АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

 

Подаградан – алма согы

 

Подагра (тоз утыру авыруы) интектергәндә, яңа сыгылган алма согы эчү бик файдалы. Яисә 2 литр суга 3-5 алманы турап, ябык савытта 10 минут пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көн буе эчеп бетерәләр. Чәйгә алма турап эчү дә яхшы.

 

 

Тоз утыруны кисәтү

 

1 килограмм бәрәңгене яхшылап юып, кабыгы белән вак кына турыйлар, 3 литр кайнар суга салалар һәм сүрән утта 1 сәгать 20 минут пешерәләр. Аннары сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1-2 шәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 40 көн. Буыннарны болай чистарткан вакытта итле ризыклар ашамаска тырышырга кирәк.

 

 

Бөтнек биздерә

 

Аракыдан бизү өчен, эмальләнгән кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагы салып, капкачын ябып, 15 минут пешерәләр, ярты сәгать төнәткәч, сөзәләр. Көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр, 10 минуттан соң ярты стакан суга 1 аш кашыгы аракы кушып, авызны чайкыйлар.

 

 

Сихәтле чәй

 

Менә мондый чәй иммунитетны ныгыта: иртән 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш җиләге һәм вакланган андыз тамырын 1 литр суда сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 20 минут төнәткәч, 1 әр аш кашыгы сары мәтрүшкә һәм мәтрүшкә үләннәре, 2 чәй кашыгы яшел яки кара чәй өстиләр дә, 1 сәгать төнәтәләр. Аннары, кайнар су белән сыеклап, көн буена эчәләр. Чикләвек сөте Ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, чикләвек сөте эчү файдалы. 4-5 әстерхан чикләвеген төеп, өчтән бер стакан кайнаган җылы су өстиләр, 30 минут төнәтәләр дә, яхшылап болгаталар. Аннары сөзәләр, 2 чәй кашыгы бал кушалар. 10 көн дәвамында, көненә 5 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.

 

 

Кишер чәчне үстерә

 

Чәч тизрәк үссен өчен, тигез микъдарда кушылган кишер һәм лимон согын баш тиресенә әледән-әле сөртергә кирәк. Чәч кавыкланганда, баш тиресенә 10 өлеш календула төнәтмәсенә 1 өлеш кәнә үләне (кастор) мае кушып сөртәләр (атнасына 2-3 тапкыр эшләргә киңәш ителә).

 

 

Кыздырылган тавык

 

Кыздырылган тавыкның тиресе кетердәп торсын өчен, берничә ысул бар: 1) газ миченә тыкканчы, тавыкны газ өстендә атланмайда кыздырып алалар, 5 минуттан соң мичкә куялар; 2) мичкә тыккач, бүленеп чыккан тавык маен әкренләп өстенә агызгалап алалар, соңгы 10 минутта исә тимиләр - тире кибеп китә һәм тагын да яхшырак кетерди; 3) мичкә тыгар алдыннан тоз, борыч һәм зәйтүн мае ышкыйлар; 4) әзер булыр алдыннан бал һәм май катнашмасы белән майлыйлар; 5) пешеп җитәр алдыннан тавыкны 3 өлеш соя (кытай борчагы) соусына 1 өлеш бал кушып майлыйлар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи