АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.

Аллергиядән – мумие

1 г мумиены 1 л җылы суда эретәләр. Көненә 1 тапкыр иртән эчәләр: 1-3 яшьлек балалар – 50 мл, 4-7 яшьлекләр – 70 мл, 8 яшьтән өлкәнрәкләр – 100 мл. Аллергия көчле булса, көндез дә эчәргә кирәк, әмма микъдарны икеләтә киметү зарур. Экзема интектергәндә, 1 г мумиены 100 мл суда эретеп, тирегә сөртәләр. Дәва курсы 20 көннән дә кимрәк булмаска тиеш.

 

Ай һәм туклану

Ай ут билгеләрендә чакта (Кучкар, Арыслан, Укчы) организмның аксымга ихтыяҗы зур. Ай җир билгеләрендә булганда (Үгезбозау, Кыз, Кәҗәмөгез) тозны чамалап куллану кан составына уңай тәэсир ясый һәм буыннарга тоз утырудан саклый. Ай һава билгеләрендә вакытта (Игезәкләр, Үлчәү, Сукояр) организмның бигрәк тә үсемлек майларына ихтыяҗы арта. Ай су билгеләреннән узганда (Кысла, Чаян, Балыклар) организмга углеводлар күбрәк кирәк.

 

Нарат җиләге

Артритны нарат җиләге яфрагы төнәтмәсе шәп дәвалый, чөнки әлеге үсемлек организмнан артык тозны чыгарырга сәләтле. 2 чәй кашыгы яфракны 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Суынгач, сөзәләр һәм тәүлек дәвамында әз-әзләп эчеп бетерәләр.

 

Кабак сихәте

Дөньяда кабакның сигез йөздән артык төре бар, шулардан ике йөз төре генә ашарга яраклы. 1 литр май алу өчен 35 кабак кирәк. Әлеге сихәтле май кандагы холестерин микъдарын киметә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый. Ул А, Е, К, В, С, D витаминнарына, селен, натрий, калий, магний, тимер, кальцийга, бета-каротинга бай, фосфор һәм кремний кислоталары да шактый. Кабак 90 процентка судан тора, 100 граммында нибары 25 калория бар. Тутыяга (цинкка) бай булганга, кабак төше бигрәк тә ир-атларга файдалы.

 

Дарулы икмәк

Йөрәк авыртканда, 1 телем ипине дүрткә бүләләр дә, көненә 4 тапкыр, ашыкмый гына чәйнәп, 3әр тамчы валериана тамызылган чирегешәр телемне ашап куялар. Валериана үләне салынган ваннада коену йөрәк тибеше ешлыгын нормальләштерә. Сөтле яшел чәй эчү дә бик файдалы.

 

Укроп инфаркттан саклый

Вак кына туралган укроп белән петрушканы тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суга салалар, сүрән утта 20-30 минут пешереп, суынганчы төнәтәләр. Көненә 2-3 аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 22 көн. 1 ай ял иткәч, тагын 2 ай буе эчәләр. Аннан соң кабат 1 ай ял итәләр һәм инде даими рәвештә көнаралаш 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Йөрәге авырткан кешегә сирень, дүләнә, эвкалипт исен иснәү дә файдалы.

 

Тәмле күмәч

1 стакан җылы сөткә 2 аш кашыгы шикәр, 1-1,5 аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы он салып, кабарырга куялар. Кабарып менгәч, 50 грамм эретелгән атланмай, 3 әр аш кашыгы иссез үсемлек мае һәм шикәр, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 3 стакан чамасы он салып, камыр басалар, җылы урынга куялар. Камыр күтәрелгәч, бәләкәй генә бертигез кабартмалар әвәлиләр, майланган табага ара калдырып тезәләр. 20 минут кабарткач, тугланган йомырка сарысы сөртеп, өстенә умач (1 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы атланмай) уып сибәләр дә, газ мичендә пешерәләр.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи