Күптән түгел Казанның Нагорный бистәсендә «алтын яшьтәге», ягъни өлкән буын вәкилләре катнашында «Зирәк елга» («Мудрая река») дип исемләнгән фестиваль-бәйге үтте.
2022 елдан уздырылып килә торган әлеге фестиваль Казан хакимиятенең мәдәният бүлеге һәм Таулы (Нагорный) бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре, аның җитәкчесе Гүзәл Сафина тырышлыгы белән оештырыла.
Идел буе халыкларының мәдәниятен чагылдыра торган быелгы бәйгедә Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 60тан артык фольклор ансамбле чыгыш ясады. Җырчы, биюче һәм музыкантлар үз осталыкларын күрсәтте. Аеруча Казан, Арча, Апас, Әлмәт, Әтнә, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Саба, Сарман, Питрәч районнары мәдәният йортлары ансамбль һәм фольклор коллективлары актив катнашты. Фестивальнең иң югары бүләген – Гран-прины Әлмәт районыннан җырчы-ветеран Зилә Саримова яулады.
«Мәдәният һәм сәнгатьтә камиллекнең чиге юк. Сәләтлеләргә иҗатта юл ачык», – дип белдерде «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең Фольклор фондын барлау һәм аның сакланышын тәэмин итү секторы мөдире Миләүшә Насыйбуллина җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында. Мондый фестиваль-конкурслар җыр-моң сөючеләрне берләштерә, традицияләрне киләчәк буынга җиткерә.
Равилә МӨБАРӘКШИНА
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала