Журнал «Безнең мирас»

Моңлы ядкарь

Лаеш районының Пәрәү авылында 1949 елның 18 ноябрендә дөньяга килгән Тимергали бала чагыннан ук гармунчы булырга омтыла. Тимергалинең әтисе Зиннур абзый үз колхозларының танылган умартачысы була. Дусты, гармунчы Галимҗан да, уен коралын бик еш култык астына кыстырып, күмәк оешманың умарталыгына йә булышырга, йә, колхозга берәр кунак килсә, гармун уйнап күңелләрен күтәрергә дә йөри. Тимер дә, көн саен диярлек, алар арасында чуала. Абзыйның гармунда сыздырып җибәрүенә соклана, үзе дә уйнап карарга кызыга. «Йә, ватарсың, бир әле кеше гармунын!», – дип, әтисе гармунны ераграк алып куйгалый. Ләкин аларның – ике фронтовикның  урман аланындагы корт оялары янына чыгып китүләре була, үсмер Тимер, гармунны алып, шыңгырдата ук башлый. Хуҗасы аның тавышын ишетеп кире кайта да: «Йә ватарсың, Тимер улым», – дип, гармунны алып җыештырып куя. Шул чакта үпкәләп елый бәләкәй малай. Хуҗасына ни дәрәҗәдә кадерле корал икәнен аңлап бетерә алмый шул сабый күңеле. Соңрак, үзе дә танылган артистка әйләнгәч кенә, әлеге уен коралының Галимҗан агасына ни дәрәҗәдә кадерле булганына төшенә...
Моңлы ядкарь. Рәдиф Сәгъди
Тулысынча журналыбызның 12 нче саныннан укый аласыз.

Теги: Рәдиф Сәгъди Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру