Журнал «Безнең мирас»

Данил Салихов: Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте

Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте. Халкыбыз җырга, моңга бай. Театрлар безнең борынгы үткәнебезне дә, уңышларыбызны да, әдәбиятыбызны, музыка белән бергә төреп, халыкны үз залларына җыеп, телебезне саклады һәм бүген дә саклый. Татарстан Язучылар берлге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге тарафынан “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына оештырган дискуссия барышында әйтте.



Дискуссиянең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү иде. Әлеге дискуссияне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.


"Диндә булуыбыз, Ходайдан куркуыбыз нәтиҗәсендә, без милләтебезне саклап килдек. 70 ел буена бабаларыбыз качып-косып, урманнарда кар көрәп, намаз укыган вакытта, безгә өстәмә көч булып театр килде. Динне буган вакытта, театрларыбыз чәчәк атты, төрле төбәкләрдә, төрле җирләрдә халыкка хезмәт итте", - диде язучы.


 "Татар-информ"


Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру