Республикада Уку өчен 1 минут

Мәрҗани мәчетендә өлкәннәр җыелды

Башкалабыздагы Мәрҗани мәчете әһелләре, өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәге зыялыларны җыеп, Коръән мәҗлесе уздырды. Чыгыш ясаучылар ил-көн өчен озак еллар хезмәт куйганнарга рәхмәт сүзләре, изге-игелекле теләкләрен җиткерде. Мәҗлестә, нигездә, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар җыелган иде.

Р.Минһаҗ фотосы.
Р.Минһаҗ фотосы.

– Өлкәннәр сүзләренә колак сала, үгет-нәсыйхәтләрен матур итеп кабул итә белсәк, тормышыбызга Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте килә. Аллаһы Тәгалә үзенә гыйбадәт кылырга һәм әти-әниләргә хөрмәт күрсәтергә боера, – дип, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров мәҗлесне башлап җибәрде. – Олыгайган әти-әниләребез, әби-бабайларыбызга караңгы чырай күрсәтергә, хәтта «Уф!» дип тә әйтергә ярамый. Аллаһы Тәгалә, түбәнчелек белән аларга рәхмәт канатларыңны җәя күр, ди. Өлкәннәребезгә рәхимле булыйк, алар өчен дога кылыйк.

«Өлкәннәр мәҗлесенә чакырганнары өчен, хәзрәтләребезгә зур рәхмәт! Шушы көндә Казанның иң өлкән мәчетендә булуыбыз белән дә үзебезне бәхетле саныйбыз. Сезгә дә, хәзрәтләребез, безнең кебек олы яшькә җитәргә, изге морат-максатларыгызга ирешергә язсын! – дип, Г.Камал исемендәге театрның аксакалы Равил Шәрәфиев имамнарыбызга ихлас теләкләрен җиткерде.

Г.Камал исемендәге театрның күренекле артисты Илдар Хәйруллин, күңелендә балачак хатирәләрен яңартып, бу мәчеткә әбисе белән бергә килүләрен искә төшерде. «Мин мәчет картлары исемлегенә кергәнмен икән, Аллаһка шөкер! Әлхәмдүлиллаһ, шушы яшькә җитәргә насыйп булган! Мин мәчеттән чистарынып, шатланып кайтып керәм!» – дип белдерде ул.

– Миңа кадәр сөйләгән һөнәрдәшләрем бу көнне бәйрәм дип бәяләде. Бер караганда Өлкәннәр көне моңсу булырга тиеш кебек. Ләкин бу бәйрәм моңсу түгел, шатлыклы, чын бәйрәм, – дип, Г.Камал исемендәге театрның өлкән артисты Илдус Әхмәтҗанов үз чиратында әлеге көннең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. – Кешеләр олыгая, ләкин аларның тормыш тәҗрибәсе зур, яшьләргә үрнәк итеп куярлык эшләре бар. Шушы мул, тулы табын янында утыру бу көннең күркәмлеген тагын бер кат раслый. Киләчәктә дә бәйрәмнәребез – мөбарәк, табыннарыбыз түгәрәк булсын!

Ул көнне Мәрҗани мәчетенең мөнәҗәтчеләр төркеме, җырчылар Гөлзадә Сафиуллина белән Ильяс Халиков байтак мөнәҗәт башкарды.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи