Мәдәният Уку өчен 1 минут

Батырларга юлланган җыр-моңнар

Казанда А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә республикабызда яшәүче халыклар бердәмлеген ныгыту, күпмилләтле мирасыбызны таныту максатында төрле чаралар үткәрелеп килә.

Бөгелмә сәнгатькәрләре Казанда узган Бөтенроссия иҗади музыкаль­әдәби марафонында. /Фото – Н.Антонованың шәхси архивыннан.
Бөгелмә сәнгатькәрләре Казанда узган Бөтенроссия иҗади музыкаль-­әдәби марафонында. /Фото – Н.Антонованың шәхси архивыннан.

«Мәдәният аша – бердәмлеккә» программасы кысаларында һәр елдагыча биредә «Наши герои» («Безнең батырлар») Бөтенроссия иҗади музыкаль-­әдәби марафоны зур активлык белән узды. Быел ул республиканың иҗади коллективлары, аеруча Биектау, Югары Ослан, Минзәлә, Бөгелмә районнары вәкилләре чыгышлары белән сокландырды. Фотосурәттә Бөгелмә «Техника йорты» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе коллективын күрәсез. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Любовь Хөсәенова җитәкләгән оешманың иҗат коллективы патриотик рухтагы җыр­-биюләр белән таң калдыра. Концертта РФ Кораллы көчләре ансамбленең экс­-солисты Александр Головин башкаруындагы «Россия» җырын тамашачы аягүрә басып тыңлады. «Бу җырны аның остазы – Россиянең атказанган артисты Зинаида Сазонова иҗат итте. Туган ил сагында торган, дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклап хәрби хезмәттә булган ватандашларыбызның рухын күтәрү өчен без бик еш чыгыш ясыйбыз. Хор белән башкарган вокаль әсәрләр, Анастасия Бесединаның, шулай ук Галина һәм Елена Киняеваларның гаилә дуэты башкарган җырлар, «Томан» хореографик композициясе беркемне дә битараф калдырмый. Йөрәктән чыккан – күңелләргә барып җитә... Җиңү байрагын югары тотарга җырлар ярдәм итә!» – дип сөйләде мәдәният оешмасының сәнгать җитәкчесе Наталья Антонова.

Равилә МӨБАРӘКШИНА, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи