен тамашачы да әзерләргә ярдәм итә. Бүген театрларыбызда заллар тулы икән, бу курчак театры артистларының да казанышы дип әйтергә мөмкин.
Гөлнур Габдрахманованың тагын бер бәхете – «Әкият» театры труппасы, иҗатташлары, дуслары дияр идем. Чөнки алардагы кебек дуслыкны бүген бик сирәк очратырга мөмкин. Иҗат кичәсенә дә бөтен труппа белән әзерләнделәр. Яшь талантлы артист Ләйсән Насыйбуллина сценарий язган. Нәрсә эшләсәләр дә, гел бергә алар. Карыйсың да, кайчак көнләшеп куясың. Татар тормышының һәр өлкәсендә «Әкият» театрындагы шикелле дуслык-татулык, ярдәмләшү булсамы?! Татар милләте күптән инде дөньяда беренчелеккә чыгып, май эчендә кебек кайгы-хәсрәт белмичә яшәгән булыр иде…
Ә иң зур бәхете Гөлнурыбызны һәр көнне өйдә көтә. Ире Васил бериш ир затлары кебек хатынын театр уйнаудан тыймады, хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, һәрдаим ярдәм итеп торды. Уллары Рамил белән киленнәре Алсу аңа нәкъ туган көнендә беренче оныгы Амелияне бүләк итте. Кызлары Ләйсәнне театр сөючеләр үзләре дә күреп белә торгандыр. Ул, талантлы режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлап, бүген Г.Камал исемендәге театрда иҗат итә.
Артист халкына һәрбер роль кадерле, әлбәттә. Әмма барыннан да өстенрәк торган рольләр дә була торгандыр. Гөлнур Габдрахманова иҗатында ул «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Хәмдебану роле түгелме икән? Чөнки бу тамашада уйнау – һәр артист өчен зур мәртәбә. Хәмдебану ролендә актрисаның дүрт дистә ел буена җыелган бөтен осталыгы тупланган кебек. Ә җөмһүриятебезнең йөзек кашы булган Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яшь, чибәр, талантлы кыз Ләйсән Габдрахманова бүген «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә яраткан аксакалыбызның шәһәрдә яшәүче оныгы Гөлфирәне уйный. Республикабызның иң зур ике театрында, татар сәнгатенең йөзек кашы булган спектакльдә ана һәм бала сәхнәгә чыга. Шушы бәхет түгелмени?! Без исә бәхетле йолдыз астында туган Гөлнур Габдрахманованы матур гомер бәйрәме белән котлап, яңадан-яңа истә калырлык рольләр теләп калабыз.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала