24 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Халык һөнәрләренең яңа балкышы яки Мәңге онытылмас каһарманлык
Бу көннәрдә Казанның «Хәзинә» галереясында гаҗәп сәнгать әсәрләрен тамаша кылырга мөмкин. Халык сәнгатендә сугыш батырларын ничек данлап булганын күрәсегез килсә, һичшиксез, күргәзмәгә килегез! (0+) -
Айга кырын карама
Караҗимеш, йөзем, күрәгә бик тәмле дә, файдалы да – алардагы глюкоза һәм фруктоза канда инсулин микъдарын арттырмый. Күрәгә йөрәкне ныгыта, эчәклекне яхшы чистарта. Көненә 5 данә күрәгә ашау организмны җитәрлек кальций һәм тимер белән тәэмин итә. Хөрмә составында аспиринга охшаган матдә бар, ул салкын тиюне һәм баш авыртуны дәвалаганда кулланыла. Караҗимеш нервларны тынычландыра, стресстан саклый.
