Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама

Сихәтле дә, тәмле дә

Караҗимеш, йөзем, күрәгә бик тәмле дә, файдалы да – алардагы глюкоза һәм фруктоза канда инсулин микъдарын арттырмый. Күрәгә йөрәкне ныгыта, эчәклекне яхшы чистарта. Көненә 5 данә күрәгә ашау организмны җитәрлек кальций һәм тимер белән тәэмин итә. Хөрмә составында аспиринга охшаган матдә бар, ул салкын тиюне һәм баш авыртуны дәвалаганда кулланыла. Караҗимеш нервларны тынычландыра, стресстан саклый.

 

Белеп эчү зарур

Һәр сок та файдалы түгел. Кишер согы ашказаны җәрәхәте ачылганда һәм нечкә эчәклектә ялкынсыну булганда зарарлы. Алма согы кан тамырларын ныгыта, сусауны баса, әмма кызыл алманыкы аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Мүк җиләге согы салкын тигәндә һәм иммунитетны ныгыту өчен бик файдалы, әмма ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләреннән интегүчеләргә зыянлы. Йөзем согы кан тамырларын ныгыта, холестерин микъдарын киметә, тик эчне күптерә. Бәрәңге согы кан басымын төшерә, ашкайнату-эчәк тракты чирләрен дәвалый, ләкин аны диабет белән авыручыларга эчәргә ярамый.

 

Иң яхшысы – тозлы су

Аллергия конъюнктивиты булганда, күз кабаклары кызарып, шешеп чыга. 1 стакан кайнаган суга ярты чәй кашыгы тоз салып эретергә һәм шуның белән көненә берничә тапкыр күзне юарга кирәк. Күзгә чүп кергәндә, күз кычытканда да шундый тоз эремәсе ярдәмгә килә.

 

Уч тирләсә

Уч каты тирләгәндә, кулны көненә берничә тапкыр 5 әр минутка йә серкәле суга (1 л суга 3 чәй кашыгы аш серкәсе), йә имән кайрысы төнәтмәсенә, яки 1әр аш кашыгы кычыткан һәм шалфей салып төнәтелгән 1 л суга тыгып тору булыша.

 

Тавыш беткәндә

Минераль суны җылытып, берничә тамчы сырганак, гөлҗимеш яки зәйтүн мае тамызалар да, сөлге белән томаланып, 10-15 минут буе шул парны сулыйлар.

 

Оранжад (әфлисунлы эчемлек)

4 әфлисун, 700 г шикәр, 1 лимон согы яки лимон кислотасы кирәк. Әфлисуннарны юып, кайнар суга салып алалар, кабыгыннан әчесе чыксын өчен, 12-24 сәгатькә туңдыру камерасына куялар. Алгач, тагын кайнар су коялар, кискәләп, кабыгы белән иттарткычтан чыгаралар яки блендерда ваклыйлар. Барлыкка килгән масса өстенә 3 л салкын су салып, 15-20 минут тоткач, марля аша сөзәләр, 5-7 л су, 700 г шикәр, 1 лимон согы кушалар (1 сәгатьтән соң эчәргә була). Сөзгәннән соң калган түпкә шикәр, лимон кислотасы кушып, 15-25 минут кайнатсаң, 700 мл варенье да килеп чыга. Нәтиҗә: 10 литр лимонад, 700 мл варенье.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру