Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Ләбиб Леронга – 65 яшь

Шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы, тәрҗемәче, 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика бүләге, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) Мөслим районындагы Иске Карамалы (Түреш) авылында районның атаклы тракторчысы Лерон Гыйльфанов гаиләсендә туган. Балачагы Актаныш районындагы Олы Имән авылында уза. Ш.Маннур, А.Алиш, Ф.Хөсни, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр иясе.

Эльза Газизова фотосы.
Эльза Газизова фотосы.

Сизәсезме, салкыная көннәр…

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Кар уйнаклый җирдә, боз ката…

Күксел көннең кырпак иртәләре

Көзнең өянәген кузгата.

 

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Җил себерә карны… Җир – шәрә!

Җирнең шәрәлеге – безгә әллә

Бер кисәтү, әллә ишарә.

 

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Мактанырлык түгел хәлебез:

Йөзе качкан сырхау көзгә карап,

Шөбһәләнеп торган мәлебез!

 

Сизәсезме, салкыная көннәр,

Салкыная бара дөньясы…

Шом тантана иткән шул дөньяда

Зәхмәт үзе бүген туй ясый.

 

Сизәсезме, дөнья белән бергә

Салкыная бара кешеләр…

Күпме язмыш, ышыкланам, диеп

Ятим куышларда күшегә.

 

Сизәсезме, салкыная бара

Илләр белән илләр арасы…

Сөртелмәгән бәллүр көзгеләрдән

Без торабыз гүя карашып.

 

Сизәсезме, салкыная көннәр –

Учак эзли күңел көзләрдән…

Бер уч җылы җитми…

И Ходаем,

Бер җылылык бирче безләргә!

 

Балачагын кем сагынмый икән…

Балачагын кем сагынмый икән,

Кем юксынмый икән үткәнен?

Менә мин дә, ашыкмыйча гына,

Хәтер йомгагымны сүтәмен…

 

Күп әйберләр истән чыккан инде,

Онытылган байтак нәрсәләр.

Тик, нигәдер, шундук искә төште

Агач мәктәп, лавка, кәнсәләр…

 

Искә төште «карга боткалары»,

Искә төште таяк атларым…

Кул сузымы гына җирдә кебек –

И самими, гамьсез чакларым!

 

Искә төште кучкардагы лампа,

Мичтә тәгәрәткән бәрәңге…

Сәндерәне, такта сәкеләрне

Оныталмам инде мин мәңге.

 

Оныталмам күәс мичкәсен дә…

Истән чыкмас каен чырагы.

Кара эшләпәле радионы

Ничек инде истән чыгарыйм?!

 

Искә төште шикәр кискеч белән

Зур­-зур шикәрләрне ватканым…

Искә төште, бозда аяк таеп,

Карлы суга төшеп батканым.

 

Искә төште, тал чыбыгы тотып,

Бәбкә саклап яткан чакларым…

Искә төште тәүге мәхәббәтем,

Аңа язган... соңгы хатларым.

 

Урам тулы бала­чага идек…

Шау­гөр килер иде бар урам…

Авыл янындагы һәр әрәмә –

Безнең өчен булды карурман!

 

Һаман истә ташу киткән чаклар,

Көтү көткән чаклар – чиратлап…

Якын килергә дә куркыр идек

Авыл читендәге зиратка.

 

Әни... Әти... Әби искә төште…

Авылдашлар... Күрше­күләннәр…

Кайберләре, шөкер, исән әле,

Бик күпләре инде үлгәннәр.

 

Күп әйберләр онытылган, әйе,

Күп нәрсәләр истән җуелган…

Менә әле үткәннәрдә булып…

...Кайтып киләм зират буеннан.

 

Шигырь оялады күңелемә…

Бер-­бер хикмәт килеп чыкмагае –

Шигырь оялады күңелемә.

Бар хисләрем, мөлдерәмә булып,

Түгелергә тора, түгелергә.

 

Күңелемә шигырь оялады! –

Бер­-бер хикмәт килеп чыкмагае.

Шигырь мине, Ходай бөртеге, дип

Бөтенләем белән йотмагае!

 

Килеп чыкмагае бер­бер хикмәт –

Күңелемә шигырь оялады!

Йөрим гүя гомер тавында мин –

Барлап йөрим тормыш кыяларын.

 

Оялады шигырь күңелемә –

Килеп чыкмагае бер­бер хикмәт.

Бар теләгем чынга ашсын, диеп

Өмет белән бүген гомер итмәк!

 

Бер­бер хикмәт килеп чыкмагае –

Оялады шигырь күңелемә…

Ышандырып кара мине, әйдә,

Бу хәлнең, син, алай түгеленә!

 

Кемнәргәдер җырым дәва булыр,

Кемгәдер ул, бәлки, булыр икмәк…

...Шигырь оялады күңелемә –

Түгелмени бу бер Олы Хикмәт?!

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи