АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

БАЛАН СИХӘТ БИРӘ

 

Даими баш авыртуыннан котылу өчен, көн саен, тәменчә бал кушып, 1 стакан балан согы эчәргә кирәк. Бу сокка солы кайнатмасы кушып эчкәндә, эчәклекнең лайлалы катлавы ялкынсынуыннан да дәваланып була. Бавырны чистарту өчен, ярты кило балан җиләген, аз гына су өстәп, эмальләнгән савытта йомшарганчы пешерәләр, иләк аша издереп чыгарып, суынгач, 200 грамм бал кушалар, 14 көн буе иртән ач карынга һәм кичен йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар.

 

 

КҮҢЕЛ ТӨШЕНКЕЛЕГЕННӘН ДӘВА

 

Омега-3, A, B, E витаминнары кытлыгы апатия, сәбәпсез сагышлану китереп чыгара, эшләү сәләтен киметә, нерв системасын какшата, шуңа атнасына кимендә ике тапкыр балык ашарга киңәш ителә, андый мөмкинлек юк икән, биоөстәмәләр – балык мае, омега-комплекслар, D витамины куллану зарур. Сөт һәм әчетелгән сөт ризыклары - аксым, кальций һәм витаминнар чыганагы, алар серотонин эшләнүгә булыша. Чикләвекләр һәм кабак, көнбагыш төше туендырылмаган май кислоталарына, E, B, K, PP витаминнарына,Ca, Mg, Mn, Cu, Zn, Fe минералларына бай, бигрәк тә бадәм чикләвеге файдалы. Нутриентларга (азык матдәләренә) бай яшелчәләр һәм яшел тәмләткеч үләннәрне ашау кәефне күтәрә, энергиягә баета. Баклажан, томат, чөгендер, кишер, шпинат эч пошудан саклый. Банан, хөрмә, цитруслылар, йөзем, караҗимеш, шәфталу, фейхоа кәефне күтәреп кенә калмый, баш мие эшчәнлеген дә яхшырта, стресстан саклый. Какао (ачы шоколад) магний, тимер, калий, кальций, натрий кебек минералларга туендыра, эндорфиннар ясалуга булыша. Йомырка – B витамины һәм аксым чыганагы, ул тиз арада организмга хәл кертә, нерв системасын ныгыта һәм бавырны саклый.

 


ЯБЫКТЫРА ТОРГАН САЛАТ

 

3 әр бәйләм укроп һәм петрушка, 3 әр кишер, помидор һәм кыяр, 5 алма, берәр уч йөзем һәм күрәгә (яки кара җимеш), 3-5 бүлем сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 аш кашыгы үсемлек мае кушалар да, суыткычта саклыйлар. Ашыйсы килгән саен, әзрәген бүлеп алалар да, кефир кушып, тоз сибеп, кара икмәк белән ашыйлар.

 

 

ТЫРНАКНЫ МАЙ НЫГЫТА

 

Организмга кремний, тимер, кальций җитмәгәндә, тырнаклар катламлана, сынучанга әйләнә. Шунлыктан кремнийга (кузаклы фасоль, салат, банан, петрушка, карлыган), тимергә (йомырка сарысы, сыер ите, бавыр, чөгендер, борчак, ногыт борчагы, кипкән җиләк-җимеш), кальцийга (сыр, эремчек, чикләвек) бай ризык ашарга киңәш ителә. 1 чәй кашыгы зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы тамызалар да, тырнакка сөртеп, киҗе-мамык перчатка киеп, йокларга яталар, 1 ай буе шулай дәваланалар. 1 литр җылы суда 2 аш кашыгы диңгез тозын эретеп, кулларны шуңа тыгып, 5-7 минут утыру да файдалы. Атнасына 3 тапкыр дәваланырга кирәк, 10 тапкырдан соң уңай нәтиҗә күренәчәк. Чын балавызны бераз эретеп, кич тырнакларга сылап киптерәләр дә, иртәнгә кадәр калдыралар, бу да тырнакларны ныгыта.

 

 

БАЛАН КУАСЫ

 

Кан тамырларын киңәйтү өчен, балан һәм кызыл чөгендер куасы эчү файдалы. 300 грамм чи чөгендерне уып, стакан ярым суда пешерәләр. Икенче савытта стакан ярым суда 300 грамм баланны берничә минут кайнатып алалар. Аннары ике кайнатманы кушалар, өчтән бер стакан шикәр өстиләр, кайнатып чыгаралар да, суыталар. Сөзеп, салкын килеш эчәләр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи