Чуардан-чуар дөнья Уку өчен 1 минут

Вакчыллыкка һәйкәл

Англиянең Шеффилд шәһәрендә буйга яртылаш киселгән агач туристлар иң яратып карый торган урыннарның берсенә әйләнгән.

 

Ике күршенең кишәрлекләре чигендә инде 25 ел буе үскән чыршыга берсенең – Ли гаиләсенең ачуы чыккан: янәсе, аңа кунаклаган кошлар комачаулый һәм аның астындагы җирне пычрата. Икенче күрше – Бхарат Мистри гаиләсе ничек кенә ялынмасын, Ли агачның үз ягындагы ботакларын барыбер кистертә. Тиз арада агач бик популярлаша: аның янына килеп фотога төшүчеләр көннән-көн арта, әлеге тиңдәшсез «һәйкәл»нең фотолары социаль челтәрләрдә урнаштырылгач, җирле матбугат та бу теманы күтәреп ала һәм аны «Күршеләр вакчыллыгына менә дигән мисал», дип атый.

 

Лента.ру

 

Яшьтән белеп була

 

Голландия тикшеренүчеләре, киләчәктә Альцгеймер авыруы башлану ихтималын яшь чактан ук белеп була, дигән фикергә килгән. Ә алданрак беләсең икән, әлеге мәкерле чиргә каршы тору чараларын да мөмкин кадәр иртәрәк кулланып була. Альцгеймер авыруы бүген деменциянең (картлар акыл зәгыйфьлегенең) иң киң таралган формасы санала. Россиядә 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 2,4 миллион кеше әлеге чирдән интегә. Вәзгыять елдан-ел начарлана бара, ул хәтта алга киткән илләрнең сәламәтлек саклау системалары өчен дә куркыныч тудыра. Әйтик, АКШ та бу төзәлмәс чиргә турыдан-туры кагылышлы чыгымнар елына 203 миллиард доллар тәшкил итә, 2050 елга исә триллион доллардан артачак, дип фаразлана. Бердәнбер өмет – галимнәрдә, алар якын киләчәктә нәтиҗәле дару уйлап табып, акыл зәгыйфьлегенең ничек тә соңрак башлануына ирешсә генә. Диагностикалауда алга китеш бар инде. Нидерландның Лейден шәһәрендә галимнәр махсус биомаркер ачкан, аның буенча 20-30 яшьлек кешеләрдә киләчәктә Альцгеймер авыруы башлану ихтималын ачыклап була. Janssen иммунология бүлекчәсе галимнәре әйтүенчә, бүген медицина эшләнмәләренең күбесе авыруны дәвалауга түгел, бәлки аны кисәтүгә юнәлтелә. Шунлыктан биомаркерларның роле бик мөһим. Голландиядә ачылган биомаркер Альцгеймер авыруын күзнең челтәр катламындагы үзгәрешләр буенча ачыклау мөмкинлеге бирә. Әлегә бу методика сынау үтә. Картлык деменциясе һәр өченче кешегә яный. Тик кайберәүләрдә ул 60 яшьтә үк, ә кайберәүләрдә күпкә соңрак башланачак. Канада галимнәре дә авыруның башлану вакытын чигерү юлларын эзли. Моннан 10 ел элек башланган тикшеренүдә 3 меңләп кеше катнаша, аларның баш миен төрлечә сыныйлар. Кайбер илләрдә, картларның хәтере начарлануны кисәтү максатларында, аларга чит тел өйрәтү курслары оештырыла. Акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр һәм хәтта кроссворд чишәргә яратучылар да когнитив тайпылышлардан сирәгрәк интегә. Күп хәрәкәтләнергә яратучыларның хәтере исә бигрәк тә яхшы – көненә 3 чакрымнан артыграк йөрүчеләрдә деменция 500 метр гына йөрүчеләр белән чагыштырганда ике тапкырга сирәгрәк күзәтелә.

 

Daily Mail

 

Ышанма!

 

Япониядә 70 яшьлек бабай, урманда гөмбә җыйганда кайберләрен танып бетермичә, нейрочелтәрдән ярдәм сораган. Ясалма фәһем әлеге гөмбәләрне ашарга яраклы шиитаке һәм яз гөмбәсе дип тапкан һәм курыкмыйча ашарга кушкан. Бабай тынычланган, гөмбәләрне кыздырып ашаган. Ярты сәгатьтән соң бик каты агулану билгеләре күренә башлаган. Бәхеткә, табиблар ир-атны коткарып калган. Белгечләр мондый очракларда беркайчан да нейрочелтәргә ышанмаска куша.

 

Лента.ру

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи