(Әлеге язма «Мөхәммәдия» китабы турында булыр. Фикерләрегезне язма астындагы комментарийларда көтеп калабыз).
«Мөхәммәдия» татарларда абруйлы урын казанган
Әдәби китаплар арасында иң югары бәяләнгәне – «Мөхәммәдия». «Мөхәммәдия» китабы Истанбулны яулап алудан элегрәк тәмамланган. Ул – солтан Рәхмәт Фатихның гасырдашы Языҗы углы Мәхмәд Чәләби тарафыннан язылган «илаһи» бер әсәрдер. Әсәр Гәмбулидә[1] 1449 елны тәмамланган. Мәхмәд хаҗи заманының галимнәреннән булган. Ул гыйлем тәхсил итәр өчен, Иранга һәм Төркестанга сәфәр йөргән. Мәхмәд Чәләби моннан алда төркиләр дөньясының бүтән өлкәләрендә дә булган һәм аларның шивә һәм телләрен өйрәнгән. Ул заманның модасынча Мәхмәд Чәләби дә тәсәувыф юлын кыйбла иткән һәм Әнкараның «газиз»е Хаҗи Бәйрәмнең мөрите булган. Шул чорда хәзрәти Рәсүлне (с.г.в.) төшендә күреп, төрекчә дип тарихын язарга ишарәт алмыштыр һәм шуннан «Мөхәммәдия»не яза башлаган. «Мөхәммәдия» башыннан ахырына кадәр Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган.
Монда пәйгамбәрнең (с.г.в.) бөтен фазыллыклары (достоинства), кәрәмәтләре, ислам хөкемнәре, әхлакы ислам назарыннан кыямәт, гарасат, җәннәт вә жәһәннәмнәр ничеклеге тасвирланган. Бу китап Төркиянең үзендә рәсми әдәбият галәмендә, ни өчендер, зур уңыш казанмаган. Гомумән, ул госманлы әдәбиятының иң яхшы үрнәкләреннән хисапланмый. Ләкин, көтмәгәндә, татарларда ул һичбер башка берәр әсәргә насыйп булмаган уңышка, популярлыкка дучар булган һәм абруйлы урын казанган. «Мөхәммәдия» китабы татарларда, Коръән Кәрим вә Һәфтияктән кала, изге китапларның иң билгелеседер. 1845 елны беренче тапкыр нәшер ителгәннән соң, ул күп тапкырлар кабат бастырылган һәм, бәясе торган саен арта барган хәлдә (якынча өч лира), гаять киң таралыш тапкан. Ун мең мәхәлләле татар халкының һәр мәхәлләсендә, шөбһәсез, кимендә берничә данә «Мөхәммәдия» табылачак. Унике мең мулланың һәрберенең китапханәсендә «Мөхәммәдия» булган кебек, укыганрак җирбагарлар өендә дә «Мөхәммәдия» булмый калмый.
«Мөхәммәдия» татарларны ни өчен кызыктырган?
«Мөхәммәдия»нең теле авыр булган хәлдә, аның шулкадәр кызыктыргыч булуының берничә сәбәбе бар: беренчедән, «Мөхәммәдия»нең суфыйлыгында татар халкының күңеленә, акылына сыймаган дәрәҗәдә «Аллаһ белсен» диярлек иррациональ нечкәлек юк. Аның бар суфыйчылыгы пәйгамбәрне (с.г.в.) сөймәк, чаһарьярны[1] чын күңелдән хөрмәт итмәктән узмый һәм бөтен китапта исламиятнең һәркемгә ачык тәгълименә хилаф бернәрсә дә юк. Икенчедән, «Мөхәммәдия»нең теле авыр булса да, хиссияте, пафосы җиңел, самими. Ул татар кешесен, сүзен аңламасa, мәгънәсен аңларлык булуы белән үзенә җәлеп итә. Өченчедән, китапның җәннәт, җәһәннәм тасвирлары төньякның карлы-бозлы суыкларында өшеп-туңып яшәгән адәмнәр рухына бераз җылылык, аның рус боендырыгында өметсезлектә яшәгән күңеленә бераз өмет бүләк итмештер.
Шагыйрьнең Төркестанда һәм Иранда булулары нәтиҗәсендә, аның төрки дөньяда лингвистик әхвәл турындагы төшенчәләре, назары киңәйтелгән. Тел мәсьәләсен ул җирле шагыйрьләрдән яхшырак аңлаган. Шуны да белергә кирәк ки: «Мөхәммәдия»нең татарларда популярлыгына аның шигырьләрен укыганда серле бер тәэсир пәйда булуы ярдәм иткән. Ул көйләп укылган чакта ирләр вә хатыннар, үз хисләренә баш була алмыйча, сәер бер хиссият эчендә елый башлыйлар. Бу хиссият мәдрәсәләрдә дә, мөдәррислек дәрәҗәсенә күтәрелгән, үзләрен югары тоткан имамнарда да, голәмәдә дә пәйда була иде. Шуңа күрә «Мөхәммәдия» хәсрәтле вакыйгалардан соң Коръән урынына диярлек укыла һәм шуның нечкә тәэсиреннән соң, догалар да ихлас була иде[2].
«Мөхәммәдия»нең көй тәэсире сүзләр тәэсирен көчәйтә иде
«Мөхәммәдия» китабы татарларда остазбикәләрнең кызлар мәктәбендә соңгы сыйныфлар программасына кертелгән иде. Ләкин бу китап – матур ритм белән көйләп укылуны таләп итә торган әсәрләрдән. Татарларның дини бәйрәмнәре булган Кадер кичәсе, Мигъраҗ кичәсе, Рәгаеп бәйрәме, Рамазан бәйрәме, Корбан бәйрәме кичәләрендә хатын-кызларның мулла өенә, остазбикә хозурына җыелуы гадәттә иде. Шул кичәләрдә остазбикәләр хатыннарга билгеле бәйрәмчә вәгазь сөйлиләр, тормышка, ир-хатын мөнәсәбәтләренә караган нәсихәтләр бирәләр һәм, ниһаять, остазбикә шәкерт кызлары белән берлектә хор белән «Мөхәммәдия» укый башлыйлар иде. «Мөхәммәдия»нең төрле бүлекчәләре төрле үлчәмдә язылганлыктан, алар төрлечә – һәркайсы үз көе белән укыла иде. Көй тәэсире сүзләр тәэсирен көчәйтә иде. Күп очракта остазбикә теге яки бу парчаның мәгънәсен аңлатып, хәтта текстта ишарә ителгән кыйссаларны сөйләп бирә иде.
Шулай итеп, Дарданел ярларында моннан биш йөз еллар элек мәйданга килгән шигырьләр Идел буйларының иң караңгы авылларына, кара өйләренә үтеп кереп, ачы һәм татлы яшьләр түктерә иде. Мәдрәсәләрдә дә бәйрәмнәрдә кече һәм өлкәнрәк шәкертләр «Мөхәммәдия»не кычкырып хор белән укыйлар һәм илаһи бер рухлану белән тыңлыйлар иде. Шәһәр сәүдәгәрләре, байлар, «Мөхәммәдия»не матуррак укыган шәкертләрне өйләренә чакыртып, бала-чага, кардәш-ыруларына шундый «илаһи опера» күрсәтәләр иде.
Шуңа күрә «Мөхәммәдия» татарның барлык сыйныфының рухына сеңгән, аны тәмам ашлаган иде. Гомуми оптимистик рухы белән бу китап бик күпләргә авыр хәлләрдә өмет бирмеш, татлы яшьләрен түктермеш, бик күпләрнең сәгадәт-рәхәтенең мәгънәсен югарылатмыштыр. Милли хәяттән ераклашкан, урыс арасында яшәргә мәҗбүр булганнар да үзләрен «Мөхәммәдия» аркылы миллияткә багларлар. Казанда «Урыс Гәрәй» дип йөртелгән бер мөртәт (чукынган) татар да исергән чагында һәрвакыт «Мөхәммәдия»не укып елый икән дип сөйлиләр иде.
«Мөхәммәдия» татар шагыйрьләренә остазлык вазыйфасын үтәгән
«Мөхәммәдия» татар шагыйрьләренә дә зур тәэсир ясаган. Габделҗаббар Кандалый, «Мөхәммәдия»гә ияреп, бер диван иҗат иткән[1]. Соңгырак шагыйрьләребездән Габдулла Тукайның беренче шигырьләре «Мөхәммәдия»гә турыдан-туры ияргән иде. Мәҗит Гафури, Миргазиз Укмасый кебек шагыйрьләр дә күп тапкыр «Мөхәммәдия»гә охшатып язганнар һәм, шулай итеп, әлеге китап татар шагыйрьләренә остазлык вазыйфасын да үтәгән. «Мөхәммәдия»нең әһәмияте бүгенге көндә дә бөтенләй үк югалмаган. Үзгәреш тик шунда ки: хәзер «Мөхәммәдия»не уен кораллары авазы астында башкара башлаганнар. Татарларның яңа барлыкка килә башлаган операларында «Мөхәммәдия» мелодияләре ишетелгәли.
«Мөхәммәдия» китабы иске госманлы телендә язылмыш бер әсәр булганлыктан, бу әсәр татар теленә госманлы өслүбен (формасын) иңдерә төшкән һәм госманлы тәкълидчеләренең (госманлы шагыйрьләренә иярүчеләрнең) бөек мөгаллиме булмыш. Кирәк мәгънә, кирәк тел-форма җәһәтеннән, «Мөхәммәдия»нең татар теленә тәэсире гадәттән тыш зур булды. Татарлар бу әсәрнең даһи авторын һичкайчан онытмаячак.
Дәвамы бар.
Төрек теленнән Рифкать Әхмәтҗанов тәрҗемәсе.
[1] Сүз Төркиянең Гәлиболу шәһәре хакында барырга тиеш. – Ред.
[2] Дүрт мәшһүр сәхабә – Мөхәммәднең (с.г.в) якын дуслары – Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали разый Аллаһу ганһем (Аллаһ алардан разый булсын) исемле кешеләр. – Ред.
[3] Безнеңчә, хикмәт «Мөхәммәдия» китабында изге, дини текстның төрки тел белән әйтелүендә булса кирәк. Мәгълүм ки, Коръән һәм гыйбадәт (намаз һ.б.) догалары гарәпчә генә укыла (шәригать аны тәрҗемә итүне тыйган) һәм бу хәл исламның таралуына да, мөселман халыкларының мәдәниятенә дә кире тәэсир ясаган. Христианлыкта изге текстларны милли телләргә тәрҗемә кылу рөхсәт ителү генә түгел, изге эш дип санала һәм, һичшиксез, бу – христианлыкның өстенлеге. Шуңа күрә кайбер муллалар хәзерге көндә Коръәнне татарчага тәрҗемә итү, догаларны татарча уку мәсьәләсен күтәрәләр. – Рифкать Әхмәтҗанов (1991 елгы искәрмә. – Ред.).
[4] Сүз Г.Кандалыйның «Рисаләи-л-иршад» дигән поэмасы турында бара булса кирәк. (Г.Кандалый, Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, 1988. – Б.245-317.) Бу поэма тематикасы буенча гына түгел, шигырь үлчәме һәм хәтта теленең авырлыгы белән дә «Мөхәммәдия»гә бик охшаш, әмма музыкальлек һәм образлылык җәһәтеннән «Мөхәммәдия»дән калыша. Шуңа күрә ул бер генә нөсхәдә сакланып, 1988 елга чаклы беркайда да бастырылмаган. Гаҗәп талантсыз язылган бу шәрә эпигонлык Г.Кандалыйны бизәмәгән, әлбәттә. Г.Кандалый аны үзенең «муллалыгын» күрсәтер өчен генә язган булса кирәк. – Рифкать Әхмәтҗанов.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала