Быел (2026 елда) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан, моннан нәкъ 30 ел элек Кушлавыч авылында булган вакыйгалар турында язарга булдым.
.jpg)
Кушлавычтагы Тукаевлар гаиләсе музей-йортын ачу мизгеле.
1996 елның 24 маенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган авылында музей ачу тантанасы узды. Бу бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев белән язучылар, республика һәм район җитәкчеләре, матбугат, радио һәм телевидение хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр, Кушлавыч, Иске Җөлби һәм тирә-як авыллардан килүчеләр катнашты. Гомәр Бәширов, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Флера Гыйззәтуллина, Әнәс Галиев, Башкортстаннан Наҗар Нәҗми, җырчы Фәридә Кудашева һәм башкалар әлеге чараның кадерле кунаклары булды. Ул көнне алар музей белән танышты, Тукай бюсты янында булып, чәчәкләр салды, Габдулланың әтисе Мөхәммәдгарифнең каберен зиярәт кылды. Аннан соң исә Яңа Кырлайга юнәлделәр...
Тагын бер атнадан Кушлавычта яңа төзелгән мәчет ачылды. Аны төзүдә авыл халкы бик теләп катнашты. Музей бинасы янында гына урнашкан мәчет авылны тагын да нурландырып җибәрде.
Габдулла Тукай туган авыл читтә калырга тиеш түгел!
Музейның төзелү һәм ачылу тарихы гади генә булмады. Тукаевлар гаиләсе музей-йортын төзү вакытында миңа үз вазифам буенча да (бу вакытта мин – халык депутатларының Арча район советы рәисе Вагыйз Васил улы Минһаҗевның урынбасары), район хакимиятеннән беркетелгән вәкил буларак та Кушлавычта еш булырга туры килде.
.jpg)
Кушлавычның колхоз рәисе Ринат Фәйзиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафил Җамалиев һәм Кушлавыч авыл советы рәисе Гөлфия Шаһиева.
Сүземне 1991-1999 нчы елларда район мәдәният бүлеген җитәкләгән Рафил Җамалиев истәлеге белән башлыйсым килә. «Районыбызда Габдулла Тукайның тууына 110 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек эшләре бара. Билгеле инде, Яңа Кырлайда кызу эш кайный. Язучылар, зур кунаклар киләсе. Тукайның туган авылын һаман читтә калдыралар. Бер очрашу вакытында бу фикеремне мәдәният министры урынбасары Мөҗип Таҗи улы Низамиевка әйтеп карадым. Ул үзе дә борчылып йөри икән. Фикерләребез туры килгәч, бик озаклап сөйләштек. Ул Кушлавычта музей төзү планын ясап, мәдәният министры Марсель Мазһар улы Таишев янына килеп кара әле, бергәләп кереп сөйләшербез, дип ышандырды», – дип искә ала ул.
.jpg)
Колхоз рәисе Ринат Фәйзиев балалары һәм язучы Гариф Ахунов белән.
Менә шул сөйләшүдән соң Рафил Җамалиев бу хыялны тормышка ашыру юлларын эзли башлый. Ул вакыттагы район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буеча урынбасары Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов һәм «Тукай» колхозы рәисе Ринат Габделфәрт улы Фәйзиев белән Кушлавыч авылында булачак музей турында фикер алышалар. Алар икесе де әлеге тәкъдимне хуплый, колхоз рәисе исә бигрәк тә канатлана. Ризалык бирсәләр дип, төзергә мөмкин булган урыннарны да карап куялар. Мәдәният министры Марсель Таишев районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафил Җамалиевны һәм урынбасары Мөҗип Низамиевны игътибар белән тыңлаганнан соң: «Дөрес, Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта һәркем кызыксынып карарлык музей булырга тиеш!» – дигән нәтиҗә ясый һәм, иң мөһиме, мөмкин булган ярдәмне күрсәтербез дип ышандыра. Арчаларга шул гына кирәк тә, калганын үзләре дә башкарып чыга инде алар!
Сокланып туймаслык бураларны музей өчен дип уйлыйлар
Казаннан белгечләр килеп төшә, музейның проектлары, кирәкле документлар эшләнә. Бу эш, министр кушуы буенча, шулкадәр кыска вакыт аралыгында оештырыла. Колхоз рәисе Ринат Фәйзиев аларга тиешле ярдәмен күрсәтә: алып кайту, яшәп тору һәм туклану өчен шартлар тудыруда зур тырышлык куя. Проект буенча, музей өчен ике зур агач бура кирәклеге билгеле була. Кушлавычның авыл советы рәисе Гөлфия Равил кызы Шаһиева белән Ринат Фәйзиев Арча урман хуҗалыгына юнәләләр. 1989 елдан бирле эшләгән тәҗрибәле директор Алмас Әмин улы Нәзиров аларның зур хыяллар белән йөрүен хуплый һәм «Тукай» урманчылыгына барып карарга киңәш итә. «Менә бит урман хуҗалыгының бу бүлекчәсе дә «Тукай» исемен йөртә!» – дип хисләнеп киткән Гөлфия белән Ринат ике зур бура күреп алалар. Алар әлеге сокланып туймаслык бураларны музей өчен дип уйлыйлар. Тиз генә кире Кушлавычка кайтып, бөтен булган техниканы туплап, ир-егетләр белән барып, бураларны алып та кайталар һәм яңадан өйдереп тә куялар. Күз алдына китерсәң, мондый эшне кызулыгы белән дан тоткан Ринат Фәйзиев кына булдыра ала!
Иң кызыгы икенче көнне башланды. Иртән район администрациясендә ыгызыгы купты. «Тукай» урманчылыгыннан килгәннәр, янәсе, аларның ике бурасы югалган, кушлавычлар алып киткәннәр, имеш. Район хакимияте башлыгы Вагыйз Минһаҗев гаеплеләрне чакырырга дип күрсәтмә бирде. Алар, килгәч тә, минем кабинетка керделәр. «Тыныч кына тыңлап торыгыз, хәере белән тәмамланыр әле», – дидем дә, бергәләп Вагыйз Василович хөкемен тыңларга кердек. Иң беренче сорау Гөлфия Равилевнага булды: «Син бар идеңме анда?» «Әйе, без бергә идек», – дип җавап бирде ул. Шуннан соң: «Шәфигулла Зәйнуллович, безнең авыл советы рәисләре законнарны белми мәллә, ник өйрәтмисез?!» – дип, мине «тәрбияләп» алды. «Син нәрсә, Ринат, урмандагы бураларны колхозыңныкы дип уйладыңмы әллә?» – дип, Ринат Фәйзиевка да эләкте. Ул да: «Ялгыш булды, гафу итегез инде, нәрсә әйтсәгез, шуны эшлибез», – дип акланып алды. Бу сөйләшү турында озаклап язып булыр иде. Әлеге кабинетта еш булган кешеләр әңгәмәнең ничек барганын күз алдына китерә инде...
Ә бураларны эзләп килгән хуҗаларның таләбе бер: «Алар музей өчен түгел иде, кире урынына илтеп куйсыннар!»
Вагыйз Василович укучы бала кебек кенә кеп-кечкенә буйлы Гөлфиягә, башын иеп торган авылдашы Ринатка (алар икесе дә Хәсәншәехтән) бик озак карап торды... Соңыннан: «Ярар, бураларга тимик, Кушлавычта калсын, халык шагыйре Габдулла Тукайга бүләгегез булыр, тагын яңаларын бурарсыз, урманда агач бетмәгән! Ә сез, сыйфатлы итеп эшләтеп, музейны вакытында ачарлык итегез!» – дип сүзен тәмамлады.
Менә шулай, бер эш тә җиңел генә бармый. Аларның башында торучыларны, оештыручыларны онытмаска, җай чыкканда күңелләребездә яңартып алырга кирәк дип уйлыйм.
Әнәс Галиев хакындагы истәлекләрем
Кушлавычта Габдулла Тукай музее булуны кайгыртып, үзенең күңеле аша уздырып, авылы өчен янып-көеп яшәгән шәхес хакында язмасам, дөрес булмастыр.
«Чишмәләр күп монда, чишмәгә бай
Тукай туган авыл – Кушлавыч.
Күп гасырлы узган тарихы бар,
Киләчәге аның соклангыч!»
Әлеге юллар Кушлавыч авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Әнәс Галиевның 1986 елда «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыккан «Кушлавыч» дип аталган шигыреннән. Әнәс абый кечкенәдән үк Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксына, үзе дә яшьтән шигырьләр яза башлый. Аның «Яшәү шатлыгы», «Туган авылда» шигырьләре дә авылдашы Тукайга багышланган.
Мин Әнәс абый Галиев белән Арчада «Әдәбият һәм сәнгать» музеен ачкан вакытта таныштым. Аның Габдулла Тукайга нисбәтле экспозицияне күреп горурланганы, үзенең иҗатына багышланган материалларны карап, сабыйларча сөенгәне хәтеремдә.
1996 елның апрель башында Казан телевидениесе Кушлавычта булды һәм Әнәс абыйның чыгышын яздырды. Шул ук елны аның «Ватаным Татарстан» газетасында «Үги итмик» дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыккан иде. Әнәс Галиев әлеге язмасында Тукайның туган авылына озак еллар игътибар булмавы, быел гына «боз кузгалып», авылда яңа музей бинасы, мәчет төзелә башлавы турында язды. Әнәс Галиев үтә тыйнак, һәр сүзне уйлап, урынлы кулланып сөйли иде.
Телевидениегә исә Әнәс абый: «Авылыбызда татар халкының хөрмәтле улы Габдулла Тукай музее төзелү – зур вакыйга, катнашы булган һәркем тырышып эшли, тиздән ачылыр дип өметләнәбез. Ләкин Орнашбаштан борылгач, юл бик начар хәлдә әле, елга аша күпер дә юк. Төзибез дип ышандыралар, музей ачылганчы өлгертсәләр иде. Мәктәп төзелү дә бик озакка сузылмасын инде. Безнең авылда эшчән, бердәм халык яши», – дип фикерләрен җиткергән иде. Авыл тарихын сөйләп, үзенең «Кушлавыч» шигырен дә укыды.
Җитәкчеләребез фронтовик язучының тәкъдимнәрен игътибарга алганнардыр дип уйлыйбыз.
«Каргышлы балачак» телевизион фильмын төшерү
Инде колхоз рәисен, шаяртып, «Тукай Ринаты» дип йөртә башладылар, чөнки аның телендә гел – Тукай һәм музей!
Булачак музейның өч зур бүлмәдән торган бинасын төзеп тә куйдылар. Юл һәм күпер төзү, авылдагы электр баганаларын алыштыру башланды.
Бер очрашу вакытында Ринат: «Бу көннәрдә читтән килеп эшләүчеләр үзебезнекеләргә караганда ике тапкыр күбрәк. Күпчелеге кунып калалар, тукландыру өчен ике көнгә бер сыер китеп бара. Колхоз ашханәсендә, балалар бакчасында кызлар бик тырышалар, ашаудан зарлану очраклары юк. Авыл халкы да бик зур ярдәм күрсәтә. Тукайның балачагы турында фильм төшерергә киләчәкләр икән әле, нишләп кенә бетәрбез...» – дип сөйләде.
Әйе, шулай булды шул. Күп еллардан бирле танышым булган режиссер Әхтәм абый Зарипов җитәкчелегендәге төркем, «Каргышлы балачак» телевизион фильмының кайбер күренешләрен төшерү өчен, Кушлавычка килде. Максатлары, музейга әйберләр урнаштырганчы, зур залларны кулланып, Габдулланың балачагы белән бәйле вакыйгаларны төшереп калу икән. Җиде сериядән торган фильмның сценарий авторы – якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахунов, бу безнең өчен зур горурлык булды. Ул үзе, Кушлавычка килеп, эшнең барышы белән дә кызыксынды. Гариф абый һәм бер төркем артистлар белән Ринат Фәйзиевларда кунакта булуыбыз истә калган. Хатыны Әлфия ханымның тәмле өчпочмакларыннан авыз итә-итә, алда торган эшнең нечкәлекләре турында фикер алышкан идек.
Ул көннәрдә авыл халкы Зөлфия Зарипова (Бибимәмдүдә), Әмир Камалиев (Мөхәммәдгариф), Фирдәвес Хәйруллина (Латифа), Әзһәр Шакиров (Зиннәтулла), Шәүкәт Биктимеров (Шакир мулла), Илдус Әхмәтҗанов (Сәгъди абзый), Наил Әюпов, Зөлфирә Зарипова һәм тагын башка артистларны күреп аралаштылар. Кечкенә Габдулла булып Илдус Әхмәтҗановның улы Рөстәм уйнаган иде.
Бу көннәр турында авыл клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева: «Артистлар килгәч, бөтен авыл купты, кемгә нәрсә кирәк, барысын да табып бирәләр. Күмәк күренешләрдә авыл апа-абыйлары, балалар бик теләп катнашты. Аларга киемнәрне Казаннан алып килделәр, соңыннан кайберләрен безгә дә калдырдылар. Сабан туе, Габдулланың әтисен озату күренешләрен төшергәндә авылдашларыбыз Нәҗибә апа, Гомәр абый, Зөлфия апа, Мөхтәрәмә апа һәм башкаларның чын артистларча уйнауларын күреп бик сокланган идек. Мин үзем дә катнаштым, улым Илфар Әюпов белән Илнур Галләмов аерым рольләр башкарды. Фильмны яшьләргә күрсәтергә кирәк, ул Габдулла Тукайның балачагын аңларга ярдәм итәчәк», – дип исендә калганнарын сөйләде.
Кушлавычта эш кайный
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафил Җамалиев белән, очрашкан саен, Кушлавычта музей ачуга әзерлек турында сөйләшеп ала идек. Ул: «Берничә тапкыр мәдәният министры Марсель Мазһар улы Таишев янында булырга туры килде. Ул үзе дә килеп китте. Ә инде урынбасары Мөҗип Таҗи улы Низамиев музейны ачканчы эш барышын күзәтте. Музейлар белән ул кадәр кызыксынган кешене белмим, шуңа күрә дә без аны, үзара шаяртып, «Музей Таҗиевич» дип йөртә башладык. Алар мине Татарстан Республикасының милли музее директоры Геннадий Степанович Муханов белән таныштырдылар. Ул Кушлавычтагы музейның эчке бизәлеше һәм экспозицияләр урнаштыру өчен җаваплы итеп Алсу Данил кызы Хәйруллина белән Гүзәл Хәмзә кызы Еникинаны билгеләп куйды. Кызлар бик тырыш, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән белемле булып чыктылар. Алар, Кушлавычка килеп, музейның өч залын карап, эскизларын ясап киттеләр инде. Экспозицияләргә куелачак материалларны Казанда туплап әзерләячәкләр. Даими элемтәдә торабыз. Китапханәдә сакланган истәлекле язмалар, әйберләр дә кулланылачак. Китапханәче Мөхтәрәмә апа Мортазина барысы белән дә таныштырып чыкты. Тагын нәрсәләр табып куясы – исемлеген бирделәр. Мәдәният хезмәткәрләре аларны эзлиләр, район мәктәпләрендәге музейлар белән дә хезмәттәшлек итәләр», – дип яңалыкларны җиткереп барды.
Алмас Нәзиров җитәкчелегендәге Арча урман хуҗалыгы 5-8 гектарлы кечкенә мәйданлы басуларга, юл кырыйларына агачлар утыртты. Барысы 105 гектарда каен, нарат, чыршы һәм башка төр агачлар утыртылган.
Марсель Мингали улы Хәлилов җитәкләгән «ПМК-16» оешмасы плотина корды. Аңа бигрәк тә, су коеначакбыз, дип балалар сөенде. Плотина дамбасы Яңа Җөлби авылына баручыларга күпер дә булып торачак иде.
Казанның бер оешмасы, әле авыл кешеләре күрмәгән чит ил тракторлары белән килеп, Иске Җөлби белән Кушлавыч арасында дамба күтәрделәр. Арчаның «ДПМК» берләшмәсе (директоры – Мәхмүт Мөхәммәтхан улы Галимҗанов) бу юлга таш җәюне тиз арада оештырды. Райондагы «Сельхозхимия» берләшмәсе исә (директоры – Роберт Зариф улы Гарипов) шул юлдагы күперне төзеп бирде.
Һәрберсен көйләргә, уртак тел таба белергә кирәк. Ринат Фәйзиев анысын булдыра, бер дә булмаса, җырлап җибәрә, дип әйтә иделәр аның белән эш иткән җитәкчеләр.
Алга китеп, шуны да языйм әле: ясаган чыгышлары, район күләмендә оештырылган чараларда актив катнашканы, һәм, билгеле инде, Габдулла Тукайның музеен ачуга куйган хезмәтләре өчен Ринат Фәйзиев 1997 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.
Музей ачылырга берничә көн калгач, эшләр тагын да кызуланды...
Музей бинасы юып чистартылган, капка-коймалар эшләнгән. Алсу Даниловна җитәкчелегендәге кызлар үз эшләрен башкарды. Өлгертәбез, безнең үз графигыбыз бар, дип ышандырдылар һәм әйткән сүзләрендә тордылар да. Тегү машиналарын эшләтү өчен, ындыр табагыннан музейга кадәр электр кабеле сузганнары хәтеремдә. Ул урамнардагы баганаларны һәм чыбыкларны алыштырган вакытка туры килде.
Музейны ачарга ике көн кала Кушлавычка ТРның Премьер-министр урынбасары Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллин килде. Эшнең торышы белән танышкач, Ринат аннан җайлап кына: «Ишегалдын нишләтергә инде?» – дип киңәш сорый. Ә Илгиз Кәлимуллович: «Яшел чирәм булса, әйбәт булыр иде, ләкин үсеп өлгерми инде ул...» – ди. Колхоз рәисе дә, кыюланып: «Елга буенда чирәм бик матур итеп үскән, кәс кисеп алу бик озак вакытны алачак инде...» – дип куя. Яшь егетне аңлап, Илгиз Кәлимуллович, Казан шәһәре мэры Камил Шамил улы Исхаковка шалтыратып, кәс кисү техникасын китертә. Әле дә күз алдымда тора: икенче көнне ишегалдында берәүләр кәс кисәкләрен тезә, икенчеләре агач тукмаклар белән шуларны тигезләп бара, су сибә...
Музейның эчендә дә кызу эш кайный. Экспозицияләрдә Кушлавыч авылы тарихы, Габдулланың әти-әнисе, туганнары хакындагы документлар, фотосурәтләр һәм шәхси әйберләре урнаштырыла. Ул чорда татар авылы йорты ничек булган, нәкъ шулай итеп җиһазлап куела.
Ачыласы көнне иртән карап чыгып, Тукаевларның музей-йортына килүчеләр күп буласына чын күңелдән инандым. Габдулла Тукайның иҗаты, аңа булган олы хөрмәт музейга килгән һәркемдә онытылмаслык хисләр тудыра.
Музейны ачу тантанасында да катнашучылар бик күп иде, моңа кадәр Кушлавычта аның кадәр кунак җыелганы булмагандыр дип уйлыйм.

Бер төркем иҗат әһелләре Тукаевлар гаиләсе музей-йортының капкасы төбендә. 1996 елның 24 мае.
Музейның алыштыргысыз җитәкчесе
Музейны ачтылар... Хәзер инде экскурсияләр оештырып, музейны саклап һәм өйрәнеп торырлык хезмәткәр кирәк... Авыл советы рәисе Гөлфия Шаһиеваның, бәлки, үз планнары да булгандыр... Ләкин Ринат Фәйзиевның уйлары алдан йөри икән. Шул көннәрдә аның шоферы Кәрам өйләнергә җыена, ә йөргән кызы Ләйләнең Әтнә районындагы Түбән Шашы авылыннан булуы һәм Казан дәүләт университетын тәмамлаган татар теле һәм әдәбияты белгече икәнлеге дә билгеле. Алар 14 июньдә гаилә коралар. 20 июньдә инде Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина Кушлавычтагы Габдулла Тукай музееның мөдире булып эшли дә башлый. (Ләйлә Мөнир кызының хезмәт куя башлавына да утыз ел була икән!) Кушлавычта еш булырга туры килгәнлектән, музейга да гел керә идем, районга килгән кунаклар белән дә бара идек. Экскурсовод буларак, Ләйлә Мөнир кызы матур әдәби телдә сөйли, Габдулла Тукайның тормышы белән бәйле кызыклы фактларны да әйтеп уза, шигырьләрен дә сәнгатьле итеп укый. Ул Тукай хакында күп өйрәнә, фәнни эзләнүләр алып бара, шагыйрьнең Кушлавыч белән бәйле мәгълүматларны туплап, мәкаләләр дә яза. Рус теле дә камил, иң мөһиме – балалар белән дә, олылар белән дә уртак тел табып, музейга килгән һәркемне җәлеп итә белә. Ләйләне авыл халкы да яратып кабул итте.
Минтимер Шәймиевне көткән мизгелләр
1996 ел уңышлы гына бара. Б.Н.Ельцин катнашында Арчаның Сабан туе да әйбәт кенә үтте, ике турда узган сайлауларда аны РФнең Президенты итеп сайладык. Урып-җыю эшләре, бәрәңге алу да төгәлләнде.
Ноябрь ахыры иде бугай, хәйран гына кар яуган иде. Вагыйз Василович, мине кабинетына чакырып: «Кушлавычка Минтимер Шәрипович киләчәк, музейны һәм башка объектларны карап чыгыгыз, тәртиптә булсын!» – диде. Үз кабинетыма чыктым да уйланып утырам... Мәчеткә, музейга, гомумән, Кушлавычтагы социалькөнкүреш биналарының берсенә дә газ кермәгән! Бу бик зур кимчелек иде. Вагыйз Василович газ кермәгән оешмаларның исемлеген карап чыкты да аларга җаваплы итеп төзелеш оешмаларын беркетте, кайберләренең хәтта котельныйлары да юк иде...
Шулай итеп, бер ел эчендә Кушлавычта төзекләндерүнең икенче этабы башланды. Икенче көнне иртән үк ул «Арча газ» хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Гыйләҗ улы Газизовка ун көн эчендә газга тоташтырып бетерергә дигән күрсәтмә бирде. Документларын соңыннан авыл советы рәисе Гөлфия Равилевна ясатып бетерер, дип тә өстәгәнен хәтерлим. Кушлавычта атна буе төрле оешмалар кайсында котельный төзеде, кайсында мич чыгарды, кайсында түбә япты... Бик суык, буранлы көннәр булганлыгы хәтеремдә. Юл кырыенда кардан чыгып тырпаеп торган әремнәрне, кипкән үләннәрне дә кисеп йөрдек әле, матур, чиста булсын, янәсе. Бер атна дигәндә газлаштыру төгәлләнде. Шулай итеп, Тукайның туган авылындагы барлык биналар да газлы булды.
Авыл халкы да әзерләнде, карларын көрәде. Имеш, Минтимер Шәймиев Кушлавычтагы бер өйгә кереп, халык белән танышып, кунак та булып чыгасы икән... Ул көннәр турында бик кызыклы уйдырма-хыяллар йөрде. Ни әйтсәң дә, биредә халык иҗади, бөек Тукаебызның авылдашлары бит. Әмма Президентыбыз Минтимер Шәриповичның эш графигы бик тыгыз булу сәбәпле, Кушлавычка килә алмады...
***
Әлеге истәлекләремдә, Габдулла Тукайның 110 еллыгы уңаеннан, Кушлавычның 1996 елдагы үзгәрешләре, 30 ел элек булган вакыйгалар турында язарга тырыштым. Әйе, онытылмасын иде алар. Без дә ул вакытта яшь булганбыз, көч-гайрәтебез дә ташып торган, милләт дип, дәүләтебез дип алны-ялны белми эшләгәнбез. Шунысы куанычлы: без күмәк көч белән булдырган әлеге объектлар хәзер дә халыкка хезмәт итә. Замандашларым да, үз хезмәтләре белән горурланып, яшьләргә ярдәм итеп, кадер-хөрмәттә яши.
* Шәфигулла Гарипов – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ветеран укытучы.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала