Журнал «Безнең мирас»

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН (01.08.1948-27.03.2020)

Кеше гомерләре бигрәк кыска…

Бер сүнә дә кабат кабынмый.

Һәрберебезгә дә кагыла ул,

Шагыйрьләргә генә кагылмый.

 

***

 

Дуслык ул – бик шартлы төшенчә. Тормышның төрле этапларында кеше янәшәсендә төрле кешеләр була, син үзең дә кемгәдер якынаясың, кемнәндер ерагаясың. Кеше тормышны иярләп барган чакта, дәрәҗәсе, даны, акчасы булганда, аның янында дуслар күп була. Ә чын дусларны тормышның кискен борылышларында һәм гомернең көзендә беләсең.

 

***

Татар шагыйренә дөньяга чыгар өчен татар теле комачаулый. Мин инде монда образлы итеп әйтәм, бу, чынлап та, шулай. Шуңа күрә ул татар шагыйренең фаҗигасе – тәрҗемә мәсьәләсе. Әле бер генә татар шагыйренең дә дөнья күләменә чыкканы юк. Фәкать шушы тәрҗемә аркасында. Әгәр вакытында Тукайны шәп итеп тәрҗемә итеп дөньяга тараткан булсак, ул бүгенге көндә дөньядагы иң әйбәт шагыйрьләрнең берсе булыр иде.

 

***

 

Әйбәт җыр җырланырга тиеш. Ә бездә нинди тәртип китте хәзер? Бу минем җыр, диләр җырчылар һәм башкаларга җырларга рөхсәт итмиләр. Минем, мәсәлән, үземнең шигырьләремә язылган әйбәт җырларны җырлатасым килә. Әйтик, яшь җырчылардан. Җыр яшәргә тиеш. Җырланмаса-башкарылмаса, үлә, сүнә, бетә дигән сүз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру