Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Егерме беренче дәрес

«Ихлас» сүрәсе

 

Мөгаллим: Үткән дәрестә мин сезгә «Фатиха» сүрәсен өйрәткән идем. Шулай бит?

 

Шәкерт: Шулай, өйрәттегез.

 

Мөгаллим: Соң, сез аны ятлап килдегезме? Ятлаган кеше кулын күтәрсен!

 

(Кул күтәрүчеләр булырга мөмкин.)

 

Мөгаллим: Йә, Сәлим, укы әле! Шәкерт: «Әлхәмдү...»

 

(Мөгаллим шәкертләрнең ялгышларын төзәтә. Шулай итеп, шәкерт укып чыга. Аннан соң тагы берничә шәкерттән укыта.)

 

Мөгаллим: «Фатиха» сүрәсен без бертөсле белдек инде. Киләчәк дәресләрдә мин моны сездән тагын сорармын әле. Хәзер сезгә кыска гына бер сүрә өйрәтим. Ул «Ихлас» сүрәсе дип атала. Мин аятьне укырмын, Габдуллаһ, син минем артымнан кабатлап барырсың: «Куль һүәллаһу әхәд. Аллаһүс-самәд. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд».

 

Инде аның мәгънәсен дә әйтеп китим. Мәгънәсе менә шулай: «Аллаһы – бер. Ул камил хуҗа, Аңа һәркем мохтаҗ. Ул тудырмады да, тумады да. Аңа һичбер тиңдәш юк».

 

Егерме икенче дәрес

«Сүбхәнә» догасы

 

Мөгаллим: Без ике сүрә өйрәндек инде. Нинди сүрәләр иде әле алар?

 

Шәкерт: «Фатиха» сүрәсе, «Ихлас» сүрәсе.

 

Мөгаллим: Яле, син «Фатиха» сүрәсен укып күрсәт. Гобәйдулла, син «Ихлас» сүрәсен укып күрсәт.

 

(Шәкертләр укый, мөгаллим төзәтә.)

 

Мөгаллим: Инде без намаз эчендә укыла торган догаларны да өйрәник. Мин сезгә намаз эчендә бәгъзе догалар укыла дигән идем. Менә хәзер шуларны белик инде. Аларның кайвакыт укырга тиешлекләрен намаз укырга өйрәткәндә әйтермен әле. Менә ул догаларның берсе шул: «Сүбхәәнәкә-ллааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәсмүкә вә тәгааләә җәддүкә вә ләә иләһә гайрук». Йә, Гариф, минем арттан әйтеп бар әле: «Сүбхәәнәкә-ллаһүммә...»

 

(Мөгаллим бу доганы да сүрәләр өйрәткән юл белән ятлаттырыр, кабатлаттырыр.)

 

Мөгаллим: Инде мин сезгә аның мәгънәсен дә әйтим: «Йә Илаһым, Сине кимчелекләрдән пакьлыйм, Сине мактыйм. Син гаять дәрәҗәдә олугсың. Синнән башка иләһ юк». (Бу мәгънә дә, сүрәләр мәгънәсе кебек, зиһендә бертөсле урнаштырылырга тиеш.)

 

Егерме өченче дәрес

«Әттәхият» догасы

 

Мөгаллим: Инде сезгә тагы да бер дога өйрәтим. Аннан соң намаз укырга керешербез. Ул дога менә шуннан гыйбарәт: «Әттәхиййәәтү лилләәһи вәс-саләвәәтү вәт-таййибәәт. Әссәләәмү галәйкә әййүһән-нәбиййү вә рахмәтүллааһи вә бәракәәтүһ. Әссәләәмү галәйнә вә галәә гыйбәәдилләәһис-саалихииин. Әшһәдү әл-ләә иләһә илләллааһү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ». Бу догага «Әттәхииййәт» догасы диләр. Йә, Габдерахман, минем арттан әйтеп бар әле: «Әттәхиййәәтү...»

 

Шәкерт: «Әттәхиййәәтү лилләәһи вәс-саләвәәтү вәт-таййибәәт...»

 

(Мөгаллим әфәнде шәкертләрне монда да башка дога һәм сүрәләрне өйрәткәндәге юл белән ятлаттырырга тырышырга тиеш.)

 

Мөгаллим: Инде мин сезгә аның мәгънәсен дә әйтим: «Барлык гыйбадәтләр Аллаһы Тәгаләгә хастыр. Ий, пәйгамбәребез сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте вә бәрәкәте булсын. Безгә вә Аллаһының изге бәндәләренә дә сәлам булсын. Мин: «Аллаһыдан башка иләһ юк, Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның хак колы вә илчеседер», – дип гуаһлык бирәм».

 

 

Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б. 60-61.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру