«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) туган. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге.
Рабигүл әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укый, салаватлар әйтә, догалар кыла. Бу мәҗлесләр Мәүлид ән-Нәби яки Мәүлид мәҗлесләре дип атала.
Мәүлидне беренче тапкыр XII-XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә (Төньяк Гыйрак) үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең хакиме Малик Мөзаффар Әбү Сәгыйд Күкбури Пәйгамбәребезне бик яраткан һәм, аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган, халык өчен мул табыннар әзерләгән, фәкыйрьләргә садака тараткан. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп телендә генә түгел, мөселман халыкларының башка телләрендә дә укыйлар.
Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр бик күп. Мәүлид ул – күпчелек дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру бидгать (тыелган яңалык), дип саный. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы турында сөйләргә ихтыяҗ булмаган, чөнки сәхабәләр аны һәр көнне күргән һәм һәрвакыт аның янында булган. Көннәрдән бер көнне Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мәчеттә түгәрәккә җыелган сәхабәләр янына килгән һәм алардан: «Ни өчен монда җыелдыгыз?» – дип сораган. Алар: «Без Аллаһны искә алабыз, чөнки Ул безне исламга китерде һәм сине җибәреп рәхмәтен ирештерде», – дип җавап биргән. Пәйгамбәребез: «Җәбраил фәрештә миңа хәбәр бирде: Аллаһ сезне фәрештәләренә мактый», - дигән (Ән-Нәсәи).
Икенчедән, Мәүлид ән-Нәби мәҗлесләрендә мөселманнар, Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килүен искә төшереп, шатлыкларын белдереп, Аллаһка шөкер кыла, чөнки Аллаһы Тәгалә «Юныс» сүрәсенең 58 нче аятендә: «[Рәсүлем!] Әйт: «Аллаһның фазылы [булган Коръәни Кәрим] белән һәм Аның гына рәхмәте [булган Пәйгамбәре, ислам һәм сөннәт] белән [бәхетле булсыннар], шуңа гына шатлансыннар. Ул [илаһи фазыл һәм рәхмәт] алар туплаганнардан яхшырак», - дигән.
Икенче аятьтә болай диелә: «[Рәсүлем!] Без сине [җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп] бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («ӘлӘнбия» сүрәсе, 107 нче аять). Шуңа күрә мөселманнар Мәүлидкә, һичшиксез, шатлана.
Өченчедән, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) туган көнендә, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аллаһ Илчесеннән: «Йә Рәсүлаллаһ, ни өчен дүшәмбе көнне ураза тотасыз», – дип сораганнар. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту – ул ислам терәкләренең берсе.
Дүртенчедән, башка хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) абыйсы Әбү Ләһәбнең җәһәннәмдә дүшәмбе саен газабы җиңеләйтелә. Чөнки ул үз вакытында Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тууына шатланган, аңа бу хәбәрне китергән Сүвәйбәне азат иткән һәм корбан чалдырган. Бер динсез дә, Пәйгамбәр Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тууына шатланып, Мәүлидтән файда күргәч, мөселманнарга Мәүлиднең нинди зыяны турында сөйләп була?
Бишенчедән, Мәүлидне сәхабәләр заманында үткәрмәгән булсалар да, ул мәҗлесләрне үткәрү шәригатькә туры килә һәм күркәм гамәл булып санала. Хәдис-шәрифтә: «Исламга яхшы традиция керткән кеше аның өчен савабын алыр, һәм аның үрнәгенә ияргән кешеләрнең савапларын да. Бу вакытта аның артыннан барган кешеләрнең саваплары кимемәс», - диелгән (Мөслим).
Сәхабәләрнең Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата булган мәхәббәте турында берничә хәдисне карап үтик. Бер тапкыр Аллаһның Рәсүле Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһ аннан разый булса иде) сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә Рәсүлаллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез әйткән: «Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. Шуннан соң Гомәр: «Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!» – дигән. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Менә хәзер инде синең иманың көчле», – дип җавап биргән (Бохари).
Ибн Һишам Аллаһ Рәсүленең тормышы турындагы китабында: сәхабәләр Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шулкадәр нык яраткан ки, хәтта азан эчендәге «Мөхәммәд Рәсүлаллаһ» сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт белән тулган һәм алар елый башлаган, ди. Рәсүлаллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган азанчы Билал (Аллаһ аннан разый булса иде) исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмаган. Ул азан әйткәндә Пәйгамбәребезне исенә төшереп шулкадәр дулкынланган ки, Аллаһ Рәсүлен сагынып елый да башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гади кеше булмаган бит, ул – бөтен мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган илчесе, камил инсан, Аллаһның иң хәерле мәхлугы. Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребезне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мактап: «Хакыйкатьтә, син - югары әхлак иясе», – дигән. («Каләм» сүрәсе, 4 нче аять).
Мәүлид мәҗлесләрендә без сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) турында белемнәребезне, аңа карата мәхәббәтебезне арттырабыз. Шулай итеп Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, Аның ризалыгына ирешәбез.
Татар халкы, башка мөселман халыклары кебек үк, Мәүлид мәҗлесләрен элек-электән үткәреп килгән. Бу мәҗлесләрдә урта гасырларда төркитатар шагыйрьләре тарафыннан иҗат ителгән дини әсәрләр, мөнәҗәтләр көйләп укылган, җәмәгать белән салаватлар әйтелгән. Мәсәлән, «Бакырган китабы», Әхмәт Ясәвинең «Хикмәтләр» әсәре, Мөхәммәт Чәләбинең «Мөхәммәдия» әсәре, «Бәдәвам китабы» киң таралган.
XV гасырда яшәгән Мөхәммәт Чәләбинең «Мөхәммәдия» әсәре аеруча яратылып укылган. Әлеге поэма 1917 елга кадәр Казанда 6 тапкыр нәшер ителгән (1849 елда, ике тапкыр 1873 елда һәм 1886, 1895 елларда).
Салават – ул Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләү, ягъни аның өчен дога кылу. Салават әйтү – Аллаһның әмере. Изге Коръәндә: «Дөреслектә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә күп салаватлар әйтә. Әй, иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез», - диелгән («Әл-Әхзаб» сүрәсе, 56 нчы аять).
Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтүнең фазыйләтләре турында болай дигән: «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, аның ун хатасын гафу итәр һәм ун дәрәҗәгә ирештерер» (Ән-Нәсәи).
Татарлар Мәүлид мәҗлесләрендә гарәп телендә язылган касыйдәләрне дә укыган. Шундый әсәрләрнең берсе - «Касыйдә әл-Бурдә». Бу әсәрне Мисырда яшәгән суфый шагыйрь Мөхәммәд әл-Бусыйри (1211-1294) вәзир Ибн Хиннә химаясендә иҗат иткән. Ул берзаман каты авырый башлаган – тәненең яртысы хәрәкәтсез калган. Бу хәлдә әл-Бусыйри Аллаһтан Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) фазыйләтләре һәм өстенлеге турында шигырь язарга илһамлануын һәм бу шигырь бәрәкәте аша параличыннан дәвалануын сорап, дога кылган. Беркөнне Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шагыйрьгә төшендә күренгән, аны параличыннан дәвалаган һәм чапанга төргән. Шуннан соң Мөхәммәд әл-Бусыйри касыйдә иҗат иткән, һәм бу әсәр «Касыйдә әл-Бурдә» («Чапан касыйдәсе») дип атала. Ул 10 бүлеккә бүленгән һәм 160 шигъри юлдан тора. Куплетлар арасында түбәндәге салават кабатлана: «Мәвлә йә салли үә сәллим дә имән әбәдән галә хәбибикә хайрил-халкы куллихим». Мәгънәсе: «Йа Раббым! Мәхлукларың арасыннан иң яхшысына, Үзеңнең сөекле колыңа һәрвакыт, өзлексез рәхмәтеңне һәм сәламеңне ирештерсәң иде».
Татарлар яратып укыган гарәп телендә язылган икенче касыйдә ислам галиме, Мәдинә шәһәре мөфтие Җәгъфәр әл-Бәрзәнҗи (1714-1764) тарафыннан иҗат ителгән. Бу касыйдәнең тулы исеме «Гыйкъд әл-Җәүһәр фи Мәүлид әнНәби әл-Әзһәр» («Мөбарәк Пәйгамбәрнең тууы хөрмәтенә кыйммәтле муенса»). Бу әсәр «Мәүлид әл-Бәрзәнҗи» исеме белән дә билгеле. Әлеге касыйдәдә түбәндәге салават кабатлана: «Гатир Аллаһуммә кабраһуль-кәрим би-гарфин шәзийин мин саләтин вә тәслим. Аллаһуммә салли үә сәллим үә бәрик галәйһи». Мәгънәсе: «Йа Аллаһ, аның изге каберен бәрәкәт һәм тынычлыкның хуш исе белән тутыр. Йа Аллаһ, аңа рәхмәтеңне ирештер, тынычлык бир һәм бәрәкәтләр яудыр».
ХХ гасыр башында татар телендә иҗат ителгән «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе аерым игътибарга лаек. Аның авторы Кыйвам-карый Зөлфәкари (1870-l921) – күренекле татар мөгаллиме, гарәп каллиграфиясе остасы, дин галиме һәм беренче татар фотографларының берсе. Әлеге касыйдә бүгенге көндә дә Мәүлид мәҗлесләрендә еш укыла. «Мәүлид әнНәби» касыйдәсе гарәп язуыннан хәзерге язуга күчерелеп 2013 елда татар һәм рус телләрендә басылды. Китапның башында мөфти Галимҗан хәзрәт Барудиның (1854-1921) «Әд-Дин вә-л-Әдәб» журналыннан алынган Мәүлид турында мәкаләсе урнаштырылган. «Мәүлид әнНәби» касыйдәсендә шундый юллар бар:
Әгәр шәфәгать кирәк исә – эзләгез,
Ул Рәсүлнең Сөннәтеннән бизмәгез!
И Мөхәммәд-Мостафа, син, и Рәсүл!
Кыл шәфәгать безләргә йәүмүн-нүзүл!
Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Казан ислам университеты дини фәннәр кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала