«Гөлсем өйгә кайтадыр»

Яшел Үзән районы Мулла Иле авылының Канак урамындагы челтәрләп-бизәп эшләнгән матур йортка мемориаль такта куелган.Ак мәрмәрдән урамга бик чибәр кыз карап тора. Алтын хәрефләр аның турында болай сөйлиләр: «Бу йортта хезмәт батыры Гөлсем Хәмидуллина яшәгән. Бөек Ватан сугышы елларында ул Мулла Иленнән Свияжск станциясенә көн-төн фронт өчен ашлык ташыган. 1942 елның 15 октябрь төнендә юлдан адашып, тирән суга төшкән атларын коткарган чакта һәлак булган».

Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронтында батырларча, үз-үзен аямыйча эшләп яшь гомере өзелгән кызның якты истәлеген менә шулай мәңгеләштергән безнең авылдашлар.

Мин 1995 елда Гөлсемнең иптәшләре, бергә укыган классташлары, колхозда бергә эшләгән хезмәттәшләре белән сөйләштем, истәлекләрен язып алдым.

Классташы Әминә Кашапова сөйли:

– Инде илле өч ел узган булса да, бүгенгедәй хәтеремдә: ул көнне ындыр табагыннан фронт өчен тугыз олау озаттык. Пар ат җигелгән бер олау белән Гөлсем китте. Ак брезент курткадан, кара итәк, кара күн бүрек кигән. Бигрәк сылу, чибәр кыз иде Гөлсем. Ару-талуны һич тә белмәде. Иң авыр эшләргә үзе теләп алына иде. Кешеләргә гаҗәп тә ярдәмчел иде. Кара күзләрен тутырып елмаеп караулары һич тә генә китми исемнән.

Вафира Хәлилова (классташы):

– Ул көнне, 15 октябрьдә, без авылдан Свияжск станциясенә ашлык илткәндә, бертуктаусыз салкын яңгыр яуды. Егерме биш чакрым юлны күп газап белән үттек. Атларга булышып, тездән пычрак ера-ера, арбаларны үзебез этешеп бардык. Җеп бөртеге дә калмады – чыландык, бик туңдык. Барып җиткәч, капчыкларны күтәреп, поезд вагоннарына ташый-ташый җылындык. Бик авыр көз иде ул 1942 ел көзе. Ай буена өч кенә төн йокларга туры килде. Гөлсемебез иң авыр чакта да күңел төшенкелегенә бирелми торган кыз иде. Шушы бару – аның соңгы баруы булыр, дип кем уйлаган ул чакта. Гөлсемгә берүзенә төнлә кайтып китәргә туры килде.

Әйе, халык үзенең батырларын, фидакярләрен онытмый. Инде 53 ел вакыт узса да, Гөлсем халык күңелендә тере булып яши. Гайшә Җамалиева, Гөлҗиһан Сабитовалар да ул көнне Гөлсем белән бергә барганнар олауларда. Инде алар ак чәчле әбиләр, күптән лаеклы ялда. Алар, гомер язларына әйләнеп кайтып, кордашлары Гөлсем турында сагынып искә алалар. Авыр яшьлек, горур яшьлек, фидакярь яшьлек турында. Киләчәк өчен янган, киләчәк өчен бирелгән яшьлек турында.

Гөлсем күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төндә пар атта ялгыз кайта. Атлар, адашып, куаклар, әрәмәләр араларыннан барып, һич уйламаганда, Әрә елгасы тобасына (иң тирән җиренә) килеп төшәләр. Кыз, атларын коткарырга теләп, боздай салкын суга ташлана. Башта мең бәлаләр белән бер атның камыт бавын ычкындыра, аннары икенчесенә тотына. Ләкин кыз үзе тирән суда дилбегәгә чорнала. Бөтен көчен куеп ычкынырга, чыгарга тырышып, дилбегәләрне тешләре белән чәйнәп бетерә…

Авылга авыр фаҗигале хәбәр та­рала. Атна-ун көн эчендә шул ел­лар­ның гадәте буенча бәет чыга. «Гөлсем бәе­те». Бу бәет мәктәптә «Туган як» музеенда кадерләп саклана. Укучыларның яңадан-яңа буыннары тәэсирләнеп укый бу бәетне.

Бәеттән өзекләр:
Миннән калган күлмәкләрне
Анда-монда куймагыз.
Әй, туганнар, васыять әйтәм:
Минем кебек булмагыз.

Ал димәде, ял димәде
Гөлсем колхоз эшендә.
Гөлсем мескен гүргә керде
Егерме ике яшендә.

Гөлсем мескеннең атлары,
Коры арба кимерә.
Гөлсем суларга баткачтын
Чыга алмый тилмерә.

Әрә суы тирән икән –
Дәрман кирәк йөзәргә.
Әти-әни бәхил булсын,
Ходай язсын түзәргә.

Атлар мине ташлап китте,
Атлар кайтыр су буйлап.
Гомерегез үтәр инде
Мәңгегә мине уйлап.

Сугыштагы егетем белән
Кавышулар булмады.
Суга батып үлгән чакта
Чыгаручы булмады.

Безнең авыл тегермәне
Дөбер-дөбер тартадыр.
Кара төндә пар ат белән
Гөлсем өйгә кайтадыр.

Атым суларга батканда,
Кулым тезген тотмады.
Туган-үскән нигеземә
Башым исән кайтмады.

Ак яулыклар бәйләдем дә
Җәйләремне җәйләдем.
Тезгенне таба алмыйча,
Кулларымны чәйнәдем.

– Гөлсем атлар өчен үлеп тора иде. Бигрәк тә карап кына эшли иде инде. Сыйпый-сыйпый ашата иде үзләрен, – дип искә ала шул елларда ат караучы булып эшләгән Рәхимә апа Бикмуллина.

Гөлсем Хәмидуллина – ишле семьядан. Аның бертуганнары – Фәрхруй, Хәлимә, Барый, Әхәт – барысы да гомер буе колхозда намуслы хезмәт иттеләр, авылның иң хөрмәтле кешеләре булып саналалар.

Гөлсем апаның ХХ гасыр азагында исән-сау булган, аны якыннан белгән чордашлары – Әминә Кашапова, Вафира Хәлилова, Гөлҗиһан Сабитова, Рәхимә Бикмуллиналар инде якты дөньяда юк. Гөлсем апаның бертуганнары да инде вафат. Алар белән яшәү, туган җиргә хезмәт итү, алар белән очрашу, истәлек-хатирәләрен язып алу нинди зур бәхет! Урыннары җәннәттә булсын!

Төп нигездә – Гөлсем туып үскән йортта – энесе Әхәт яшәде. Гаҗәп тыйнак, намуслы, алтын куллы балта остасы иде. Менә аның йорты ничек балкып гора. Һәр чәчәген, һәр бизәген, һәр сырын үзе ясаган. Бу – ул үзе иҗат иткән матурлык – хәләл көче, намуслы хезмәте чагылышы. Гаиләсендә берсеннән-берсе акыллы биш бала тәрбияләп үстерде. Сугыш чорларын җилкәсе белән тартып барган Әхәт тә яшьли китте дөньядан.
Бу йортта хәзер Әхәтнең төпчек улы Шәүкәт гаиләсе белән яши. «Җитмеш төрле һөнәр иясе», – диләр аның турында. Балта остасы да, электр белгече дә… Эшкә оста, булдыклы ир-егет!

…Йорт стенасыннан урамга егерме ике яшьлек кыз карап тора. Косынкадан ташып, калын толымнары чыккан. Ачык матур йөз. Туры, ихлас караш. Мөлаем горурлык. Ачы сагыш аша сизелер-сизелмәс елмая, әйтерсең лә ул эндәшә:

– Рәхмәт, авылдашларым. Безнең яшьлекләрне онытмавыгыз өчен рәх­мәт. Авыл нинди матурлана, тормышлар ничек ямьле, кешеләр нинди гүзәл!

Гөлсем туган йортының стенасыннан урамга һаман да шулай карап торыр. Кешеләр һаман да моннан аны искә алып үтә торырлар. Алтын хәрефләр һаман да сөйләрләр: «Бу йортта Гөлсем Хәмидуллина (1920-1942) яшәгән…»

 

Равил Сәйфетдинов — төбәкне өйрәнүче, Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында яши. 

 

гульсум 3

Гөлсем Хәмидуллинага истәлек тактасы

гульсум

 

Мулла Иле авылында Гөлсем туган нигездәге йорт.

 

 

Комментарий язарга