Язучы, шагыйрь, бакчачы, икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарсель Сәхәбетдин улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Актаныш районындагы Качкын авылында туган. 1965 елда – Казан дәүләт университетын, 1966 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, радиотапшырулар редакциясендә һәм телевидениедә хәбәрче булып эшли. 1968 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. Китаплары: «Кызык дөнья» (1974), «Тагын килде язлар» (1991), «Гыйльми белән Белми» (1983), «Изге йорт» (1997). 2021 елның 16 августында вафат булды һәм Биектау зиратында дәфен кылынды. Тууына – 89, вафатына – 5 ел.

КЫЯТАШЛАР БУЛЫП…
Вәхшилектән ничек туйганымны
Белсәң иде әгәр син, белсәң...
Кыяташлар булып калкыр идем,
Менәреңне әгәр мин белсәм.
Туйдым, дускай, туйдым вәхшилектән,
Җаным туйды талау, алдаудан.
Телен, денен сатып алданганнар
Котыла алмый бүген ялганнан.
Учларымда учак ягар идем,
Кызганмыйча әгәр син түзсәң.
Мәңгелеккә китеп барыр идем,
Килереңне әгәр мин белсәм.
Тере килеш йотар кебек бары,
Сыгыла калсаң әгәр, бил бөксәң.
Кыя ташы булып калкыр идем,
Менәреңне әгәр мин белсәм,
Менәреңне әгәр мин белсәм...
РӘШИТ ӘХМӘТҖАНОВКА
Ирек даулап тынган йөрәгеңне
Сәрхуш җаннар хөкем итә калса,
Басар яшьләр безнең эшне яклап,
Йөрәгендә татар каны акса...
Дастаннарга тиң бу исемеңне
Байрак итеп утка кергән чакта,
Берлек кирәк безгә, ныклык кирәк,
Бүленүдән, Ходай, үзең сакла!
КАРА ХАТ
Кайгы килсә,
Читләп үтеп булмый:
Ул тау түгел,
Түгел упкын да.
Эләктереп алса, әй яндыра
Йөрәгеңне мәхшәр утында...
Мәрьям апа әнә
Шашып үкси –
Язар сыман тоела акылдан.
Онытылып елый.
Ә кайгысын
Төшенер ул әле ахырдан.
Күздә яше беткәч,
Айныр да ул,
Хатка багар кабат каңгырып.
Коры буран,
Коры уты белән
Йөрәккәен алыр яндырып...
ЙОМШАК ҖӘЕП, КАТЫГА…
Йомшак кына исә җилләр бүген,
Йомшак басып кердек базарга.
Муллык үзе килде безгә бүген,
Бар нәрсә бар – җаның ни тели.
Мул ризыкка карап туя тамак,
Җитмәүчелек, димәк, көтелми.
Еллар буе акча алмый халык,
Алса да ул ала ипилек.
Һәр чат саен дога кыла картлар,
Түрәләргә теләп иминлек.
СЫРГАНАКЛАР СЫМАН
Язлар килгән саен, бакчабызда
Ак күлмәген кия алмагач.
Ник кердең соң шау бакчама минем,
Аклыкларын аңлый алмагач?
Җәйләр җиткән саен, шул бакчада
Кызарып пешә кура җиләге.
Миңа түгел, җиләкләргә дә син,
«Җиләккәем минем», димәдең.
Алмагачтан алма алмагачтын,
Ник килдең соң бире зарыгып?
Кайлардадыр калган яшьлегеңне
Үтте, ахры, гомерең сагынып.
Сары сагыш сыман бакчабызда
Сырганаклар пешкән сарылып.
Көзләр инде җиткән, учагыбыз
Китә алмас, ахры, кабынып...
КҮЗКӘЙЛӘРЕҢ СИНЕҢ – ТИРӘН ДИҢГЕЗ...
Күзкәйләрең синең – тирән диңгез,
Керфекләрең – таллы ярлары.
Дулкынланып алса әгәр диңгез,
Чыланмыйча калмый таллары.
Күзкәйләрең синең – төпсез диңгез,
Никадәрле сагыш, моң сыйган.
Ярларыннан күрәм: бу диңгездә
Аз булмаган шашып ярсулар...
Давылдан соң кайчак тынып калса,
Беткән димә сагыш, сөюләр:
Иркәләнер һәм назланыр өчен,
Үз җилләрен көтә диңгезләр...
ҖАНЫҢ БАРМЫ, ДИП СОРЫЙСЫҢ…
Җаның бармы, дип сорыйсың,
Чумсам кайчак үз дөньяма.
Андый чакта минем хакта
Әллә ниләр син уйлама.
Бар ул, бар ул минем җаным,
Яна да ул, көя дә ул.
Елый белә, көлә белә,
Онытылып сөя дә ул.
Бер карауда, чишмә кебек
Челтер-челтер ага уйнап.
Ак күңелле кешеләргә –
Сулары ак, сулары саф.
Бер карауда, вулкан кебек
Ялкын бөрки тирә-юньгә.
Андый чакта йөр еракта,
Миңа якын килә күрмә.
Кайчак кимсенүдән ярсып,
Төннәр буе сулкылдый ул.
Шундый чакта бул янымда.
Сөю – дәва! Янымда бул!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала