Халисә Ширмән: «Мин сине бәхетле иттемме?!»
"Мин сине бәхетле иттемме?!"
Күзләрең гел тоташ моң гына...
Көзге көн... Чаларган чәчеңә
Вак яңгыр сибәли тын гына...
Вак яңгыр − тымызык − пышылдап,
Җанымның иң түрен чылата:
"Мин елыйм! Син исә беркайчан
Сөйгәнең алдында елама!"
Еламыйм.
Сибәли вак яңгыр, коела −
Керфегем читеннән шуыша.
Һәр бөртек чәчеңдә − гаебем...
Гомерлек чал булып тулыша...
Елмаям...
Минем дә чигәләр − бәс кенә...
Вак яңгыр астында − икебез...
Гомернең соңына җиткәндә
Бәхет тә, гаеп тә − бертигез...
![Выпуск журнала март](http://beznenmiras.ru/images/uploads/categories/2024/6/24/824b35db10fbe284e644641f1ca71da6.jpg)
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА