Журнал «Безнең мирас»

Татарстан тарихы музеена 10 ел: кунакка күчтәнәч белән кил

2006 елның 6 ноябрендә Казан Кремлендә ачылган яңа музей туган көне уңаеннан, кунакка чакыра. Кунакка күчтәнәч белән килергә тәкъдим ителә.
Казан Кремле территориясендәге музей – Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее ачылуга 6 ноябрьдә 10 ел тулды. Бу музейның эшли башлавы Татарстан Республикасы тарихындагы истәлекле вакыйга - 1992 елда расланган Татарстан Конституциясе көне белән туры килде.


clipboard17
Музей туган көнендә, ягъни бүген, 6 ноябрьдә, тарих белән кызыксынучы кешеләрне үзенә кунакка чакыра. Тарихи экспонатлар белән танышырга килүчеләргә 3 сорау әзерләнгән, музей залларында яшеренгән ул 3 җавапны табып бирүчеләрне 3 бүләк көтә. Акция бүген кичке 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.


Моннан тыш, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее үзе дә ун еллыгы уңаеннан истәлекле бүләкләр кабул итәргә әзер. Иң яхшы бүләкләр - гаилә архивында сакланучы тарихи вакыйгаларның шаһитлары булган документлар, фоторәсемнәр, көнкүреш әйберләре. Килчәктә аларның кайберләре музей экспозициясен дә баетып торырга мөмкин.


Музей ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан булачак бәйрәм чаралары кысаларында зур күргәзмә булдыру максатыннан материаллар җыя. Бу уңайдан, революция, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы чорлары, хезмәт казанышлары турында, республика йөзен күрсәтердәй материаллар таләп ителә.


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру