Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Хәсән Туфан нинди кара белән генә язган?

Хәсән Туфан нинди кара белән генә язган?

Хәсән Туфан яшел карадан башка кара белән һич язмаган, диләр.— Нихәлләрдә, Хәсән абый! — дип сораганнар Туфаннан.— Язып булмый әле бу арада, - дигән шагыйрь.— Авырыйсыңмы әллә?— Юк, авырмыйм, – ди Туф...

Хәсән Туфан яшел карадан башка кара белән һич язмаган, диләр.
— Нихәлләрдә, Хәсән абый! — дип сораганнар Туфаннан.
— Язып булмый әле бу арада, - дигән шагыйрь.
— Авырыйсыңмы әллә?
— Юк, авырмыйм, – ди Туфан.  — Карам бетте.
— Кибеттә кара күп бит, Хәсән абый! — дигәннәр аңа.
- Кибеттә зәңгәр дә кара төстәге кара гына, миңа яшел төслесе кирәк! — дигән остаз.
Гөнаһ шомлыгына күрә, ул айда кибетләргә яшел кара чыкмаган була. Хәсән Туфан Пермь шәһәреннән яшел кара кайтарта.

(Сибгат Хәким авызыннан. 1983, 14 ноябрь)


Рабит Батулла

#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре #Хәтер сандыгы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи