Төрек хәрби әсирләре Рәсәйдә (1915-1919)

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында миллионлаган хәрбиләр үзара сугышкан дәүләтләр тарафыннан әсирлеккә алына. Мәсәлән, бер Рәсәйдә генә дә 3,3 миллионнан артык алман, австрияле, венгр, болгар һәм төрек офицерлары һәм солдатлары әсирлектә булалар. Аларның 60 меңләбе Кавказ арты фронтындагы сугышларда әсир төшкән Төркия армиясе хәрбиләре була. Бу әсирләр арасында көрдләр, абхазлылар, чиркәсләр, адыгейлар булса да, күпчелекне төрекләр тәшкил итәләр.

1915 елдан башлап Рәсәйгә әсир төшүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Шунлыктан Рәсәй армиясенең Баш штабы алдына: төрле милләттәге әсирләргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга һәм аларны илнең кай төбәкләренә урнаштырырга? – дигән сорау килеп баса. Ниһаять, дошман армияләрнең әсирләрен милләтләренә карап аерым-аерым урнаштыру кулай булыр, дигән фикергә киленә һәм шулай эшләнә дә. Мәсәлән, болгар һәм Австро-Венгрия армиясеннән алынган славян әсирләре алман, австрияле һәм маҗар (венгр) әсирләреннән аерым урнаштырыла: әгәр беренчеләре илнең Европа төбәгендәге лагерьларда тотылса, икенчеләрен Себергә һәм Төркстанга озаталар. Хәрби даирәләрнең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен искә алып, полиция департаменты диндәш булган славян әсирләренә башкаларга караганда кайбер өстенлекләр бирү турында махсус карар да чыгара.

Ә менә әсирлектәге төрек офицерларына һәм солдатларына мөнәсәбәт бөтенләй башкача була. Чөнки патша хөкүмәте Рәсәй мөселманнарының һәм урыс армиясендәге төрки халык вәкилләренең үз динендәге һәм үзләренә аңлаешлы телдәге төрек әсирләренә теләктәшлек мөнәсәбәтендә булуын яхшы аңлый. Рәсәйнең Кавказ арты армиясендә хезмәт иткән мөселман хәрби берлекләренә аеруча игътибар ителә. Нәкъ менә шуңа күрә дә мөселман иләтенең (население) төрек әсирләре белән аралашуына юл куймас өчен төрле чаралар кулланыла. Ләкин төрле ясалма киртәләргә һәм сугыш чоры тудырган кыенлыкларга да карамастан, мөселман халыкларының аерым вәкилләре, тора-бара җәмгыяви оешмалары да төрек әсирләре белән бәйләнешкә керәләр һәм аларга ярдәм күрсәтү юлларын эзлиләр. Бу шәфкатьлелек эшен башлап йөрүче фидакярләргә татар, әзәрбәйҗан һәм башка төрки телләрдә чыга торган гәзитләр зур ярдәм күрсәтәләр. Катгый хәрби цензура тикшерүе астында торсалар да, алар үз битләрендә Кавказ артында барган урыс-төрек сугышы вакыйгаларын, Төркия армиясендәге хәлләрне яктырткан мәкаләләр бастыралар, Рәсәйдәге төрек әсирләренең тормышлары турында язалар. Бу язмаларда Рәсәйдәге төрки халыкларның бер диндәге төрек кардәшләренә җылы теләктәшлек белдерүләре чагыла.

Урыс патшалыгы хакимиятенең төрле каршылыклар тудыруына да карамастан, татар халкының аерым вәкилләре һәм җәмгыяви оешмалары 1915 елда ук инде төрек әсирләре белән бәйләнешкә керәләр һәм аларга ара-тирә ярдәм дә күрсәтә башлыйлар. Мәсәлән, 1915 елның башында Уфадагы генерал хатыны Маһипәрвәз бикә, иренең хакимияттәге югары дәрәҗәсеннән һәм аның хәрби даирәләрдәге элемтәләреннән файдаланып, Уфа шәһәрендә һәм аның тирәсендә тотылган төрек әсирләренә хәйрия ярдәме күрсәтергә рөхсәт ала. Кыска гына вакыт эчендә ул әсирләргә ярдәм итү өчен 356 сум иганә акчасы җыя, шуның 30 сумын урыс кешеләре бирә. Әллә ни зур акча булмый бу, әмма шәфкатьлелек эшенең башлангычы буларак аерым әһәмияткә ия була. Тиздән бу үрнәккә мөселманнарның жәмгыяви оешмалары да – мөселман халык комитетлары, хәйрия җәмгыятьләре, ә Февраль революциясеннән соң Хәрби Шура тәшкиләтләре, Мөселман социалистлары комитетлары да кушылалар. Шәфкатьлелек хәрәкәте мөселманнар яшәгән күпчелек шәһәрләрдә киң колач ала. Октябрь инкыйлабыннан соң бу хәрәкәт белән Мәркәз мөселман комиссариаты һәм аның урыннардагы бүлекчәләре җитәкчелек итәләр. Татар гәзитләре дә бу мөһим эштән читтә калмыйлар.

Шәфкатьлелек ярдәме нинди шәкелләрдә (формаларда) алып барыла соң? Әсирләр өчен акча, кием-салым һәм азык-төлек җыю, әсирләр яшәр өчен аерым йортларны арендага алып тору, дини бәйрәмнәрдә әсирләр файдасына садака җыю, авыллардагы мөселманнарның мәчеткә биргән садакаларын әсирләр файдасына тоту һәм башкалар. Әтием Габдулланың, әбиең Рәбига дини бәйрәмнәрдә пешерелгән ризыклардан һәрвакыт заманында Галимҗан Баруди имам булган мәчет каршындагы мәдрәсә йортында (Тукай урамында) яшәүче әсир төрек офицерларына өлеш чыгарадыр иде, дип сөйләгәне хәтердә калган.

Әсирләргә ярдәм итүне оештыруга үзәктәге һәм урыннардагы татар гәзитләре зур өлеш кертәләр. Мәсәлән, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый мөхәррирлегендәге «Ил» гәзите төрек әсирләренә ярдәм итүне оештыруда бөтен Рәсәй күләмендәге мәркәзгә әверелә. Февраль революциясеннән соң Г. Исхакый, үзенең якын фикердәше булган Һашим Ахундов белән бергә, хәрби әсирләргә ярдәм кампаниясе башлап җибәрергә рәсми рөхсәт бирүне үтенеп Мәскәү хәрби округы штабына мөрәҗәгать итә. Штабтан мондый рөхсәт алынгач, 1917 елның июнендә Г. Исхакый һәм «Ил» гәзите хезмәткәрләре Мәскәү янындагы төрек әсирләре тотылган лагерьда булалар. Алар Төркия армиясенең әсирлектәге офицерлары һәм солдатлары нинди авыр шартларда яшәгәнлекне күреп хәйран калалар. Әсир офицерлар гәзитчеләргә Төркия хөкүмәтенең алар турында бөтенләй дә кайгыртмавы турында зарланалар, туган илләреннән хат-хәбәрләр ала алмауларын һәм үзләренең дә туганнарына хәбәр җиткерергә мөмкин булмауны әйтәләр, ачлы-туклы яшәүдән һәм лагерьдагы авыр шартлардан әсирләрнең күпләп авыруларын һәм үлүләрен бәян итәләр. Әсирләргә хәтта мөселман бәйрәме көннәрендә дә мәчетләргә барырга рөхсәт ителми, Мәскәүдәге мөселман кешеләре белән аралашу катгый тыела. Төрек әсирләренең мәнфәгатьләре турында Рәсәйдәге Испания вәкиллеге генә бераз кайгырта; беркадәр матди ярдәм Швециянең Кызыл хач җәмгыяте аша алына икән.

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый

Мәскәүдәге мөселман халык комитетының чираттагы утырышында Г. Исхакый үзләренең хәрби әсирләр лагеренда булулары һәм анда күргән аяныч хәлләр турында тәфсилле чыгыш ясый, төрек әсирләренең хәлен бераз булса да яхшырту өчен ашыгыч чаралар күрү кирәклеген әйтә. Комитет әсирләргә ярдәм итү, алар өчен мәчетләргә йөрергә рөхсәт алу турында махсус карар чыгара һәм, шундый ук адымнар ясарга өндәп, башка шәһәрләрдәге мөселман комитетларына мөрәҗәгать итә.

1918 ел башында Оренбург шәһәрендә чыга торган «Вакыт» гәзитендә бөтен мөселманнарны тугандаш халык әсирләренә ярдәм итәргә чакырган Хәйрия җәмгыятенең Тамбов шәһәре бүлекчәсе мөрәҗәгате басыла. Беренчеләрдән булып бу мөрәҗәгатькә Казан сәүдәгәрләре җавап бирәләр. Берничә көн эчендә иганә фондына ул вакыт өчен шактый зур сумма булган 700 сум акча җыела. Аерым алганда, сәүдәгәрләрдән Гарифулла Ибраһимов 100 сум, Садри Нигъмәтуллин, Сабирҗан Биккинин, Камал Борһанов, бертуган Йосыповлар 50шәр сум акча кертәләр. Тамбов лагере әсирләренә ярдәм итү Казан лагерендагы әсирләргә ярдәм оештыруны җайга салуга да ярдәм итә.

Петроградка бер төркем Төркия дәүләте вәкилләре килү әсирләргә ярдәм итүне оештыруда яңа адым була. Делегация составында Төркиянең Грециядәге илчесе Гали Камали-бек (соңыннан ул Рәсәйгә илче итеп билгеләнә) һәм Кызыл ярымай вәкиле, танылган җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура да була. Алар Гаяз Исхакый белән элемтәгә керәләр һәм төрек әсирләренә ярдәм итү җәмгыятенең Мәскәү бүлегендә уздырылган киңәйтелгән утырышта катнашалар. Утырышта Йосыф Акчура дулкынланулы чыгыш ясый, патша хөкүмәтенең Рәсәй мөселманнарын төрек кардәшләре белән сугышырга мәҗбүр итүен гаепли, әсир төрекләрнең мөселманнар белән аралашуына һәртөрле комачаулыклар тудыруны, шәфкатьсезлек гамәле, дип бәяли. Патша хөкүмәте бәреп төшерелгәч, ди ул, Төркиянең яңа Рәсәй белән багланышка керүе өчен кайбер мөмкинлекләр туды, әсир төшкән офицерлары һәм солдатлары хакында кайгыртучанлык күрсәтү өчен юллар ачылды. Һәм Й. Акчура Төркиянең Кызыл ярымай җәмгыяте исеменнән (ул аның рәисе була) әсирләргә ярдәм итү җәмгыятенең Мәскәү бүлегенә 1500 сум акча тапшыра, Рәсәй әсирлегендәге солдатлар һәм офицерлар турында кайгыртучанлыклары өчен мөселман кардәшләргә рәхмәтен белдерә.

Бу утырышта Гаяз Исхакый да чыгыш ясый. Ул Рәсәйнең үзәк өлкәләрендәге, Идел-Урал төбәгендәге лагерьларда тотылган әсирләрнең аяныч хәлләре турында сөйли, алар турында төгәл мәгълүматлар китерә. Рәсәйнең мөселманнар яшәгән 32 шәһәрендә 4 меңнән артык төрек әсирләре урнаштырылган була. Казан хәрби округында гына да аларның саны бер меңгә җитә. Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Саратов, Самара, Әстерхан, Уфа, Уральск, Пермь, Троицк, Тамбов шәһәрләрендә мөселман җәмгыятьләре әсирләргә ярдәм итү бүлекләре ачалар. Утырышта шушы бүлекләрнең хәйрия эшләрен җанландыруга өндәгән мөрәҗәгать тә кабул ителә.

Мәскәүдә үткәрелгән утырыш карарларына җавап йөзеннән 1918 елның март ахырларында Оренбургта да төрек әсирләренә ярдәм итүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелә. Аны шәһәр Советы башкарма комитеты каршындагы Мөселман эшләре комиссариаты оештыра. Киңәшмә эшендә әсирләргә ярдәм итү бүлегенең рәисе Муса Акчура, шәһәрнең күренекле жәмәгать эшлеклеләре Фатих Кәрими, Нигъмәти хәзрәт, Мидхәт Бикбулат, Нургали Нади, Мәхмүт Мәрҗани, Йосыф Мангуш, Хәсән Мостафа һ. б. катнаша. Киңәшмәдә төрек әсирләренә ярдәм итү буенча махсус һәйәт төзергә, шәһәрдә яшәүче мөселманнар арасында иганә җыю оештырырга, иганә комиссиясенең адресын әсирләргә дә җиткерергә карар бирелә.

Кайбер очракта әсирләр үзләре дә җәмгыять оешмаларына мөрәҗәгать итәләр һәм үзләренең аяныч хәлләрен мөселман җәмәгатьчелегенә җиткерүне үтенәләр. Мәсәлән, 1918 елның мартында Казан лагеренда тотылучы 200ләп төрек әсире «Кояш» гәзите редакциясенә киләләр һәм үзләренең авыр хәлләре турында сөйлиләр. Әмма редакциянең үзенең дә матди хәле авыр була һәм ярдәм күрсәтә алмый. Әсирләр татар театры труппасы «Сәйяр»гә мөрәҗәгать итәләр. Артистлар, ярдәмгә килеп, Зур театр бинасында төрек драматургы Намык Кемалнең «Ватан» дигән пьесасын куялар. Сүзсез рольләрдә 30 лап әсир дә катнаша, хәтта алар спектакльдә төрекчә бер җыр да башкаралар. Татар тамашачылары моны көчле алкышлар белән каршылыйлар. Тамашачылардан җыелган 2000 сум акча тулысынча әсирләргә ярдәм фондына тапшырыла.

Уфадагы әсирләргә ярдәм итү комитеты да бу юнәлештә шактый эш башкара. Аерым алганда, ул Хәрби Шура ярдәмендә 300 әсир яши алырлык өйне арендага ала һәм әлеге әсирләргә көн саен 300 сум акча җибәреп тора. Казанда шәфкатьлелек эшләрен киңәйтүдә Мөселман социалистлары комитеты зур тырышлык күрсәтә. Мәскәүдәге Мәркәз мөселман комитеты төрек әсирләре өчен «Яңа дөнья» дигән гәзит чыгаруны оештыра. Аның мөхәррире итеп төрек әсире, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостафа Сөбхи билгеләнә. Гәзит беренче саннарыннан ук Рәсәйдәге һәм бүтән мәмләкәтләрдәге төрек әсирләренең авыр хәлләре, михнәтләре турында мәкаләләр бастыра, әсирләрнең хатларын урнаштыра. Өченче санында, мәсәлән, Казан лагерендагы төрек әсирләренең берничә хаты бастырыла. Әсирлектәге йөзбашы Хөсәен Хөсни үз хатында Казан лагерендагы әсирләрнең авыр хәлләре турында яза, «Яңа дөнья» гәзитен яратып укулары турында хәбәр итә.

Әсир офицерларның кайберләре татар гәзитләрен дә укып баралар һәм үзләре дә язышып торалар. Аларның хатларында әсирләргә ярдәм күрсәтүне оештырулары өчен татар гәзитләренә рәхмәт белдерелә, үзләренең хәлләрен яхшырту буенча теләк-фикерләре әйтелә. Бу уңайдан әсир майор Гали Гасыймның «Кояш» гәзитенә җибәргән хаты игътибарга лаек. Редакция ул хатны татарчага тәрҗемә иткән һәм Рәсәй мөселманнарына мөрәҗәгать итеп бастырып чыгарган. Хат авторы Рәсәйдәге мөселман халыкларының тарихына кыскача гына тукталган да аларга карата патша үзтәхетенең (самодержавие) тискәре мөнәсәбәтен искә төшергән. Большевиклар җитәкләгән Октябрь инкыйлабы, дип дәвам итә хатын Гали Гасыйм, падишаһлык хакимиятен юк итсә дә, мөселман халыклары тынычланып калмаска, үз киләчәкләре хакында үзләре кайгыртырга тиешләр. Яңа Совет хакимиятенә генә ышанып яшәү өмет ителгән максатка ирештермәячәк. Хат авторы төрек кардәшләре исеменнән Рәсәйдәге мөселман өммәтләренә моңа кадәр ике арада булган үпкә-аңлашылмаучылыкларны онытырга һәм дошман көчләргә каршы тору өчен берләшергә чакыра.

Төп мәсьәләбезгә кайтып, төрек социалистларының күренекле вәкиле Мостафа Сөбхинең Казан татарларының мәдәни үсешенә дә лаеклы өлеш керткәнен әйтү кирәктер. Мәгълүм булганча, мөселман укытучыларының өченче корылтаенда Совет хакимияте дәверендәге беренче фәнни оешма – Гыйльми һәйәт төзелә. Ул Мәркәз мөселман комитетына буйсына. Ләкин Гыйльми һәйәт эшли генә башлаганда Казанны чехлар басып ала һәм, әлбәттә инде, һәйәт таркатыла. Шәһәр чехлардан азат ителгәч, Мәркәз мөселман комитеты мөселман җәмгыятьләрен һәм инкыйлаби оешмаларны торгызу өчен Казанга гадәттән тыш комиссия җибәрә. Аны М. Солтангалиев җитәкли, Мостафа Сөбхи әлеге комиссиянең әгъзасы була. Ана Гыйльми һәйәтне торгызу һәм аның эшен җитәкләү бурычы тапшырыла. М. Сөбхи тиз арада үзенә йөкләтелгән вазифаны уңышлы үти, бу эшкә һәйәтнен элекке әгъзаларын да җәлеп итә. Һәйәт тырышлыгы белән 1918 ел ахырларында «Мәгариф» журналы нәшер ителә башлый. Бу эшләрнең барысында да Мостафа Сөбхинен фидакяр тырышлыгын күрергә мөмкин.

1918 ел ахырларында тюркология галимнәре һәм укытучылары арасында татар теле орфографиясе һәм әлифбасы мәсьәләләре буенча бәхәсләр кабынып китә. Шуны истә тотып, Гыйльми һәйәт җитәкчеләре Казанда тюркологларның беренче Бөтенрәсәй конференциясен үткәрергә карар бирәләр. Ул 1919 елның гыйнварында уздырыла. Конференциядә катнашучыларның күпчелеге гарәп әлифбасын камилләштерү тарафдарлары була. Ләкин кайбер делегатлар, шул исәптән Мостафа Сөбхи дә, латин хәрефләренә күчүне яклап чыгалар. Конференция сәркәтибләренен берсе Фатыйх Сәйфи-Казанлы үзенең истәлекләрендә: М. Сөбхи конференциядәге чыгышында Төркиядә күптән инде гарәпчәдән латин хәрефләренә күчү хакында сүзләр барганлыгы турында сөйләде, делегатларны гарәп графикасын «ялгау-сипләү» белән маташмаска, ә латин хәрефләренә күчәргә өндәде, дип яза. Ләкин делегатларның күпчелеге бу фикерне хупламый, гарәп хәрефләренең язылышын ансатлаштыру-камилләштерү мәгъкульрәк булыр дигән карарга килә... Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Мостафа Сөбхи Мәскәүдә һәм Казанда булдыгында татар мәдәнияте мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашкан, моңа кагылышлы фикер- ләрен, тәкъдимнәрен гыйльми җәмәгатьчелек алдында курыкмый бәян иткән, димәк, татар әдәбияты, татар мәдәнияте белән якыннан таныш булган...

Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин. Мөселман җәмәгатьчелегенең, төрле иҗтимагый-җәмгыяви оешмаларның Рәсәйдәге төрек әсирләре язмышы белән якыннан кызыксынуы, аларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә кардәш халыкның бик күп солдатларының һәм офицерларының гомерләре саклап калынган. Бәлки бүген дә әле якын күршебез Төркиядә Рәсәйдә әсирлектә булган кешеләр, яки аларның балалары йә оныклары яшидер, алар әтиләренең, бабайларының әсирлектә үткән көннәре, мөселман кардәшләреннән күргән ярдәм турында сөйләгәннәрен хәтерлиләрдер. Әгәр дә алар әлеге мәкаләне укый калсалар һәм бу хакта редакциягә язып җибәрсәләр, кыен шартларда да мөселман кардәшләрнең бер-беренә теләктәшлек белдерүләре, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итешүләре турындагы сәхифәләрне яңа мәгълүматлар белән тулыландырырга ярдәм итәрләр иде.

Мостафа Сөбхи
Мостафа Сөбхи

«Мирас». – 1994. – №1. – Б.49-50.

Әлеге язма «Мирас» журналының 1990 елларда чыккан санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи