Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Илмира ГЫЙМАЕВА «Сабан туе исе» (ХИКӘЯ)

Сабантуй исе килә. Җилен дә күр әле син аның! Тынды бит. Көне буе ал-ял күрми тузынды-тузынды да, кинәт кенә тынып калды.

 

Йомшак җылы һава Сәйдәнең кечерәеп калган гәүдәсен кочты. Сабантуй исе килә... Кипкән печәннән дә, сукмак буенча үскән әрем-кычытканнан да Сабантуй исе килә... Инде сакаулана башлаган сандугачлар да Сабан туе көенә сайрый түгелме... Тукта, кулымда нәрсә соң әле минем? Нигә бу чигелгән кызыл башлы сөлгене күтәреп йөрим соң әле мин? Әй тамаша! Сабан туе исе сеңгән сөлге бит син! Ничә еллар талпынды Сәйдә әлеге сөлгене бирнә җыючыларга бирергә – икеләнде. Сөлгесеннән аерыласы килмәде. Нидер тоткарлый иде аны. Сөлгене башкаларга бирсә, яшьлегенә хыянәт итү кебек тоелды. Менә бүген тәвәккәлләп бирнә җыючылар янына чыккан иде дә... Эх, алып чыгасы гына булмаган!

 

«Нафталином пахнет. Ты что, бабуля, не нашла ничего поинтереснее?» Әле быел гына шәһәрдән әби-бабасының туган авылына бөтенләйгә дип күченеп кайткан Садыйк әйтте бу сүзләрне. Үз сүзеннән үзе шаркылдап көлде. Үзенә иш эзләп бирнәчеләр ягына карады. Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәгән бер-ике баладан башка беркем дә кушылмады шәһәр кешесенең тозсыз көлүенә. Әлеге малайлар да, Садыйк көлгәч, кызык сүз әйткәндер, дип кенә көлгәннәр иде. Бирнәчеләрнең кәефләре китте. Тальянда авыл көен сыздыручы егет тә уйнавыннан туктады. Сәйдә абыстайлар капка төбендә тынлык урнашты.

 

«Ә нәрсә, иснәп карагыз! Ышанмыйсызмы? Вот, нафталином пахнет», – дип кабатлады авыл борынча хәйран гына кунак булып кызып алган Садыйк. Гармунчы егет нәфрәт белән Садыйкның кулыннан сөлгене тартып алды. Бу тамашаны капка баганасына сөялеп карап торучы Сәйдә абыстайның куллары калтырый, күзләреннән инде кибеп беткән дип уйлаган яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Гармунчы егет тә, сөлгедән сандык исе килә, дип мыскыллар дип көтте Сәйдә әби. Шул уйдан болай да йомгак гәүдәсе куырылып килде. Аягы җирне тоймаска әйләнде. Авыл халкы алдында оятка калып егылып ятыйм тагын дигән уй белән, ике куллап капка баганасын кочты. Шул вакыт, әллә кайдан ерактан, шундый якын, шулкадәр ягымлы, шулкадәр үз, шулкадәр сагындырган тавыш ишетелде: «Авылыбызның акъәбисе Сәйдә абыстайның Сабан туе бүләгенә уррраа! Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп уррааа! Иртәгә Сабан туе мәйданына бәйрәмгә чакырып уррааа!»

 

Нәрсә ди... Авылыбызның иң чибәр һәм уңган кызының Сабан туе бүләге диме... Аның чиккән пар сөлгесе диме... И әрсез дә инде шушы югары оч Сәйфетдин. Кешедән дә оялып тормый. Әти-әнисе, авылдашлары каршында Сәйдәгә оят булыр дип тә уйламый. Бүләкне мактау гына җитмәгән, тальянын тартып җырлап та җибәрде.

 

Мишә елгасы буенда

Очрашыйк әле, иркәм,

Тик сиңа әйтер сүзем бар,

Килерсең, яме, көтәм!

 

Ул да булмый, бирнәчеләр артыннан конфет-прәннек җыярга чыккан малай-шалай, кыз-кыркын да авыл яшьләренә кушылып такмак әйтә башлый: «Әй, гармунчы Сәйфетдин, түбәтәең бәрхетдин. Сәйдә дигән сылу кыз туган синең бәхетдин!» Ул вакытта кем белгән дә, кем уйлаган. Сабан туйлары узып, атна-ун көн үтүгә, Бөек Ватан сугышы башланыр да, әле кичә генә шау-гөр килеп торган авыл бушап калыр дип. Ул елны Сабан туе батырына көрәшкәндә, күрше авылдан килгән олпат гәүдәле Хафизны Сәйфетдин күтәреп җиргә салгач, бөтен мәйдан «аһ» итте. «Әллә җир селкенде инде», – дип кычкырып җибәрде чуар Мәлик. «Нинди җир селкенсен! Әнә бит, күк күкри», – дип, кулындагы кызыл башлы чиккән сөлгене күтәреп күккә күрсәтте Фәйзулла. Ул да булмады, чиләкләп яңгыр коя башлады. Әй, яңгыр нәрсә ул авыл кешесенә! Авыл картлары, ир-егетләр, дәррәү кубып, мәйдан уртасына чыкты. Яшьрәкләр Сәйфетдинне күтәреп күккә чөйде. Карт-коры үз яшьлеген искә төшерде. Яшь кызлар Сәйдәнең бәхетенә кызыкты. Кызыктымы, әллә көнләштеме, анысы аларның эше...

 

Очраштылар бит алар елга буенда. Сабан туе кичендә очраштылар. Урып-җыюлар тәмамланып, бәрәңгеләр алгач, туй ясарга вәгъдә бирештеләр. Тик нигәдер Сәйфетдин генә Сабан туе кичендә биргән вәгъдәсен онытты. Югыйсә сугышка киткәндә, беркемнән дә оялмыйча-читенсенмичә, Сәйдәсе чиккән сөлге белән сөйгәненең биленнән урап үзенә таба тартып китерде дә: «Сәйдә, көт мине, җаным! Менә бу сөлгенең берсе синдә калсын. Икенчесен мин үзем белән алам. Сугыштан фашист козгыннарын җиңеп кайткач, сөлгеләребезгә уралып, җырлап урам әйләнербез, яме! Синең кебек кәләш көткәндә, Сабан туе батыры Сәйфетдингә нимеч солдаты чүп кенә!» – дип, тальянын сыздырып җырлап җибәрде: «Кәләшемә унбиш яшь, миңа унсигез тула. Нимечләрне җиңеп кайтсам, икебезнең туй була».

 

1942 елдан соң бер хәбәр дә килмәде шул Сәйфетдиннән. Сәйдәнең әти-әнисе дә «кияү» дип эндәшә алмыйча, оныклар сөймичә гүр иясе булды. Сәйдә башка беркемне дә якын итә, ярата алмады. Сагынулардан йөрәге кысылганда, кулына сөлгесен алып, аның белән сөйләште. Аңа Сәйфетдине гел Сабан туе көнендә кайтып керер кебек тоелды. Шуңа күрә дә бер генә мәртәбә дә Сабан туена бармый калмады Сәйдә. Аның кызыл башлы чиккән сөлгеләре соңгы килгән күпме атның күз яшьләрен сөртте. Күпме көрәшче билләренә шул сөлгеләрне урап мәйданны дер селкетте. Һәр Сабан туе саен күкрәп җылы яңгыр яуды. Сәйфетдин генә кайтмады.

 

Сандыктагы ялгыз сөлге Сабан туе саен бирнәгә әзерләнде. Сәйдә абыстай кичтән ныклы бер карарга килеп, сөлгене әзерләп куя да, «кайтыр», дигән уй сөлгене кире сандык төбенә салдырта. Ә бүген карарын үзгәртмәскә булды. Төне буе кызыл башлы сөлге белән серләште. «Синең иптәшең дә кайтмады, минем Сәйфетдинем дә кайтмады. Быел нигәдер кәефем дә икенчерәк. Төшемә әти-әнием дә еш керә башлады. Сиңа әйтергә онытып торам икән ләбаса, сөлге дускаем! Төшемдә Сәйфетдинемне күрдем бит! Бераз олыгаеп киткән. Чәчләре дә агарган. Гармуны гына өр-яңа. Гармун каешына синең игезәк сыңарын ураган. Сөйләшми үзе. Җырламый да. Мин дә эндәшмәдем әле! Сүзендә тормады бит! Аңласын үпкәләгәнемне! Аның алдында йөзем ак, Аллаһыма шөкер! Көттем. Вәгъдәмне бозмадым. Син, сөлге, миңа ачуланма, яме. Мин мәңгелеккә китсәм, сандык төбендә ялгызың каласың бит. Рәхәтләнеп яшьлегеңне искә төшереп, Сабан туе карап кайтырсың. Берәр көрәшче егетнең биленә уралырсың. И, замана үзгәрде бит, сөлгекәем! Ситса, яулык, кулъяулык урынына әллә ниләр бирә халык. Сабан туеның мәгънәсен, кадерен аңламыйлар. Боекма әле син, дустым! Үзем дә чыгам Сабан туена. Сине кемгә бүләк итүләрен күрмичә, бу дөньядан китмим әле мин».

 

Сәйдә абыстай уйларыннан айнып, күзләрен ачканда, бирнә җыючылар күптән киткән иде инде. Җиргә эңгер-меңгер иңгән. Күрше хатынының чаж-чож итеп сыер сауган тавышы да сокландырмады бүген Сәйдә әбине. Сакаулана башлаган сандугачның әрнүле моңына күңеленең асты-өскә килде, гәүдәсе әллә кичке салкынча һавадан, әллә гомерлек сагыштан калтырап куйды. «Сабан туе алдыннан син дә әллә нишләдең әле, сандугач. Син дә ярыңны югалттыңмы әллә, җаныем? Бик иртә сакауландың түгелме быел...»

 

Иртәнге намазга уянган Сәйдә абыстай үзендә рәхәт бер җиңеллек тойды. Җиренә җиткереп тәһарәтен алды. Намазын укыды. Аннары туй көненә дип үз куллары белән теккән озын ак күлмәген киде. И, мин һаман да кызлар кебек зифа икән әле дип, эченнән генә кеткелдәп куйды. Ак бәрхет кебек чәчләрен тарап үрде дә, баш түбәсенә әнисеннән ядкәр булып калган кәкре тарак белән чорнап, эләктереп куйды. Сандык төбендә сөлгесе белән бергә сакланган ефәк ак шәлен алып япты. Еллар үтеп тә төсен җуймаган ак шәл Сәйдә әбигә шулкадәр килешә иде. Ул үзеннән канәгать булып, бисмилласын әйтеп, стенада эленеп торган кечкенә генә түгәрәк көзгесенә карады...

 

И Сәйдә! Сугыштан соң җитмеш бишенче Сабан туен каршы аласың инде. Гомер дигәнең үткән дә киткән. Әйтергә генә рәхәт. Картлык көнеңне дә күрдең, шөкер! Ир назы татымасаң да, бәхетсез түгелсең лә син! Әнә бит! Акъәби булдың! Авыл халкы олысы-кечесе үлепләр тора үзең өчен. Зурлыйлар. Сокланалар. Коръән ашларында урының түрдән. Үз балаңны сөя алмасаң да, күпме нарасыйның кендек әбисе булдың. Юк, Садыйк улым, сиңа да үпкәләмим сөлгемнән нафталин исе килә дигәнеңә. Авылда яшәгән кеше түгел бит син. Мондагы эчке тәртипне, матур йоланы аңламыйсың. Шайтан суы да телеңне ачкандыр. Юк, үпкәләмим. Бабаең да нәкъ менә шундый ачы телле иде синең. Авылдашлар белән килешмичә, шәһәргә чыгып китте дә, бүтән бер хәбәре дә булмады. Ә менә син кайткансың! Туган нигез чакырып кайтарган сине, балам! Күңелеңә тынычлыкны әби-бабаң яшәгән авылда эзләп тапкансың...

 

Сәйдә абыстай каз үләненә күмелеп утырган ишегалдына чыкты. Гадәттәгечә, яланаяк чыклы үлән өстеннән атлады. Сабан туе таңы ата! Кичтән яккан авыл мунчасының шифалы исе, мичтә пешкән камыр ризыгының татлы тәме һавада, эреп бетмичә, эленеп калган. Көтүгә чыгарылмаган маллар, ялкау гына мөгрәп, хуҗалары кичтән салып куйган хуш исле печәнне мекердәтә. Әрсез таң әтәчләре берсен-берсе уздырып Сабан туе таңына сәлам бирә. Сандугачлар акыллы. Әтәчләр кебек «кук» түгел. Сабан туе көнендә авыл халкы озаграк йокласын әле, уятмыйк, дигәндәй, сайраудан туктап калган. И сандугач-кошкаем! Сабан туе таңында кем йоклап ятсын?! Ул көн башка көннәргә караганда да мәшәкатьлерәк була! Заман үзгәрде дисәк тә, кунакчыллыгын, юмартлыгын, ачык йөзен югалтмады авыл кешесе.

 

Сәйдә абыстай иртәнге чыкта кулларын чылатып битен сыпырды. Чык суын иреннәренә тидерде. «Сабан туе исе, Сабан туе тәме килә», – дип пышылдады иреннәре. Күзләреннән таң чыгыннан да саф яшь тамчылары каз үләне өстенә тәгәрәп төште. Әлеге сагышны бары тик тау ягыннан чыгып килгән кояшның нурлары гына күрде...

 

Сабан туе мәйданында балалар һәм яшүсмерләр көрәше тәмамланып килгәндә, Сәйдә абыстай янына мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсирә килде. Ул, үз әнисен очраткандай, акъәбине кочып алып аркасыннан сөйде, хәл-әхвәлен белеште:

 

– Сәйдә әби, кичә Садыйк әйткән сүзләр өчен синнән гафу үтенәбез, яме! Зинһар, рәнҗи күрмә безгә. Синең сөлгеңнән нафталин исе түгел, Сабан туе, яшьлек исе килә! Ничекләр шушы көнгә кадәр өр-яңа итеп саклый алдың аны, Сәйдә әби?! Ул җепләре, чәчәкләре! Башка бер сөлгегә дә ошамаган!

 

– И Ләйсирә кызым! Бигрәк йомшак телле инде үзең, балам! Һәр сүзең йөрәккә сары май булып ята. Рәхмәт инде, зурлагач, ошаткач.

 

– Сәйдә әби, сөлгеңне кемгә бирик? Соңгы килгән аткамы, әллә Сабан туе батырынамы?

 

Сәйдә абыстай Ләйсирәнең кулындагы сөлгесен үзенә алды. Баш-башындагы чәчәкләрен сыпырды. Күкрәгенә кысып, авыл ягына күзләрен төбәде. «Сәйдә әби, әллә сөлгеңне бирәсең килми инде?» – диде Ләйсирә елмаеп. Сәйдә аны ишетми иде. Авыл ягындагы олы юлдан бер зур ак машина бу якка таба борылды. Борылып бераз монда таба килгәч, туктады. Машина йөртүче чыгып, машинасының артыннан махсус коляска алып җиргә куйды. Аннан соң, икенче як ишекне ачып, ниндидер бер кешене күтәреп алып коляскага утыртты. Алар мәйданга таба килергә кузгалды.

 

Әлеге кешеләрне Ләйсирә дә күреп алган иде инде. Сәйдә абыстай, Ләйсирәгә сөлгене бирде дә, урыныннан кузгалып, кызлардай җиңел адымнар белән таныш түгел кешеләр каршына ашыкты. Ләйсирә Сәйдә әбинең адымнары җиңеллегенә, аның күзләрендә кабынган якты нурга исе китеп карады. Әлеге күренешне Сабан туе мәйданындагылар да күреп, сизеп алды. Халык, зур вакыйга көтеп, авылның акъәбисе артыннан иярде.

 

Ул булмаса... Сәйфетдин булмаса... Күтәрә алырмы 75 ел көткән Сәйдә әбинең йөрәге... Авыл фельдшеры Надия дә Сәйдә әби янына йөгереп килде. Тынлык. Бары тик аяк астында Сабан туе алдыннан чабылган кипкән үләннең кыштырдавы гына ишетелә. Ләкин аңа беркем дә игътибар бирми. Тагын алты... биш... дүрт адым... Сәйдә туктап калды. Кулларын Ләйсирә һәм Надиянең кулларыннан ычкындырды. Бар икән батырлык! Бар икән сабырлык! Бар икән ныклык! Ул коляскада утырган ир янына килде. Аның каршына тезләнеп кулларыннан тотты. Күзләренә туп-туры карап: «Син минем Сәйфетдинем түгел бит. Кем син? Сәйфетдинем булмагач, ник Сабан туе көнне кайттың?» – диде.

 

Халык «аһ» итте. Өметләр акланмады. Сәйфетдин кайтмады. Урыныннан купкан йөрәкләр эреде дә, күзләрдән яшь тәгәрәде. Сүзләр онытылды. Юатып ни әйтергә соң сөйгәнен 75 ел көткән Сәйдәгә? Ник эндәшмисең, таныш түгел кеше? «Син Сәйдәме? – диде коляскадагы ике аяксыз карт солдат. – Мин кырык икенче елда Сәйфетдин белән бергә сугышка кердем. Икебез дә татар балалары. Икебез дә гармунчы. Ял иткән арада әле ул уйный гармунда, әле мин уйныйм... Кырым ягында барган сугышта Сәйфетдин бик каты яраланды. Мин аны лазаретка кадәр илтеп, врачлар кулына тапшырдым. Ул үз хәлен үзе белгәндер. Аерылышканда миңа менә шушы хатны һәм сөлгене бирде. “Исән калсаң, Сәйдәмә алып кайтып тапшырырсың. Зинһар, үлсәм, җир өстендә калдырма, кайда булса да күмәрсең”, – диде. Алуын алдым хат белән сөлгене, кайда яшәгәнен, адресын сорамаганмын. Хатына да язмаган. “Татарстанга, Сәйдәгә” генә дигән. Сугыш бит. Кая бөтенесен уйлап бетерәсең...»

 

Карт солдат тынып калды. Аның янәшәсендә торган егет, Сәйдә әбинең кулларыннан һәм иңеннән тотып җирдән торгызды да: «Бабаебыз, Сәйфетдин дустыннан аерылгач, партизан булып йөри. 1944 елга хәтле Кырым якларында фашистларга каршы сугыша. Үзе дә каты яралана. Контужен була. Хәтерен, ике аягын югалта. Туган якларына 1948 елда гына кайта. Бәхеткә, Сәйфетдин дустының хатын әбиемә җибәреп куйган була. Тик менә сөлге... Кулъяулык кына түгел бит... Зинһар, рәнҗемәгез, Сәйдә әби», – диде.

 

Хат! Сәйфетдиннең үз куллары белән язылган, зур юлларны гына түгел, елларны җиңеп килгән кадерле бүләк! Сәйдәнең яшьлеге, бәхете, бәхетсезлеге, өмете, хыялы, саф сөюе, тормышының мәгънәсе…

 

Сәйфетдинем! Күр әле син! Гармун уйнаган бармаклар хәрефләрне дә бик тигез, матур яза икән лә. «Вәгъдәмдә тора алмам ахры, рәнҗемә, җаным», – дигәнсең. И, рәнҗимме соң инде, Сәйфетдин! Син миңа рәнҗемә, җаным. Булды инде, булды. Төрле уйлар бимазалаган чаклар да булмады түгел. Пленга төшкәндер дә, шунда берәр нимеч кызына өйләнгәндер дип тә... Кайтырга куркып, оялып ятадыр дип тә... Бер гомер бит... Уйсыз буламыни... Сәйфетдин, парлы сөлгенең берсен бирнәгә бирдем бит... Бирмә, үзеңдә сакла, дисеңме? Шуның өчен хатың-хәбәрең дә бүген кайтып җиттеме? Менә сиңа Аллаһыбыз рәхмәте! Теге Садыйк дигәннәре нафталин исе килә дигәч, кире аласым гына булган... Нафталин исе килми аннан, Сәйфетдин. Менә синең хаттан килгән татлы ис килә... Яшьлек исе, Мишә елгасының чуер ташлары исе... Сабан туе исе килә, Сәйфетдинем! Хәзер кире алып кайтам, яме, сөлгене. Ачуланма гына! Көттем бит мин сине! Менә, кайттың бит... Кайттың...

 

Ындыр артыннан гына җитез адымнар белән Сабан туе мәйданына ашыгучы Сәйдә әбигә авылдашлары бераз кызганып, бераз шикләнеп, бераз сөенеп, бераз сокланып карап калды.

 

– Сәйдә әби! Сәйдә әби, җаным! Менә үзем дә сиңа кайтып килә идем. Сөлгеңне бер кешегә дә бирмәдек. Үзеңдә саклансын, үзеңдә торсын әле ул, яме!

 

– Ләйсирә, балам, син бит әле бу? Күрдеңме, кызым, бүген нинди хәл булды?! Сәйфетдин бабаең кайтты бит! Кайтты... Эх, Сәйфетдин, Сәйфетдин... Менә, сөлге белән хат та очраштылар. Аллаһыбызның кодрәте инде бу...

 

Сабан туеның якты төнендә Сәйдә абыстайның уты сүнмәде. Күршеләренең дә уты таң алдыннан гына сүнде. Әлеге йортта яшь килен тупырдап торган кыз бала тапты. Әти кеше шатлыгы белән уртаклашырга дип кадерле күршесенә йөгерде. И сөенер инде Сәйдә абыстай! Кыз булса – Сәйдә, малай булса Сәйфетдин исеме кушарбыз дип сөйләшкәннәр иде бит!

 

– Сәйдә әби, күршекәем! Гомер булмаганны, әллә йоклап ятасың инде? Ач тәрәзә пәрдәләреңне! Әнә, кояшны үпкәләтәсең бит! Сөенче, сөенче! Беренчебез, кызыбыз Сәйдәбез туды!

 

Ишекне ачып, тупсадан атлауга, күрше ир барысын да аңлады. Ләкин, ялгышсам гына ярар иде, дигән уй аның өметен сүндермәде.

 

– Сәйдә әби, күршекәем, ничек була инде бу... И Сәйдә әби, Сәйдә әби... Сызылып таңнар атканда якты дөньяларны ташлап киттеңмени... Тизрәк Сәйфетдинең белән очрашасың килгәндер шул... Күпме көтәргә була инде, дидеңме...

 

Караваты кырыена җәелгән намазлыгы өстендә, бер кулына тәсбих, икенче кулына Сәйфетдиннең хатын тоткан Сәйдә әби, караватына җәеп куелган парсыз чиккән сөлгесенә башын куеп, мәңгелек йокыга талган иде... Аның йөзендәге елмаю тәрәзә пәрдәсе аша үрелеп караган таң кояшының җылысына тиң иде…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи