Журнал «Безнең мирас»

Филүс Каһировның җәйгә планнары зурдан

Язның соңгы айларында җырчылар концерт сезонын төгәлли, яңасына әзерлек башлый. Филүс Каһировның җәй айларына планнарын, аны кайсы Сабантуйларда күреп булачагын белер өчен, без җырчының үзе белән элемтәгә кердек. «Төрле төбәкләрдән шалтыратып, Сабантуйларга чакырдылар. 7-10 июньдә Новосибирск шәһәрендә, Мәдәният министрлыгы оештырган, федераль Сабантуйда катнашабыз. Шулай ук Татарстан шәһәрләре дә безне Сабантуйларда күрергә теләкләрен белдерде, әлегә сөйләшүләр алып барабыз. Башкортстанның бер авылында төркемебез белән чыгыш ясаячакбыз.
Җәйге планнарга килгәндә, җиребездә төзелеш бара, аны тәмамларга уйлыйбыз. Шулай ук яңа программага әзерләнү өстенә эшлибез, аңа әзерлекне язга керү белән башлаган идек. Гаилә белән туган якка кайтып, табигатькә чыгып, җәйнең рәхәтен дә күреп каласы килә. Сентябрьгә круиз белән ялга чыгуны планлаштырдык, билетларны броньлап куйдык. Гаилә белән ял итәргә барабыз, Алла бирса.  Круизны оештыручылар буларак, сүз белән генә түгел, үзебезнең мисалда ял итеп күрсәтәбез. Без аны түземсезлек белән көтеп торабыз», дип уртаклашты җырчы Филүс Каһиров.
Чыганак: Tatar Today

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру